Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 КИСӘК

Гаиләгез бәхетле булсын өчен, Аллаһыдан киңәшләр сорагыз

Гаиләгез бәхетле булсын өчен, Аллаһыдан киңәшләр сорагыз

«Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир-ат һәм хатын-кыз итеп яраткан» (Маттай 19:4)

Беренче никахны Йәһвә a Аллаһы булдырган. Изге Язмалар китабында ул беренче хатын-кызны яратканнан соң аны «адәм хозурына китерде» дип әйтелә. Адәм моңа бик сөенгән һәм: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит»,— дигән (Яратылыш 2:22, 23). Йәһвә бүгенге гаиләләрнең дә бәхетле булуын тели.

Өйләнешкәндә син һичнинди авырлык кичермичә гомер итәчәксез дип уйлаган булгансыңдыр. Әмма, бер-берсен чын күңелдән яратып яшәгән гаиләләрдә дә кайвакыт авырлыклар туа (1 Көринтлеләргә 7:28). Бу брошюрада сез Изге Язмалар китабына нигезләнгән принциплар табарсыз. Аларны куллансагыз, гаиләгезне һәм никахыгызны бәхетле итәрсез (Мәдхия 18:9—12).

1 ЙӘҺВӘ ҮЗЕҢӘ БИЛГЕЛӘГӘН РОЛЬНЕ КАБУЛ ИТ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. Гаилә башы — ир (Эфеслеләргә 5:23).

Йәһвә ир кеше үз хатыны турында наз белән кайгыртып торыр дип көтә (1 Петер 3:7). Ул хатынны ирне тулыландыручы итеп яраткан һәм син үз хатыныңны хөрмәт итәрсең һәм яратырсың дип өметләнә (Яратылыш 2:18). Син үз хатыныңны шулкадәр нык яратырга тиеш ки, хәтта үз теләкләреңне түгел, ә аның теләкләрен беренче урынга куеп яшәргә тиеш (Эфеслеләргә 5:25—29).

Йәһвә хатын үз ирен тирән хөрмәт итәр һәм иренә үз ролен үтәргә булышыр дип көтә (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 5:33). Иреңнең кабул иткән карарлары тормышка ашсын өчен аңа булышып тор һәм аңа чын күңелдән ярдәм ит (Көләсәйлеләргә 3:18). Шулай эшләп син ирең өчен дә, Йәһвә өчен дә күркәм хатын булырсың (1 Петер 3:1—6).

КИҢӘШЛӘР

  • Тормыш иптәшеңнән яхшырак ир я хатын булыр өчен үзеңә нәрсә эшләргә кирәк дип сора. Җавабын игътибар белән тыңла һәм кирәкле үзгәрешләрне ясарга тырыш

  • Сабыр бул. Бер-берегезне бәхетле итәргә өйрәнер өчен вакыт кирәк

2 ТОРМЫШ ИПТӘШЕҢНЕҢ ХИСЛӘРЕН ИСӘПКӘ АЛ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. Тормыш иптәшегез турында уйлап яшәгез (Филипиялеләргә 2:3, 4). Йәһвә үз хезмәтчеләренә үзләрен «бар кешеләр белән йомшак тотарга» куша, шуңа күрә үз тормыш иптәшеңне кадерләгәнеңне күрсәт (2 Тимутигә 2:24). Уйламыйча әйтүченең «сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята», шуңа күрә әйтәсе сүзләрне сайлаганда игътибарлы бул (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Йәһвәнең рухы сиңа игелек һәм ярату белән сөйләргә булышыр (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Көләсәйлеләргә 4:6).

КИҢӘШЛӘР

  • Тормыш иптәшең белән берәр җитди сорауны карап чыгар алдыннан аның карашын исәпкә алырга һәм тыныч булып калырга булышсын дип Аллаһыга дога кыл

  • Нәрсә һәм ничек әйтергә? Моны җентекләп карап чык

3 БЕРДӘМ БУЛЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. Никахлашкач, сез тормыш иптәшегез белән «бер тән» булып китәсез (Маттай 19:5). Шулай да сез һаман да ике төрле кеше һәм карашларыгыз кайвакыт төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә сезгә хисләрдә «бердәм һәм фикердәш булырга» өйрәнергә кирәк (Филипиялеләргә 2:2). Аеруча төрле карарлар кабул иткәндә бердәмлек мөһим. «Зур максатлар киңәш-мәслихәт белән ныгытыла»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 20:18). Мөһим карарлар кабул иткәндә Изге Язмалардагы принципларны җитәкчелек итеп кулланыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 8:32, 33).

КИҢӘШЛӘР

  • Тормыш иптәшеңә үз фикереңне әйтеп кенә чикләнмә, аңа үз хисләрне дә сөйләп бир

  • Үз өстеңә берәр бурыч алыр алдыннан тормыш иптәшең белән киңәшләш

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.