Төп мәгълуматка күчү

Үләчәк көнебез алдан билгеләнгәнме?

Үләчәк көнебез алдан билгеләнгәнме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк, алдан билгеләнмәгән. Күп кенә кеше язмышка ышанса да, Изге Язмаларда кешегә язмыш бирелә дип әйтелми. Анда үлем еш кына «көтелмәгән вакытта» «очраклы хәл» аркасында була дип әйтелә (Вәгазьче 9:11).

Изге Язмаларда «үлү вакыты бар» дип әйтелмәгән мени?

 Әйе, Вәгазьче 3:2 дә: «Туу вакыты бар һәм үлү вакыты бар, утырту вакыты бар һәм утыртканны йолкып алу вакыты бар»,— дип әйтелә. Шулай да контекстка игътибар итсәк, шуны күрербез: монда сүз тормышның бер-берсен алмаштырып баручы цикллары турында бара (Вәгазьче 3:1—8). Аллаһы игенчене үсемлекләрне билгеле берәр көнне утыртырга мәҗбүр итмәгән кебек, безнең үлем көнебезне дә алдан билгеләп куймаган. Бу өзек безне көндәлек эшләребез аркасында Барлыкка Китерүчебезне онытмаска өнди (Вәгазьче 3:11; 12:1, 13).

Гомерне озынайтып була

 Тормышыбызда акыллы карарлар кабул итеп без, төрле көтелмәгән хәлләр булгалап торса да, үз гомеребезне озынайта алабыз. Изге Язмаларда: «Акыллы үгет-нәсыйхәт — тормыш чишмәсе, үлем тозагыннан читкә юнәлтә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 13:14). Муса да исраиллеләргә Аллаһы әмерләрен үтәп яшәсәләр гомерләре озын булыр дип әйткән булган (Канун 6:2). Ә инде бозык тормыш алып барсак һәм акылсыз карарлар кабул итсәк, гомеребезнең кыскаруы бар (Вәгазьче 7:17).

 Шунсын да әйтергә кирәк: бик акыллы тормыш алып барсак та үлемнән качып булмый (Римлыларга 5:12). Ләкин бу хәл тиздән үзгәрәчәк, чөнки Изге Язмаларда «үлем... инде булмаячак» вакыт турында әйтелгән (Ачылыш 21:4).