Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Түземлелек. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?

Түземлелек. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?

 «Дөньяда тынычлык булсын өчен, кешеләр түземле булырга тиеш» (ЮНЕСКО, түземлелек принциплары турында декларация, 1995).

 Түземсезлек исә кешеләр арасында хөрмәтсезлек һәм хәтта нәфрәт тудыра ала. Андый эчке хисләр еш кына дискриминация һәм көч куллануга китерә.

 Ләкин кешеләр түземлелек сыйфатына төрле карашта тора. Кайберәүләр уйлавынча, түземле кешеләр бар эшләргә һәм бар тәртипкә хуплап карарга тиеш. Башкаларның карашы буенча, түземле кешеләр һәр кешенең үз кыйммәтләрен һәм ышануларын сайларга хокукы барлыгын таный һәм хөрмәт итә. Алар үзләре бу кыйммәтләр һәм ышанулар белән риза булмаска да мөмкин. Андый караш Изге Язмаларга туры килә.

 Бүгенге дөньяда кешеләргә түземле булырга Изге Язмалар ярдәм итә аламы?

Изге Язмалар түземле булырга өнди

 Изге Язмаларда болай диелә: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (Филипиялеләргә 4:5). Изге Язмалар безне башкалар белән үзебезне игътибарлы, әдәпле һәм гадел тотарга дәртләндерә. Бу киңәшне тоткан кешеләр башка кешенең кыйммәтләре белән риза булмаска да мөмкин, ләкин алар бу кешегә үз иреге буенча эш итәргә комачауламый.

 Әмма Изге Язмалар ачыклаганча, Аллаһы кешеләр өчен тәртип нормалары урнаштырган. Анда әйтелә: «И кеше, ул [Аллаһы] сиңа нәрсә яхшы икәнен әйтте» (Микай 6:8). Шулай ук анда Аллаһы кешеләргә иң яхшы тормыш алып барырга булышыр өчен җитәкчелек биргән (Ишагыя 48:17, 18).

 Аллаһы безгә башкаларны хөкем итәргә хокук бирмәгән. Изге Язмалар буенча, «бер генә Канун Чыгаручы һәм Хөкемче бар. Ә син, якыныңны хөкем итәргә кем соң син?» (Ягъкуб 4:12). Аллаһы безнең һәрберебезгә сайлау ясау иреге биргән; бу сайлау өчен без үзебез җаваплы (Канун 30:19).

Изге Язмаларда хөрмәт турында нәрсә әйтелә?

 Изге Язмаларда без «һәркайсы кешегә ихтирамлы булырга» тиеш диелә (1 Петер 2:17). Шуңа күрә Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәргә карар иткән кешеләр бар кешеләрне, сайлаган ышануларына я тормыш рәвешләренә карамастан, хөрмәт итә (Лүк 6:31). Андый караш Изге Язмалар буенча яшәргә булган кешеләр башкаларның һәр ышануы я карашы белән риза булыр яки алар кабул иткән һәр карарны хуплар дигәнне аңлатмый. Алар кешеләргә карата тупас я ихтирамсыз булмас, ә, Гайсәдән үрнәк алыр өчен, бар тырышлыкларын куярга тырышыр.

 Мәсәлән, бер тапкыр Гайсә башка дин тоткан бер хатынны очраткан. Бу хатын шулай ук никахлашмыйча бер ир-ат белән яшәгән. Андый тормыш рәвешен Гайсә хупламаган. Шулай да ул бу хатын белән хөрмәт күрсәтеп сөйләшкән (Яхъя 4:9, 17—24).

 Гайсә кебек, мәсихчеләр дә тыңларга теләгән кешеләргә үз ышануларын аңлатырга әзер, ләкин алар моны «тирән хөрмәт белән эшли» (1 Петер 3:15). Изге Язмалар мәсихчеләргә үз карашларын башкаларга такмаска киңәш итә. Анда Мәсихнең шәкерте «тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән», шул исәптән башка ышануларга ия кешеләр белән, йомшак тотсын дип әйтелә (2 Тимутигә 2:24).

Изге Язмаларда нәфрәт турында нәрсә әйтелә?

 Изге Язмаларда без «һәр кеше белән тыныч-тату яшәргә» тиеш дип әйтелә (Еврейләргә 12:14). Тынычлыкка омтылган кеше нәфрәтне кире кага. Үз кыйммәтләрен бозмыйча, ул башкалар белән тыныч-тату яшәр өчен зур тырышлыклар куя (Маттай 5:9). Асылда, Изге Язмалар мәсихчеләрне үз дошманнарын яратырга, ягъни үзләре белән тупас тоткан кешеләргә карата игелекле эш итәргә өнди (Маттай 5:44).

 Сүз дә юк, Изге Язмаларда Аллаһы кешеләрне кимсетә торган яки башкаларга зыян китерә торган гамәлләрне «нәфрәт итә» диелә (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19). Ләкин Изге Язмалар монда «нәфрәт» сүзен начар гамәлләргә карата күралмау хисен сурәтләр өчен куллана. Изге Язмалар күрсәткәнчә, Аллаһы үз юлларын үзгәртеп, аның нормалары буенча яшәргә теләгән кешеләрне кичерергә һәм аларга булышырга әзер (Ишагыя 55:7).

Түземлелек һәм хөрмәткә кагылышлы Изге Язмалардагы шигырьләр

 Титуска 3:2: «Акыллы булсыннар, бар кешеләр белән үзләрен юаш тотсыннар».

 Акыллы кеше башкаларга төрле карашларына карамастан йомшак җавап бирә һәм хөрмәт күрсәтә.

 Маттай 7:12: «Шуңа күрә кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез».

 Башкалар безнең белән хөрмәт күрсәтеп, карашларыбызны һәм хисләребезне исәпкә алып, сөйләшкәндә, безнең барыбызга да бу ошый. Гайсә өйрәткән бу билгеле тәртип кагыйдәсе турында күбрәк белер өчен, «Алтын кагыйдә нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.

 Йошуа 24:15: «Үзегез өчен кемгә хезмәт итәргә икәнен бүген сайлагыз».

 Башкаларның үз сайлауларын ясарга хокукын хөрмәт итсәк, без тынычлыкка омтылырбыз.

 Рәсүлләр 10:34: «Аллаһы кешеләрне аермый».

 Аллаһы беркемне дә культурасы, җенесе, милләте, расасы яки чыгышы нигезендә аермый. Аллаһыдан үрнәк алырга теләгән һәркем бар кешеләрне хөрмәт итә.

 Хабакук 1:12, 13: «[Аллаһы] яманлыкны түзеп тора алмый».

 Аллаһы түземлегенең чиге бар. Ул явыз кешеләрнең гамәлләрен мәңге түзеп тормас. Күбрәк белер өчен, «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән видеоны карагыз.

 Римлыларга 12:19: «Аллаһы ярсуына урын бирегез, чөнки болай дип язылган: „Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә a».

 Йәһвә Аллаһы беркемгә дә үч алырга хокук бирмәгән. Ул гаделлекнең үзе билгеләгән вакытта урнаштырылуын кайгыртачак. Күбрәк белер өчен, «Дөньяда кайчан да булса гаделлек урнашырмы?» дигән мәкаләне укыгыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.