Яһүднең хаты 1:1—25

1  Мин, Гайсә Мәсихнең колы һәм Ягъкубның+ энесе Яһүд, сезгә, күктәге Атабыз Аллаһы яраткан сайланганнарга,+ Гайсә Мәсих белән бергә булыр өчен сакланганнарга+ язам.  Сезгә шәфкать, тынычлык һәм мәхәббәт мул бирелсен.  Сөеклеләрем, безнең уртак котылуыбыз+ хакында сезгә язасым килгән иде дә, сезгә шуның турында үгетләп язарга кирәк дип таптым: изгеләргә бер тапкыр һәм гомергә бирелгән иманны саклар өчен, бар көчегезне куеп көрәшегез.+  Чөнки арагызга Язма тарафыннан күптән хөкемгә билгеләнгән кайберәүләр үтеп керделәр, алар бозык кешеләр, Аллаһының юмарт игелеген азгынлыкны* аклар өчен кулланалар+ һәм бердәнбер Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән ваз кичәләр.+  Сез инде барын белсәгез дә, хәтерегезгә шуны төшерәсем килә: Йәһвә* үз халкын Мисыр җиреннән коткарган,+ әмма шуннан соң иман итмәүчеләрне һәлак иткән.+  Үзләренә башта бирелгән урыннарын сакламаган һәм тиешле торакларын ташлап киткән фәрештәләрне+ дә ул дөм караңгылыкта мәңгелек богауларда бөек көннең хөкеменә саклый.+  Нәкъ шулай ук Сәдү́м белән Гамура́ һәм якындагы шәһәрләр дә фәхешлеккә* һәм табигый булмаган тән теләкләренә бирелгәннәр.+ Алар мәңгелек ут җәзасына хөкем ителеп,+ безнең өчен кисәтү булып тора.  Моңа карамастан шул кешеләр дә, хыялга бирелеп, үзләренең һәм башкаларның тәннәрен нәҗеслиләр, хакимлекне санга сукмыйлар һәм Аллаһы хөрмәт иткән кешеләр турында хурлап сөйлиләр.+  Ә баш фәрештә+ Микаи́л,+ Мусаның гәүдәсе+ хакында Иблис белән ризалашмыйча бәхәсләшкәндә, аны хурлап хөкем итәргә батырчылык итмәгән,+ ләкин: «Сине Йәһвә* хөкем итсен»+,— дигән. 10  Ә бу кешеләр үзләре чынында аңламаган бар нәрсә турында хурлап сөйли.+ Алар аңсыз хайваннар сыман һәм бар эшләрендә үзләрен хайваннарча тоталар,+ шуның белән үзләрен бозалар. 11  Аларга кайгы, алар бит Кабил юлыннан киттеләр,+ бүләк дип, Билья́м шикелле, ялгыш юлга бастылар+ һәм, Кора́х сыман, фетнәчел сөйләм+ аркасында һәлак булдылар!+ 12  Алар — сезнең мәхәббәт күрсәтеп оештырылган мәҗлесләрегездә, сезнең белән бергә утырганда, су асты ташлары;+ үзләрен куркусыз тукландыручы көтүчеләр;+ җил тегендә-монда куып йөрткән яңгырсыз болытлар;+ көз ахырындагы, әмма җимешсез, ике тапкыр* үлгән, тамыры белән йолкып алынган агачлар; 13  үзләренең оятсыз эшләре белән күбекләнеп һәм шаулап торган диңгез дулкыннары;+ адашып йөрүче йолдызлар. Алар өчен мәңгелек дөм караңгылык саклана.+ 14  Алар турында Адәм буыныннан җиденче кеше — Идрис+ тә пәйгамбәрлек иткән: «Менә Йәһвә* мириадлаган* изге фәрештәләре белән килгән,+ 15  барысын хөкем итәр өчен,+ бөтен бозыкларның явызларча башкарган бар бозык эшләрен һәм гөнаһ кылучылар үзенә каршы сөйләгән барлык коточкыч сүзләрен фаш итәр өчен килгән».+ 16  Бу кешеләр — зарланучылар,+ тормыштагы үз өлешләреннән сукранучылар, үз теләкләре буенча гамәл итүчеләр,+ алар күперенке сүзләр әйтеп мактаналар һәм үзләренә файда эзләп, кешеләргә ялагайланалар.+ 17  Ә сез, сөеклеләрем, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең рәсүлләре алдан ук кат-кат әйткән мондый сүзләрне искә төшерегез: 18  «Соңгы көннәрдә үзләренең бозык теләкләре буенча гамәл кылып торган мыскыллап көлүче кешеләр булачак».+ 19  Бу кешеләр бүленешләргә китерә,+ алар рухи түгел,* үзләрен хайваннарча тота. 20  Ә сез, сөеклеләрем, иң изге иманыгыз нигезендә үзегезне ныгытыгыз һәм изге рух җитәкчелеге буенча дога кылыгыз.+ 21  Шулай эшләп, сез, мәңгелек тормышка+ алып баручы безнең Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең шәфкатен көткән вакытта, Аллаһы мәхәббәтендә калырсыз.+ 22  Шулай ук шикләре булганнарга+ шәфкать күрсәтеп яшәгез.+ 23  Аларны ялкыннан тартып алып коткарыгыз.+ Башкаларга да шәфкать күрсәтеп яшәгез, ләкин сак булыгыз, хәтта тән белән нәҗесләнгән+ киемне дә нәфрәт итегез. 24  Ә сезне абынып егылудан саклап калырга һәм сафлыкта+ бөек шатлык белән үз даны алдына куярга кодрәте булган 25  бердәнбер Аллаһыга, Коткаручыбызга, Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша дан. Аның даны, мәһабәтлеге, кодрәте һәм хакимлеге бар үткән мәңгелектә, хәзер һәм мәңге булсын. Амин.

Искәрмәләр

Яки «оятсыз тәртипне». Гр. асе́лгейа. Сүзлекне к.
Яки «бөтенләй».
Яки «дистәләгән мең».
Сүзгә-сүз «аларда рух юк».

Искәрмәләр

Медиаматериал