Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 ДӘРЕС

Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?

Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?

1. Ни өчен никахны теркәү мөһим?

Яхшы хәбәр бәхетле Аллаһы Йәһвәдән килә. Ул бөтен гаиләләрнең бәхетле булуларын тели (1 Тимутигә 1:11). Никахны ул булдырган. Гаилә бәхетле булсын өчен, никахның теркәлгән булуы үтә мөһим, чөнки андый никах ир белән хатынга һәм балаларга үзләрен имин хис итәргә ышаныч бирә. Аллаһыга күндәм булырга теләгән кешеләр никахны теркәү турындагы җирле законнарны хөрмәт итәргә тиеш. Лүк 2:1, 4, 5 не укыгыз.

Аллаһы никахка ничек карый? Ул никахның гомерлек булуын тели. Йәһвә ирләрнең һәм хатыннарның бер-берсенә тугры булуларын тели (Еврейләргә 13:4). Ул аерылышуны нәфрәт итә (Малахи 2:16). Ләкин тормыш иптәше хыянәт иткән кешегә аерылышырга һәм яңа гаилә корырга рөхсәт итә. Маттай 19:3—6, 9 ны укыгыз.

2. Ир белән хатын бер-берсе белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

Йәһвә ир белән хатынны бер-берсен тулыландырырлык итеп барлыкка китергән (Яратылыш 2:18). Гаилә башы буларак, ир үз гаиләсен матди яктан тәэмин итү өчен һәм Аллаһы турында белем бирү өчен җаваплы. Ул үз файдасын түгел, ә хатынының файдасын эзләргә тиеш. Ирләр һәм хатыннар бер-берсен яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Беркем дә камил түгел, шуңа күрә никахның бәхетле булуның ачкычы — кичерә белергә өйрәнү. Эфеслеләргә 4:31, 32; 5:22—25, 33; 1 Петер 3:7 не укыгыз.

3. Никахыгыз бәхетле түгел икән, нәрсә эшләргә?

Никахта авырлыклар булса, сезгә икегезгә дә бер-берегезгә карата яратуыгызны ныгытыр өчен тырышлыклар куярга кирәк (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Аллаһы Сүзе буенча, аерым яшәү гаиләдәге проблемаларны чишми. 1 Көринтлеләргә 7:10 —13 не укыгыз.

4. Балалар, Аллаһы сезнең нинди булуыгызны тели?

Йәһвә сезнең бәхетле булуыгызны тели. Ул сезгә яшьлегегезне ничек үткәрергә икәне турында иң яхшы киңәшләр бирә. Ата-аналарыгыз сезгә караганда зирәгрәк һәм тәҗрибәлерәк булганга, Аллаһы сезнең аларга тыңлаучан булуыгызны тели (Көләсәйлеләргә 3:20). Барлыкка Китерүчегез Йәһвә шулай ук сезнең үзенә һәм Улына күндәм булуыгызны тели, чөнки ул моның сезгә чын шатлык китерәчәген белә. Вәгазьче 11:9 —12:1; Маттай 19:13 —15; 21:15, 16 ны укыгыз.

5. Ата-аналар, сез үз балаларыгызны ничек бәхетле итә аласыз?

Балаларыгызның ашарга ризыгы, яшәү урыны һәм кияргә киеме булсын өчен, сез тырышып эшләргә тиеш (1 Тимутигә 5:8). Ләкин балаларыгыз бәхетле булсын өчен, алар Аллаһыны яратырга һәм аны тыңларга тиеш. Аларга бу яктан ярдәм итәргә кирәк (Эфеслеләргә 6:4). Сезнең Аллаһыга карата яратуыгыз балаларыгызның күңелендә тирән эз калдыра ала. Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтүегез балаларыгызның акылына уңай яктан тәэсир итә ала. Канун 6:4—7; Гыйбрәтле сүзләр 22:6 ны укыгыз.

Балаларны рухландыру һәм мактау бик зарур. Аларны шулай ук төзәтергә һәм тәртипкә өйрәтергә кирәк. Андый өйрәтү аларны киләчәктә бәхетсез итә алган эшләрдән саклаячак (Гыйбрәтле сүзләр 22:15). Шулай да тәртипкә өйрәтү беркайчан да каты яисә кырыс булырга тиеш түгел. Көләсәйлеләргә 3:21 не укыгыз.

Йәһвә Шаһитләре ата-аналар һәм балалар өчен берничә китап бастырган. Бу китаплар Изге Язмаларга нигезләнгән. Зәбур 19:7, 11 не укыгыз.