Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Ничек яхшы ата-ана булып китәргә?

Сез үз балагызны Аллаһыны яратырга өйрәтәсезме?

Балалар өчен иң яхшы урын — әти-әниләр бер-берсен яратып, хөрмәт итә торган йорт (Көләсәйлеләргә 3:14, 19). Йәһвә Аллаһы үзенең Угылын мактаган кебек, яхшы ата-аналар да үз балаларын ярата һәм мактый. (Маттай 3:17 укыгыз.)

Безнең күктәге Атабыз үзенең хезмәтчеләрен тыңлый һәм аларның хисләрен исәпкә ала. Әти-әниләргә аңардан үрнәк алып, үз балаларын тыңларга кирәк (Ягъкуб 1:19). Алар балаларының хисләрен, шул исәптән тискәре хисләрен исәпкә алырга тиеш. (Саннар 11:11, 15 укыгыз.)

Балаларда ничек җаваплылык үстерергә?

Сез, әти-әниләр, гаиләдә кагыйдәләр урнаштырырга тиеш (Эфеслеләргә 6:1). Бу яктан Аллаһыдан үрнәк алу мөһим. Аның үзенең җирдәге балаларына карата мәхәббәте нәрсәдән күренә? Ул төгәл кагыйдәләр урнаштырып тыңламаучанлыкның ачы җимешләре турында кисәтеп тора (Яратылыш 3:3). Ул кешеләрне үзен тыңларга мәҗбүр итәр урынына, дөреслек кылуның файдасын күрсәтә. (Ишагыя 48:18, 19 укыгыз.)

Балаларыгызның күңелләренә Аллаһыны яратуны сеңдерегез. Шул чакта алар, сез якында булмасагыз да, акыллы эш итәр. Аллаһы үзе үрнәк күрсәтеп өйрәткән кебек, сез дә балаларыгызга үрнәк күрсәтеп Аллаһыны яратырга өйрәтегез. (Канун 6:5—7; Эфеслеләргә 4:32; 5:1 укыгыз.)