Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ДӘРЕС

Аллаһының җиргә карата нияте нинди?

Аллаһының җиргә карата нияте нинди?

1. Ни өчен Аллаһы җирне барлыкка китергән?

Йәһвә җирне кешеләр өчен барлыкка китергән. Бу — безнең йортыбыз. Аллаһының нияте буенча беренче кешеләр Адәм белән Хаува күктә яшәргә тиеш булмаган. Күктә яшәр өчен Аллаһы фәрештәләрне барлыкка китергән булган (Әюп 38:4, 7). Аллаһы беренче кешене Гадән бакчасы дип аталган оҗмахка урнаштырган (Яратылыш 2:15—17). Йәһвә беренче кешеләрнең һәм аларның булачак токымнарының җирдә мәңге рәхәтләнеп яшәүләрен теләгән. Зәбур 37:29; 115:16 ны укыгыз.

Башта Гадән бакчасы гына оҗмах булган. Беренче кешеләр җир йөзен кешеләр белән тутырырга тиеш булган. Тора-бара алар бөтен җирне эшкәртеп җир шарын оҗмахка әйләндерергә тиеш булган (Яратылыш 1:28). Җир беркайчан да юк ителмәячәк. Ул һәрвакыт кешеләрнең йорты булачак. Зәбур 104:5 не укыгыз.

«Ни өчен Аллаһы Җирне барлыкка китергән?» дигән видеороликны карагыз

2. Ни өчен җир бүген оҗмах түгел?

Адәм белән Хаува Аллаһыга каршы чыккан, шуңа күрә ул аларны Гадән бакчасыннан куып чыгарган. Оҗмах югалтылган булган, һәм бер кеше дә аны кайтара алмаган. Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Җир явызлар кулына тапшырылган» (Әюп 9:24). Яратылыш 3:23, 24 не укыгыз.

Йәһвә кешелеккә карата ниятеннән баш тартканмы? Юк! Ул чиксез кодрәткә ия. Аның ниятләре үтәлми кала алмый (Ишагыя 45:18). Ул кешелек өчен алдан билгеләгәнне һичшиксез кайтарачак. Зәбур 37:11, 34 не укыгыз.

3. Оҗмах ничек торгызылачак?

Гайсә Аллаһының билгеләгән Патшасы булып идарә иткәндә оҗмах яңадан торгызылачак. Армагеддон дип аталган сугышта Гайсә фәрештәләр гаскәре белән чыгып, Аллаһыга каршы килгән кешеләрне юк итәчәк. Аннары Гайсә Шайтанны 1 000 елга упкынга ташлаячак. Аллаһы хезмәтчеләре исә ул вакытта исән калачак, чөнки аларга Гайсә тиешле күрсәтмәләр бирәчәк һәм аларны яклаячак. Алар җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк. Ачылыш 20:1—3; 21:3, 4 не укыгыз.

4. Газаплар кайчан бетәчәк?

Аллаһы кайчан җирне явызлыктан чистартачак? Гайсә бу вакытны билгеләргә ярдәм итүче «билге» биргән. Дөньядагы бүгенге шартлар аркасында кешелеккә бетү куркынычы яный. Бу безнең «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» вакытында яшәгәнебезне күрсәтә. Маттай 24:3, 7—14, 21, 22 не укыгыз.

Гайсә, күктән җир белән 1 000 ел идарә иткәндә, җирдәге бар газапларны юкка чыгарачак (Ишагыя 9:6, 7; 11:9). Ул Патша гына түгел, ә Рухани да булачак: ул Аллаһыны яраткан кешеләрне гөнаһлардан азат итәчәк. Шулай итеп Аллаһы Гайсә аркылы авыруларны, картаюны һәм үлемне бетерәчәк. Ишагыя 25:8; 33:24 не укыгыз.

5. Киләчәктәге оҗмахта кемнәр яшәячәк?

Патшалык Залында сез Аллаһыны яраткан һәм аның кануннарына өйрәнергә теләгән кешеләрне очратырсыз

Оҗмахта Аллаһыга тыңлаучан кешеләр яшәячәк (1 Яхъя 2:17). Гайсә үзенең шәкертләренә юаш кешеләрне эзләргә һәм аларны Аллаһыга яраклы булырга өйрәтергә кушкан. Бүген Йәһвә миллионлаган кешеләрне киләчәктә булачак оҗмахтагы тормышка әзерли (Сафуния 2:3). Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залларында кешеләр яхшы ирләр һәм әтиләр, хатыннар һәм әниләр булырга өйрәнә. Ата-аналар һәм балалар бергә Аллаһыга гыйбадәт кыла һәм Изге Язмалардан алган белемнәр ярдәмендә үз тормышларын яхшыртырга өйрәнә. Микай 4:1—4 не укыгыз.