Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 КИСӘК

Бер-берегезгә тугры булыгыз

Бер-берегезгә тугры булыгыз

«Аллаһы кушылдырганныкеше аермасын» (Марк 10:9)

Йәһвә безгә «тугрылыкны кадерләргә» куша (Михей 6:8). Бу аеруча никахта мөһим, чөнки тугры булмаган кешегә ышаныч юк. Ә ышаныч мәхәббәт гөрләп чәчәк атып тору өчен мөһим.

Бүген никахтагы тугрылыкка куркыныч янап тора. Никахыңны яклар өчен сиңа ике киңәшне тотарга кирәк.

1 НИКАХЫҢ — ИҢ МӨҺИМ НӘРСӘЛӘРНЕҢ БЕРСЕ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10). Никахың — тормышыңдагы иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Ул җитди караш таләп итә.

Йәһвә тормыш иптәшең турында уйлап һәм аның белән бергә «шатланып яшәвеңне» тели (Вәгазьче 9:9). Тормыш иптәшеңә һәрвакыт игътибарлы бул, аны бәхетле итәр өчен юллар эзлә. Бу — Йәһвә теләге (1 Көринтлеләргә 10:24). Тормыш иптәшең үзенең кирәк булуын һәм үзен кадерләгәннәрен сизеп торсын.

КИҢӘШЛӘР

  • Бергә регуляр рәвештә вакыт үткәрегез. Игътибар үзәгендә тормыш иптәшең булсын

  • «Мин» дип түгел, ә «без» дип уйларга өйрән

2 ЙӨРӘГЕҢНЕ САКЛА

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була» (Маттай 5:28). Әгәр берәрсе әхлаксыз уйларга чумып йөрсә, ул үз тормыш иптәшенә тугры түгел дип әйтеп була.

Йәһвә сиңа үз «йөрәгеңне сакларга» куша (Гыйбрәтле сүзләр 4:23; Иремия 17:9). Моның өчен сиңа үз күзләреңә хуҗа булырга кирәк (Маттай 5:29, 30). Ыруг башлыгы Әюбтән үрнәк ал. Ул хатын-кызларга җенси теләк белән карамас өчен үз күзләре белән килешү төзегән (Әюб 31:1). Порнография карамаска тәвәккәл бул. Романтик хисләр тормыш иптәшеңә карата гына булсын

КИҢӘШЛӘР

  • Тормыш иптәшеңә тугры булуың һәркемгә ачык күренеп торсын

  • Тормыш иптәшеңнең хисләрен исәпкә ал һәм аны уңайсыз хәлдә калдыра алган һәркайсы мөнәсәбәтләрне шунда ук өз