Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 КИСӘК

Авырлыкларны хәл итү

Авырлыкларны хәл итү

«Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз,чөнки ярату күп гөнаһларны каплый» (1 Петер 4:8)

Бергә тормыш иткәндә төрле авырлыклар туып тора. Мәсәлән, сез төрлечә фикер йөртәсез, бер үк нәрсә сездә төрле хисләр уята, тормышка карашларыгыз да, бәлки, кайвакыт туры килми торгандыр. Авырлыкларның чыганагы көтелмәгән вакыйгалар я башка берәр нәрсә булырга мөмкин.

Әлбәттә, туган авырлыкларны хәл итү әллә ни күңелле эш дип әйтеп булмый, шулай да Изге Язмалар безгә аларны чишәргә дәртләндерә (Маттай 5:23, 24). Авырлыкларны хәл итәр өчен иң яхшы принциплар Изге Язмаларда бирелгән.

1 ТУГАН АВЫРЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕГЕЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Сөйләү вакыты бар» (Вәгазьче 3:1, 7). Берәр проблема туса, моның турында сөйләшер өчен вакыт бүлеп куй. Тормыш иптәшеңә үз хисләреңне, үз уйларыңны яшермичә сөйләп бир. Аңа һәрвакыт «хакыйкатьне сөйлә» (Эфеслеләргә 4:25). Барысын тыныч кына аңлатып бирү авыр булса да, үз-үзеңне кулда тот. Йомшак җавап сөйләшүне бәхәсләшүгә әйләнүдән саклап торачак (Гыйбрәтле сүзләр 15:4; 26:20).

Берәр нәрсә белән риза булмасаң да, моны үзеңне дусларча тотып аңлат, ярату һәм хөрмәт кебек сыйфатларны беркайчан да онытма (Көләсәйлеләргә 4:6). Андый очракларда озакка сузмыйча сөйләш, дәшмичә йөрмә (Эфеслеләргә 4:26).

КИҢӘШЛӘР

  • Проблема турында сөйләшер өчен уңайлы вакытны сайла

  • Тормыш иптәшең сөйләгәндә, аны бүлмәскә тырыш. Ул әйтеп бетергәч, сөйләрсең

2 ТЫҢЛА ҺӘМ АҢЛАРГА ТЫРЫШ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Бер-берегезне туганнарча, назлы итеп яратыгыз. Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» (Римлыларга 12:10). Тыңлый бел, чөнки бу мөһим. «Бер-берегезнең хәленә кереп.... тыйнак булып» тормыш иптәшегезнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңларга тырышыгыз (1 Петер 3:8; Ягъкуб 1:19). Тыңлаган булып кына кыланма. Эшләреңне калдырып аны игътибар белән тыңла. Калдырып булмаса, башка вакытта сөйләшергә тәкъдим ит. Тормыш иптәшең сиңа каршы көрәшүче түгел, ә хезмәттәшең икәнен исеңдә тот, ул чакта: «Рәнҗергә ашыкма»,— дигән сүзләр буенча яшәү җиңелрәк булачак (Вәгазьче 7:9).

КИҢӘШЛӘР

  • Тормыш иптәшең сиңа ошамаганны сөйләсә дә, аның сүзләрен кире кагарга ашыкмыйча тыңла

  • Аның нәрсә әйтәсе килгәнен аңларга тырыш. Ничек ул сөйли, нинди тон белән, үзен ничек тота? Моңа игътибар ит

3 НИЧЕК ХӘЛ ИТТЕГЕЗ, ШУЛАЙ ЭШ ИТЕГЕЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Һәр хезмәтнең табышы була, ә сафсатадан зыян гына килә» (Гыйбрәтле сүзләр 14:23). Берәр проблеманы хәл итү буенча ниндидер карарга килү бу әле әз, шул карар буенча әле эш итәргә дә кирәк. Моның өчен күп көч куярга һәм тырышлыклар кирәк булыр (Гыйбрәтле сүзләр 10:4). Бер-берегезгә булышып эш итсәгез, тырыш эшегез өчен «яхшы әҗер» алырсыз (Вәгазьче 4:9).

КИҢӘШЛӘР

  • Туган авырлыкны чишеп чыгар өчен һәрберегез нәрсә эшләячәк? Моны хәл итегез

  • Нәрсә башкарылган, ә нәрсәне әле башкарасы бар икәнен тикшереп торыгыз