Төп мәгълуматка күчү

Алтын кагыйдә нәрсә ул?

Алтын кагыйдә нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 «Алтын кагыйдә» дигән сүзтезмә Изге Язмаларда очрамый. Ләкин күпләр Гайсә биргән бер кагыйдәне Алтын кагыйдә дип атый. Күпләргә билгеле булган Таудагы вәгазендә ул болай дигән: «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12; Лүк 6:31).

 Алтын кагыйдә нәрсәгә өнди?

 Алтын кагыйдә кешеләрнең үзебезгә нәрсә эшләүләрен теләсәк, үзебезне дә аларга шуны ук эшләргә өнди. Мәсәлән, күпләр үзләрен хөрмәт итүләрен, үзләренә карата игелекле булуларын һәм үзләрен яратуларын телиләр. Шуңа күрә безгә башкаларга да «шуны ук эшләргә» кирәк (Лүк 6:31).

 Бу кагыйдә нинди файда китерә?

 Алтын кагыйдәне һәр очракта диярлек кулланып була. Мәсәлән, ул...

 Алтын кагыйдә Иске Гаһедтә (Еврей Язмаларында) әйтелгәннең рухын чагылдыра. Гайсә сүзләре буенча, бу кагыйдә — «Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында язылганның асылы» (Маттай 7:12). Башка сүзләр белән әйткәндә, бу кагыйдә Еврей Язмаларның төп фикерен ачыклый: якыныңны ярат (Римлыларга 13:8—10).

 Алтын кагыйдә «мин сиңа, син миңа» дигән принципны гына аңлатамы?

 Юк. Алтын кагыйдә бирүгә басым ясый. Гайсә бу кагыйдәне биргәндә, аны хәтта дошманнарга карата кулланырга кирәк икәнен күрсәткән (Лүк 6:27—31, 35). Шулай итеп, бу кагыйдә бар кешеләрне һәркемгә игелек кылырга дәртләндерә.

 Алтын кагыйдә буенча эш итәргә нәрсә булыша?

  1.  1. Күзәтчән булыгыз. Тирә як кешеләргә карата игътибарлы булыгыз. Әйтик, кеше авыр сумкалар күтәреп кайта. Аңа булышыгыз. Бәлки, күршегез хастаханәгә эләккәндер, я эштә берәрсе боегып йөридер. Аларга карата ваемсыз калмагыз. Әгәр «башкалар турында да уйлап яшәсәгез» сез кешегә булышыр өчен кирәкле сүзләр таба алырсыз я аңа гамәли яктан ярдәм итә алырсыз (Филипиялеләргә 2:4).

  2.  2. Кеше хәленә керә белегез. Үзегезне кеше урынына куеп карагыз. Андый хәлгә эләксәгез, үзегезне ничек хис итәр идегез? (Римлыларга 12:15). Кеше кичергән хисләрне аңларга тырышсагыз, аңа булышырга теләк сизәрсез.

  3.  3. Акыл белән эш итегез. Һәр кеше үзенчәлекле. Сез үзегез өчен бер нәрсә эшләүләрен теләсәгез, кеше үзенә башка нәрсә эшләүләрен телидер. Шуңа күрә, булышыр өчен күп кенә юллар булса да, кешегә туры килгән иң яхшы юлны сайлагыз (1 Көринтлеләргә 10:24).