Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Газаплар — Аллаһының җәзасымы?

Газаплар — Аллаһының җәзасымы?

ЛЮЦИЯ СУЛ АЯККА АКСЫЙ. Балачакта аңа полиомиелит авыруы йоккан. Бу нерв системасын зарарлаучы бик йогышлы авыру. 16 яшендә Люция бер хатында эшләгән, һәм тегесе аңа болай дигән: «Син әниеңә тыңламаучан булганга, Аллаһы сиңа паралич суктырган да». Еллар үткән, ә Люция бу сүзләрне ишетү никадәр авыр булганын әле дә хәтерли.

ДАМАРИС БАШ МИЕ РАГЫ БЕЛӘН АВЫРГАНЫН БЕЛГӘЧ, әтисе аңа: «Ни өчен син чирләп киттең? Син берәр яман эш кылгансыңдыр. Шуңа күрә Аллаһы сине җәзалыйдыр»,— дигән. Бу сүзләр Дамариска зур авырту китергән.

Кешеләр чир-авырулар — Аллаһының җәзасы дигән фикергә инде меңләгән ел ышана. Бер китапта әйтелгәнчә, Гайсә Мәсих вакытында күпләр «кеше үзенең яисә туганнарының гөнаһлары өчен авырый» дип ышанган («Manners and Customs of Bible Lands»). Урта гасырларда да «кайбер кешеләр Аллаһы үзләрен гөнаһлары өчен чирләтә дип ышанган» («Medieval Medicine and the Plague»). XIV гасырда Европада миллионлаган кешенең үләттән үлүе Аллаһының явызларны хөкем итүе аркасында булганмы? Я, медицина белгечләре ачыклаганча, үләтнең сәбәбе бактериаль инфекция булганмы? Кайберәүләрнең мондый сораулары туа: Аллаһы кешеләрне гөнаһлары өчен чир-авырулар белән җәзалыймы? *

УЙЛАП КАРАГЫЗ: әгәр дә чир-авырулар һәм газаплар Аллаһының гадел җәзасы булган икән, ни өчен алайса аның Улы Гайсә авырган кешеләрне савыктырган? Бу Аллаһының гаделлегенә каршы бару булмас идеме? (Маттай 4:23, 24). Гайсә беркайчан да Аллаһы ихтыярына каршы бармас иде. Ул «мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим» һәм «мин нәкъ Ата әмере буенча эш итәм» дип әйткән (Яхъя 8:29; 14:31).

Изге Язмаларда ап-ачык әйтелә: Йәһвә Аллаһы «һич тә гаделсезлек кылмый» (Канун 32:4). Мәсәлән, Аллаһы беркайчан да, самолетта очучы берәр кешене җәзалар өчен, йөзләгән гаепсез кешене харап итеп, самолет һәлакәтен китермәс! Аллаһының гаделлеген исәпкә алып, Ибраһим пәйгамбәр аның турында «тәкъва кешене явыз белән бергә юк итмәс» дигән. «Әллә бөтен җирнең Хакиме гадел эш итмәсме?» — дигән ул (Яратылыш 18:23, 25). Изге Язмаларда шулай ук «Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл», «Аллаһы явызлык кылмый» дип әйтелә (Әюп 34:10—12).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ГАЗАПЛАР ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Газаплар Аллаһының җәзасы түгел. Гайсә да моны ап-ачык күрсәткән. Ул үз шәкертләре белән тумыштан сукыр кешене күргәч, «шәкертләре аңардан: „Остаз, бу кеше үз гөнаһы яки ата-анасының гөнаһы аркасында сукыр булып туганмы?“ — дип сораганнар. Гайсә болай дип җавап биргән: „Бу аның үзенең дә, ата-анасының гөнаһы аркасында да түгел“» (Яхъя 9:1—3).

Гайсә үз шәкертләренә шушы кешенең авыруы үзенең я ата-анасының гөнаһлары аркасында булмаган дигәч, тегеләр бик гаҗәпләнгәндер, чөнки ул вакытта гел башка караш киң таралган булган. Гайсә сукыр кешене савыктырган һәм шулай итеп газаплар — Аллаһының җәзасы дигән карашның ялгыш булганын күрсәткән (Яхъя 9:6, 7). Сәламәтлек белән җитди авырлыклары булган кешеләрне чирләренең сәбәбе Аллаһыда түгел икәнен белү юата ала.

Аллаһы кешеләрне гөнаһлары өчен чир-авырулар белән җәзалаган булса, Гайсә аларны савыктырыр идеме?

Изге Язмалардагы ышандырулар

  • «Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми» (ЯГЪКУБ 1:13). Алай гына да түгел, кешеләр гасырлар буе кичергән «явызлык», шул исәптән чир-авырулар, авырту һәм үлем, озакламый бетәр.

  • Гайсә Мәсих «бар интегүчеләрне савыктырган» (МАТТАЙ 8:16). Үзе янына килгән бар кешеләрне савыктырып, ул Аллаһы Патшалыгының бөтен дөнья буенча нәрсә эшләячәген күрсәткән.

  • Аллаһы «аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (АЧЫЛЫШ 21:3—5).

КЕМ ГАЕПЛЕ?

Алайса ни өчен кешеләр шулкадәр күп авырту һәм газап кичерә? Бу сорау кешеләрне гасырлар буе борчый. Аллаһы газапларда гаепле түгел икән, кем гаепле? Бу сорауларга җавап киләсе мәкаләдә каралыр.

^ 4 абз. Үткәндә Аллаһы кайбер кешеләрне билгеле бер гөнаһлары өчен җәзаласа да, Изге Язмаларда Йәһвә бүген кешеләрне чирләр я башка төрле бәла-казалар белән җәзалый дигән фикер юк.