Төп мәгълуматка күчү

Сез котылу казаныр өчен вәгазьлисезме?

Сез котылу казаныр өчен вәгазьлисезме?

 Юк, котылу казаныр өчен түгел. Без өйдән-өйгә вәгазьләп йөрсәк тә, котылуыбыз бу эштән тора дип ышанмыйбыз (Эфеслеләргә 2:8). Ни өчен?

 Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, бер юмарт кеше кыйммәтле бүләк бирәчәкмен ди, ләкин моның өчен билгеле бер вакытта билгеле бер урынга килергә кирәк. Бу вәгъдәгә ышансагыз, сез аның шартларын үтәрсезме? Әлбәттә! Сез, бәлки, андый мөмкинлек турында дусларыгызга һәм туганнарыгызга да әйтерсез. Шулай да сез теге кешенең шартларын үтәп, бу бүләкне казанырсыз дип әйтеп булмый. Бүләк — бүләк инде ул.

 Аллаһы да үзен тыңлаган бар кешеләргә мәңгелек тормыш бирергә вәгъдә итә, һәм Йәһвә Шаһитләре бу вәгъдәгә ышана (Римлыларга 6:23). Без иманыбыз турында башкаларга да сөйләргә омтылабыз һәм алар да Аллаһы вәгъдәсенең үтәлүен күрерләр дип өметләнәбез. Шулай да без вәгазьләп, котылуыбызны казанырбыз дип санамыйбыз (Римлыларга 1:17; 3:28). Әйе, бер кеше дә бу гаҗәеп бүләкне үз тырышлыклары белән казана алмый. Титуска 3:5 тә әйтелгәнчә, Ходай безне «кылган тәкъва эшләребез өчен түгел, ә үзенең шәфкате буенча... коткарды».