Төп мәгълуматка күчү

Кем ул Йәһвә?

Кем ул Йәһвә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда язылганча, Йәһвә хак Аллаһы. Ул бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе (Ачылыш 4:11). Ибраһим, Муса, шулай ук Гайсә пәйгамбәр Йәһвәгә гыйбадәт кылган (Яратылыш 24:27; Чыгыш 15:1, 2; Яхъя 20:17). Ул — бер халыкның гына түгел, ә «бөтен җир өстендәге» бар халыкларның Аллаһысы (Зәбур 47:2).

 Йәһвә, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһының бердәнбер исеме (Чыгыш 3:15; Зәбур 83:18). Йәһвә исеме «булырга» дигән еврей фигыленнән барлыкка килгән, һәм күп кенә галимнәр бу исем «ул булдыра» дигәнне аңлата дип саный. Бу аңлатма Йәһвәнең Барлыкка Китерүче һәм үз ниятләрен Үтәүче рольләренә яхшы туры килә (Ишагыя 55:10, 11). Изге Язмалар безгә шулай ук Йәһвә исеме артында торган Шәхесне, аеруча аның төп сыйфаты мәхәббәтне, белергә ярдәм итә (Чыгыш 34:5—7; Лүк 6:35; 1 Яхъя 4:8).

 Аллаһының исеме еврей теленнән татар теленә Йәһвә (Яхве) дип тәрҗемә ителә a. Бу исемнең дүрт хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) тетраграмматон дип атала. Борынгы еврей телендә аның төгәл әйтелеше билгеле түгел.

Ни өчен борынгы еврей телендә Аллаһы исеменең төгәл әйтелеше билгеле түгел?

 Борынгы еврей телендә сүзләрне язар өчен тартык хәрефләр генә кулланылган, ә сузык хәрефләр булмаган. Еврей телендә сөйләшүче кеше укыган вакытта тиешле сузык авазларны җиңел генә үзе куша алган. Әмма Еврей Язмалары («Иске Васыять») язылып беткәннән соң, кайбер яһүдләр Аллаһы исемен куллану дөрес түгел дигән хорафатка ышана башлаган. Алар Аллаһы исеме китерелгән өзекне кычкырып укыганда Йәһвә исемен «Раббы» я «Аллаһы» дигән титулларга алмаштырып барган. Гасырлар дәвамында Аллаһы исемен алмаштыру гадәте таралган булган, һәм Аллаһы исеменең борынгы заманнарда кулланылган әйтелеше ахыр чиктә онытылган b.

 Кайберәүләрнең фикере буенча, Аллаһы исеме «Яһве» дип яңгыраган, ә икенчеләре башка әйтелеш төрләрен тәкъдим итә. Үле диңгез янында табылган кулъязманың бер өлеше — өлешчә Левилеләр китабы — грек телендә язылган булган. Анда Аллаһы исеме Иао́ дип языла. Борынгы грек язучылары бу исемнең Иае́, Иабе́ һәм Иаоуе́ әйтелешләрен дә кулланган. Ләкин Йәһвә исеменең борынгы еврей телендә төгәл әйтелешен тулы ышаныч белән әйтеп булмый c.

Аллаһы исеме хакында ялгыш карашлар

 Ялгыш караш. Йәһвә дигән исем кулланылган тәрҗемәләрдә бу исем өстәлгән генә.

 Факт. Тетраграмматон формасында Аллаһы исеме Изге Язмаларда якынча 7 000 тапкыр очрый d. Тәрҗемәләрнең күбесендә тәрҗемәчеләр Аллаһы исемен үзләре теләгәнчә алып куйган һәм аны «Раббы» дигән титулга алмаштырган.

 Ялгыш караш. Чиксез Кодрәт Иясенә үзен башкалардан аерып торган исем кирәкми.

 Факт. Аллаһы үзе Изге Язмалар язучыларын үз исемен меңләгән тапкыр язарга рухландырган, һәм Ул үз хезмәтчеләренә аның исемен кулланырга куша (Ишагыя 42:8; Йәил 2:32; Малахи 3:16; Римлыларга 10:13). Чынында ялган пәйгамбәрләр кешеләрне Аллаһы исемен онытырга мәҗбүр итәргә тырышкан, һәм Аллаһы аларны хөкем иткән (Ирмия 23:27).

 Ялгыш караш. Еврейләрнең гореф-гадәтләре буенча, Аллаһы исеме Изге Язмалардан алып куелырга тиеш.

 Факт. Кайбер яһүд язучылары Аллаһы исемен телгә алырга теләмәсә дә, алар аны үз Изге Язмаларыннан алып куймаган. Өстәвенә, Аллаһы кешеләрнең гореф-гадәтләре буенча түгел, ә үзенең күрсәтмәләре буенча эш итүебезне тели (Маттай 15:1—3).

 Ялгыш караш. Аллаһы исеме Изге Язмаларда кулланылырга тиеш түгел, чөнки аның еврей телендәге төгәл әйтелеше билгесез.

 Факт. Алай фикер йөртсәк, димәк, Аллаһы төрле телләрдә сөйләшүче кешеләрдән үз исеменең бер үк әйтелешен куллануын көтә дип килеп чыга. Әмма, Изге Язмалардан күренгәнчә, элек Аллаһының төрле телләрдә сөйләшкән хезмәтчеләре исемнәрне төрлечә әйткән.

 Исраилле хаким Йошуа исеменә игътибар итик. Еврей телендә сөйләшкән беренче гасырдагы мәсихчеләр бу хакимнең исемен Йехошу́а дип әйткәннәрдер. Грек телендә сөйләшүче кешеләр исә аны Иесоу́с дип атаганнар. Изге Язмаларда еврей исеме Йошуаның грек теленә тәрҗемә ителгән формасы да китерелә. Димәк, беренче гасырдагы мәсихчеләр исемнәрне үз телләрендә табигый булганча кулланган (Рәсүлләр 7:45; Еврейләргә 4:8).

 Шул ук принципны Аллаһы исемен тәрҗемә иткәндә кулланып була. Аллаһы исеменең Изге Язмаларда тиешле урыннарда торуы бу исемнең төгәл әйтелешенә караганда күпкә мөһимрәк.

a Мәсәлән, «Изге Китапны тәрҗемә итү Институты» тәрҗемә иткән Яратылыш китабында, 2 нче бүлекнең 4 нче шигыренә китерелгән искәрмәдә, болай дип әйтелә: «Борынгы яһүдләрдә бу исем „Яхве“ рәвешендә әйтелгән булуы ихтимал».

b «Изге Китапны тәрҗемә итү Институты» тәрҗемә иткән Яратылыш китабында, 2 нче бүлекнең 4 нче шигыренә китерелгән искәрмәдә, болай диелә: «...Алланың изге исемен кычкырып әйтергә ярамаганлыктан, соңга таба ул „Раббы“ (яһүдчә „Адонай“ — „минем Хуҗам“ мәгънәсендә) яки „Аллаһы“ формасында кулланыла башлаган».

c Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «Еврей Язмаларында Аллаһы исеме» дигән А4 кушымтасын карагыз.

d Theological Lexicon of the Old Testament. 2 т., 523—524 б.