Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Картлык — шатлык

Картлык — шатлык

КАРТЛЫК турында уй сездә нинди хисләр уята? Кайберәүләрне андый уй борчый, дулкынландыра һәм хәтта куркыта. Ни өчен алай? Чөнки иң беренче чиратта картлыкның тискәре яклары, мәсәлән, яшьлек матурлыгын югалту, куырылып-җыерылып бөкрәя һәм кечерәя төшү, хәтер бозылу һәм хроник авырулар килеп чыгу искә төшә.

Шулай да төрле кешеләргә картлык төрлечә килә. Кайбер олы яшьтәгеләрнең сәламәтлекләре бик үк начар түгел, алар актив тормыш алып бара һәм зиһеннәрен эшләтә. Башкалар заманча медицина ярдәмендә хроник авыруларын дәвалый алган һәм аларны контрольдә тотарга өйрәнгән. Шулай итеп, кайбер илләрдә кешеләрнең гомерләре озыная һәм сәламәтлекләре яхшыра.

Әмма күпчелек олы яшьтәгеләр — картлыктан интегәме, юкмы — картлыкларын шатлык белән каршы алырга тели. Моның өчен нәрсә эшләү мөһим? Иң беренче чиратта дөрес караш үстерү, яңа тормышка ияләшергә теләү һәм моның өчен хәлдән килгәнне эшләү. Әйдәгез, моңа кагылышлы кайбер гади һәм файдалы Изге Язмалардагы принципларны карап чыгыйк.

ТЫЙНАК БУЛЫГЫЗ. «Тыйнакларга ияреп зирәклек килер» (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Безнең темабызны исәпкә алсак, «тыйнак» дигән сүзне мөмкинлекләре чикле булуын аңлаучы олы яшьтәгеләргә карата кулланып була. Алар үз яшьләрен кире кагарга тырышмый. Бразиялиядәге 93 яшьлек Чарльз: «Озак яшисең икән, иртәме-соңмы картаерсың. Аккан сулар кире кайтмый»,— дигән.

Ләкин тыйнак булу «Картайгач, нишлисең инде?» дип боегып йөрү дигән сүз түгел. Андый уйлар көчсезләндерә генә. «Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да. Тыйнак кешеләр көчләреннән килгәнне эшләп зирәклек белән эш итә.

Италиядәге Коррадо исемле 77 яшьлек бер акыллы ир кеше: «Тауга менгәндә, мотор сүнмәсен өчен тизлекне киметәсең»,— дип әйткән. Әйе, олыгая барганда яңа тормышка ияләшү мөһим. Коррадо хатыны белән өй эшләренә дөрес караш белән карарга өйрәнгән, алар көн азагына көчләре калсын өчен үз өсләренә чиктән тыш күп эш алмый. Бразилиядәге 81 яшьлек Марьян да үз яшенә аек караш белән карый. «Мин барысын да тиешле тизлек белән эшләргә өйрәндем,— ди ул.— Арыганда мин тәнәфес ясыйм — утырам, ятам я музыка тыңлый башлыйм. Мин мөмкинлекләремнең чикле булуын исәпкә алырга тырышам».

Дөрес караш саклагыз

ДӨРЕС КАРАШ САКЛАГЫЗ. «Хатын-кызлар... үзләрен тыйнаклык, төплелек һәм пөхтә кием белән... бизәсеннәр» (1 Тимутигә 2:9). «Пөхтә кием» дигән сүзтезмә дөрес караш белән карау һәм матур киенә белүне аңлата. Канададагы 74 яшьлек Барбара: «Мин чиста һәм пөхтә итеп киенергә тырышам. Кешеләрнең минем турында тышкы кыяфәтенә кул селтәгән мәзәгрәк карчык дип уйлауларын теләмәс идем»,— дип әйтә. Бразилиядәге Ферн исемле 91 яшьлек бер хатын-кыз: «Вакыт-вакыт мин кәефемне күтәрү өчен үземә яңа кием сатып алам»,— ди. Ә олы яшьтәге ир кешеләр турында нәрсә әйтеп була? «Мин матур киенергә тырышам һәм чиста кием киям,— ди Бразилиядәге 73 яшьлек Антонио.— Көн дә юынам, кырынам».

Шулай да аек караш саклап, тышкы кыяфәт турында артык борчылмау мөһим. Көньяк Кореядагы Боким исемле 69 яшьлек бер хатын-кыз нәрсә кияргә дип уйлаганда үз яшен исәпкә ала. Ул: «Мин аңлыйм, яшьлектә кигән кием миңа инде хәзер килешмәс»,— дип әйтә.

Уңай караш саклагыз

УҢАЙ КАРАШ САКЛАГЫЗ. «Бәхетсез кешенең көннәре тоташ сагышлы булыр, ә күңеле шат кеше һәрвакыт кәеф-сафа кылып яшәр» (Гыйбрәтле сүзләр 15:15). Яшь һәм көчле чакларны искә төшереп, сез күңелсезлеккә бирелергә мөмкин. Һәм сезне аңлап була. Әмма тискәре хисләргә өстен чыгарга юл бирмәгез. Гел үткәннәрне баштан кичерү шатлыгыгызны гына урлап хәлегездән килгәнне эшләргә комачаулар. Канададагы 79 яшьлек Джозеф уңай караш сакларга тырыша: «Мин эшли алмаганым аркасында әллә ни борчылмыйм, ә игътибарымны хәлемнән килгән нәрсәгә туплыйм».

Уку һәм яңа эш-шөгыль табу сезгә шатлык өстәячәк һәм тормышыгызны баетачак. Шуңа күрә яңа нәрсәләрне уку-белү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Филиппиндагы Эрнесто исемле 74 яшьлек бер ир кеше китапханәгә йөргәли. Ул: «Мин әле дә сәяхәт итәргә яратам, мавыктыргыч китап укыганда, дүрт стенадан чыккандай булам»,— ди. Ә Швециядәге Леннарт исемле 75 яшьлек бер ир кеше хәтта яңа тел үзләштерә башлаган.

Юмарт булыгыз

ЮМАРТ БУЛЫГЫЗ. «Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер» (Лүк 6:38). Башкаларга вакыт бүлеп куярга һәм берәр нәрсә бүләк итеп бирергә тырышыгыз. Моның нәтиҗәсендә сез шатлык һәм канәгатьлек кичерерсез. Бразилиядәге Оза исемле 85 яшьлек бер хатын-кыз сәламәтлегенең начар булуына карамастан башкаларга ярдәм кулын сузарга тырыша. Ул: «Мин чирләп яки боегып киткән дусларыма шалтыратам һәм аларга хатлар язам. Кайчак аларга кечкенә бүләкләр җибәрәм. Шулай ук мин авырган кешеләр өчен берәр тәмле әйбер пешерергә яратам».

Юмартлык башка кешеләргә йога. «Башкаларга карата ярату күрсәтсәң, алар да сиңа ярату күрсәтерләр һәм рухыңны ныгытырлар»,— дип әйтә Швециядәге 66 яшьлек Ян. Әйе, юмарт кеше дуслык атмосферасын булдыра, башкалар аның белән үзләрен уңайлы хис итә.

ҮЗЕГЕЗНЕ ДУСЛАРЧА ТОТЫГЫЗ. «Үзбелдекле кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга» (Гыйбрәтле сүзләр 18:1). Безнең кайчак берүзебез генә аулак җирдә буласы килсә дә, эчебезгә йомылып башкалардан читләшмик. Нигериядәге Инесент исемле 72 яшьлек бер ир кеше дуслары белән аралашудан шатлык таба. «Миңа төрле яшьтәге кешеләр белән вакыт уздыру ошый»,— ди ул. Швециядәге Бёрье исемле 85 яшьлек бер ир кеше: «Мин яшьләр белән аралашырга тырышам. Аларның көчләре һәм яшьлекләре мине күңелемдә генә булса да яшәртеп җибәрә»,— дип әйтә. Вакыт-вакыт үзегезгә дуслар чакырыгыз. Көньяк Кореядагы Хансик исемле 72 яшьлек бер ир кеше: «Без хатыным белән төрле яшьтәге кешеләрне күңел ачарга я ашап алырга кунакка чакырырга яратабыз»,— ди.

Үзегезне дусларча тотыгыз

Үзләрен дусларча тоткан кешеләр аралашучан. Ләкин шуны истә тотыгыз: аралашу — ул ике яклы урам хәрәкәте, шуңа күрә башкаларны тыңлый да белегез. Башка кешеләрнең хәлләрен белешегез. Мозамбиктагы 71 яшьлек Элен: «Мин үземне башкалар белән дусларча тотам һәм аларга ихтирам күрсәтәм. Нәрсә уйлаганнарын, ошатканнарын белер өчен, аларны игътибар белән тыңлыйм»,— ди. Бразилиядәге Жузе исемле 73 яшьлек бер ир кеше: «Кешегә үзен тыңлый белүчеләр, ягъни башкаларның хәленә керә, кайгырта, мактый һәм шаяра белүчеләр ошый»,— дип әйтә.

Уйларыгызны ачып биргәндә, сүзләрегез «тоз белән тәмләтелгән булсын» (Көләсәйлеләргә 4:6). Башкаларны үзегездән өстен куегыз һәм аларны ныгытырга тырышыгыз.

РӘХМӘТЛЕ БУЛЫГЫЗ. «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15). Һәртөрле ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәтле булыгыз. Рәхмәтле кешенең дуслары күп. «Без ирем белән күптән түгел генә йорттан фатирга күчендек. Безгә күп кенә дусларыбыз ярдәм итеште. Барысына да рәхмәтләребезне җиткереп өлгермәгәнгә, без һәрберсенә открытка җибәрдек, ә кайберләрен төшке ашка чакырдык»,— ди Канададагы 74 яшьлек Мари-Поль. Көньяк Кореядагы Жевон исемле 76 яшьлек бер хатын-кыз кардәшләргә үзен Патшалык Залына машина белән алып килгәннәре өчен рәхмәтле. Ул: «Мин машина йөртүченең ярдәмен бик кадерлим, шуңа күрә аңа һәрвакыт бензинга бераз акча бирәм. Кайвакыт мин кечкенә бүләкләр һәм рәхмәт сүзләре язылган открыткалар бирәм»,— ди.

Һәм иң мөһиме — тормыш бүләген кадерләгез. «Үлгән арысланнан тере эт хәерлерәк»,— дип искә төшерә безгә акыллы Сөләйман патша (Вәгазьче 9:4). Шулай итеп, дөрес караш һәм ияләшергә әзер булу сезнең картлыгыгызны шатлыклы итәчәк.

Рәхмәтле булыгыз