Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хатын-кызларның иминлеге. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Хатын-кызларның иминлеге. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Бөтен дөнья буенча миллионлаган төрле яшьтәге хатын-кыз җәберләнә, аларны кыйныйлар я көчлиләр. Сезгә дә андый хәл кичерергә туры килдеме? Шуны белегез: Аллаһы сезнең тыныч-имин яшәвегезне тели һәм ул, хатын-кызлар андый мөгамәләгә дучар булмасын өчен, тиздән чаралар күрәчәк.

 «Бәләкәй чагымда абыем мине һәр көн кыйнап һәм сүгеп торды. Кияүгә чыккач кайнанам үзен шулай тотты. Алар ире белән мине колга саный иделәр. Мине үз-үземә кул салу уйлары һәрвакыт борчып торды» (Мадху a, Һиндстан).

 «Хатын-кызларга каршы көч куллану бөтендөнья проблемасы булып китте»,— дип таный Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО). Бар хатын-кызларның 30 проценты үз тормышларында бер булса да я кыйнала я көчләнә дип әйтелә бу оешманың отчетларында.

 Сез дә андый хәл кичергән булсагыз, берәрсе сезне берәр сүзләр әйтеп, я көч кулланып, я көчләп рәнҗетер дип куркып яши торгансыздыр. Хатын-кызлар андый җәберләүгә һәм кимсетүгә дучар булганга, сез болай дип уйлыйсыздыр: күп кенә кеше хатын-кызны кешегә дә санамый. Ләкин Аллаһы хатын-кызларга ничек карый?

Изге Язмаларда Аллаһы хатын-кызларның иминлеге турында кайгырта дип әйтелә

Аллаһы хатын-кызларга ничек карый?

 Изге Язмалардан өзек: «[Аллаһы] аларны ир һәм хатын итеп яратты» (Яратылыш 1:27).

 Мәгънәсе. Ир-атларны да, хатын-кызларны да Аллаһы барлыкка китергән. Ул аларның икесен дә хөрмәткә лаек дип саный. Ул ирләргә «һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш» ди, ир үз хатынын контроль астында тотарга тырышмасын, аңа авыр сүзләр әйтмәсен һәм көч кулланмасын (Эфеслеләргә 5:33; Көләсәйлеләргә 3:19). Әйе, Аллаһы хатын-кызларның иминлеге турында кайгырта.

 «Бала чагымда мине туганнарым көчләде. 17 яшемдә эш хуҗасы аның белән төн үткәрергә ризалашмасам, мине эштән куып чыгарачак дип әйтте. Ә үсеп кияүгә чыккач, мине ирем, аның әти-әнисе һәм күршеләр рәнҗетеп торды. Барлыкка Китерүчебез Йәһвә b белән танышкач, аның хатын-кызларны хөрмәт иткәнен белдем. Шулай итеп ул мине ярата һәм мин аның өчен кадерле икәнен аңладым» (Мария, Аргентина).

Сезгә нәрсә булыша ала?

 Изге Язмалардан өзек: «Бертуганнан да якынрак дус була» (Гыйбрәтле сүзләр 18:24).

 Мәгънәсе. Чын дус сиңа таяныч булачак. Ышанычлы кешегә, бу сиңа булышачак дип санасаң, үз күңелеңне бушат.

 «Кайбер кешеләр, минем белән җенси мөнәсәбәтләргә керер өчен, миңа бәйләнеп торды. 20 яшемә кадәр мин моны эчемдә генә саклап тоттым. Шуңа тормышым бәхетсез, борчылулар тулы иде, һәрвакыт ниндидер басым сизеп тордым. Ләкин ышанычлы кешегә барысын сөйләп биргәч, мин әйтеп бетергесез шатлык кичердем» (Элиф, Төркия).

 Изге Язмалардан өзек: «Бар мәшәкатьләрегезне аңа [Аллаһыга] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

 Мәгънәсе. Сез дога кылганда, Аллаһы сезне чыннан да тыңлый (Зәбур 55:22; 65:2). Ул сезнең хакта кайгыртканга, сезгә шуны аңларга булыша ала: сез аның өчен бик кадерле.

 «Йәһвә турында белем алу миңа эмоциональ яраларымны дәваларга булышты. Хәзер мин Аллаһыга дога кылып күңелемне бушатам. Ул чын хисләремне ап-ачык аңлый торган дус кебек» (Энэ, Белиз).

Аллаһы хатын-кызларны җәберләүне кайчан да булса туктатачакмы?

 Изге Язмалардан өзек: «[Йәһвә] син ятимнәрне һәм изелгәннәрне гадел хөкем итәрсең, шулчак туфрактан яратылган үлемле кеше аларны инде бүтән куркыта алмас» (Зәбур 10:18).

 Мәгънәсе. Аллаһы тиздән бар гаделсезлекне юк итәчәк. Хатын-кызларны беркем дә җәберләмәячәк һәм алар белән беркем дә үзен мәрхәмәтсез тотмаячак.

 «Хатын-кызларны тиздән беркем дә җәберләмәячәк һәм Йәһвә үзе моны башкарачак икәнен белгәч, күңелем тынычланды. Мин борчылмый яши башладым» (Роберта, Мексика)

 Изге Язмаларда нинди өмет турында язылган? Ни өчен андагы вәгъдәләргә без ышана алабыз? Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны кулланып ничек башкаларга булыша? Бу сорауларга җавап алыр өчен бу басманы биргән кешедән үзегезгә килеп китүләрен сорагыз.

 Бу мәкаләне бастырыр өчен аны йөкләгез.

a Исемнәр үзгәртелгән.

b Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.