Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 ДӘРЕС

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

1. Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Ни өчен Гайсә иң яхшы Патша? (МАРК 1:40—42)

Аллаһы Патшалыгы — күктәге хөкүмәт. Ул бүгенге барлык хөкүмәтләрне алмаштырачак, һәм аның ярдәмендә күктә дә, җирдә дә Аллаһы ихтыяры үтәләчәк. Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәр — яхшы хәбәр. Тиздән Аллаһы Патшалыгы кешелекнең яхшы хөкүмәткә ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк. Ул җирдә яшәүчеләрне берләштерәчәк. Даниял 2:44; Маттай 6:9, 10; 24:14 не укыгыз.

Һәрбер патшалыкта патша булырга тиеш. Йәһвә үзенең Патшалыгында Патша итеп үз Улын, Гайсә Мәсихне, билгеләгән. Ачылыш 11:15 не укыгыз.

«Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеороликны карагыз

2. Ни өчен Гайсә иң яхшы Патша?

Аллаһы Улы — иң яхшы Патша, чөнки ул игелекле һәм гадел (Маттай 11:28—30). Шулай ук Гайсәнең кешелеккә ярдәм итәр өчен көче җитәрлек, чөнки ул күктән бөтен җир белән идарә итәчәк. Терелтелгәннән соң Гайсә күккә күтәрелгән һәм Йәһвәнең уң ягына утырып, үзенә патша хакимлеге бирелүен көткән (Еврейләргә 10:12, 13). Вакыт узу белән Аллаһы аңа идарә итү хакимлеген биргән. Даниял 7:13, 14 не укыгыз.

3. Гайсә белән бергә кем идарә итәчәк?

Изге Язмалар буенча, Гайсә белән бергә күктә «изге халык» идарә итәчәк (Даниял 7:27). Аларны Йәһвә үзе сайлый. Беренчеләр булып бу изгеләр төркеменә Гайсәнең тугры рәсүлләре сайланган. Йәһвә хәзергә кадәр тугры ир-атлар белән хатын-кызларны изгеләр итеп сайлавын дәвам итә. Алар, Гайсә кебек, күктә рухи затлар булып терелтелә. Яхъя 14:1—3; 1 Көринтлеләргә 15:42—44 не укыгыз.

Күккә күпме кеше бара? Гайсә аларны «кечкенә көтү» дип атаган (Лүк 12:32). Аларның саны 144 000 булачак. Алар Гайсә белән җир өстеннән идарә итәчәк. Ачылыш 14:1 не укыгыз.

4. Гайсә идарә итә башлагач, нәрсә булган?

Аллаһы Патшалыгы 1914 елны идарә итә башлаган *. Патша буларак, Гайсә иң беренче итеп Шайтанны җеннәре белән бергә җиргә бәреп төшергән. Шайтан бик каты ярсыган һәм бөтен дөньяга бәла-казалар яудыра башлаган (Ачылыш 12:7—10, 12). Шуннан ары кайгы-хәсрәтләр бик арткан. Сугышлар, ачлык, кизүләр һәм җир тетрәүләр — Аллаһы Патшалыгы тиздән бөтен җир өстеннән җитәкчелек итә башлаячак икәнен күрсәтүче «билгенең» өлеше. Лүк 21:7, 10, 11, 31 не укыгыз.

5. Аллаһы Патшалыгы хәзер нәрсә башкара һәм киләчәктә нәрсә башкарачак?

Бөтен җир буенча алып барылган вәгазьләү эше ярдәмендә Аллаһы Патшалыгы бар халыклардан булган бихисап күп кешеләрне берләштерә. Миллионлаган юаш кешеләр Аллаһы Патшалыгы гражданнары булып китә. Бүгенге явыз дөнья төзелешен юк иткәндә, Гайсә Патша буларак аларны яклаячак. Шуңа күрә Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында яшәргә теләүче кешеләр Гайсәгә тыңлаучан булырга өйрәнергә тиеш. Ачылыш 7:9, 14, 16, 17 не укыгыз.

Мең ел дәвамында бу Патшалык Аллаһының кешелеккә карата ниятен тормышка ашырачак. Җир оҗмах булып китәчәк. Ахырда Гайсә Патшалыкны үз Атасына тапшырачак (1 Көринтлеләргә 15:24—26). Сез Аллаһы Патшалыгы турында кемгә сөйләргә теләр идегез? Зәбур 37:10, 11, 29 ны укыгыз.

 

^ 6 абз. 1914 елга кагылышлы пәйгамбәрлек турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 217—220 нче битләрендәге 22 нче аңлатманы карагыз.