Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ФӘН ТОРМЫШЫГЫЗГА НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?

Фән тормышыгызга ничек тәэсир итә?

Фән тормышыгызга ничек тәэсир итә?

Татар аңлатмалы сүзлеге буенча, фән — «табигать һәм җәмгыять үсешендәге закончалыкны Һәм тирә-юньгә тәэсир итү чараларын өйрәнү юлы белән барлыкка килгән белемнәр системасы». Фән — ул авыр хезмәт, еш кына өмет өзелүгә китерә. Галимнәр атналар, айлар һәм хәтта еллар буе экспериментлар үткәрә һәм күзәтүләр алып бара. Кайчак алар уңышсызлыкка очрый, әмма аларның казанышлары күпчелек очракта кешегә файда китерә. Берничә мисал карап чыгыйк.

Бер Европа компаниясе пычрак суны чистартучы үзенә күрә бер фильтр уйлап чыгарган, аны куллану кешене инфекцион авырулар йоктыру куркынычыннан саклый. Моңа охшаш җайланмаларны табигать афәтләре вакытында куллана башлаганнар. Мәсәлән, аларны 2010 елгы Гаитидагы җир тетрәү вакытында кулланганнар.

Орбитага чыгарылган спутниклар системасы урынны билгеләү глобаль системасын (GPS) тәшкил итә. GPS ны хәрби максатлар өчен уйлап чыгарсалар да, аны бүген машина йөртүчеләр, очучылар, диңгезчеләр һәм хәтта аучылар белән туристлар да куллана. Бу система ярдәмендә кирәкле җирне табу җиңелрәк.

Сез кесә телефоны, компьютер яисә Интернет кулланасызмы? Алдынгы медицина технологияләренең сәламәтлегегезгә китергән файдасын сизгәнегез бармы? Ә самолетта очканыгыз бармы? Әгәр дә бу сорауларга «әйе» дип җавап биргәнсез икән, сез фән ачышларыннан файдаланасыз дип әйтеп була. Һичшиксез, фән сезнең тормышыгызны яхшырткан.

ЗАМАНЧА ФӘННЕҢ ЧИКЛЕ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ

Белем горизонтларын киңәйтергә теләп, заманча галимнәр табигатьне тирән тикшерә. Атом-төш физика белгечләре атомның эчке структурасын тикшерә, ә астрофизиклар галәмнең кайдан килеп чыгуын белер өчен миллиард еллар элек булган хәлләргә төшенергә тырыша. Фән күзгә күренмәс һәм сизелмәс сфераларга үтеп кергәнгә, кайбер галимнәр Изге Язмаларда әйтелгән Аллаһы булса, алар аны күрерләр иде дип саный.

Дан казанган кайбер галимнәр белән фәлсәфәчеләр моның белән чикләнми. Алар Амир Аксель исемле бер галимнең «Аллаһының барлыгына каршы килүче фәнни аргументын» тарата. Мәсәлән, бер атаклы физикның сүзләре буенча, «галәмдә мөһим роль уйнаучы Аллаһының барлыгына дәлилләр булмавы — андый алланың юклыгына бәхәссез дәлил». Башкалар Изге Язмалардагы Аллаһының эшләрен бары тик мистика, аңлатып булмаслык хәйләләр дип саный a.

Шулай да бер сорау туа: фән бәхәссез нәтиҗәләр ясар өчен тирә-яктагы дөнья турында җитәрлек белем җыйганмы? Җавабы — «юк». Фән гаять зур прогресска ирешсә дә, белгечләр әле күп нәрсә билгесез һәм билгесез булып калыр да дип саный. Стивен Вайнберг исемле физик һәм Нобель премиясе лауреаты галәмне аңлау турында: «Без беркайчан да боларның төбенә төшмәбез»,— дигән. Профессор Мартин Рис — Бөек Британиянең Патша астрономы: «Кайбер нәрсәләрне адәм балалары һичкайчан аңламас»,— дип язган. Шунысы ап-ачык: дөньяның зур өлеше — микроскопик күзәнәктән алып очы-кырые күренми торган галәмгә кадәр — заманча фән өчен әле дә табышмак булып кала. Берничә мисалга игътибар итик.

  • Биологлар тере күзәнәктәге процессларны аңлап бетерми. Күзәнәкләрнең энергияне үзләштереп үзгәртүе, белок, ягъни аксымны кушып-җыюы һәм бүленүе турында фән әле күп нәрсәне белми.

  • Гравитация безгә секунд саен тәэсир итеп тора. Шулай да физиклар әле дә аның турында уйлап баш вата. Алар гравитациянең кеше сикергәндә ничек аны кире җиргә тартканына һәм айны үз орбитасында ничек тотканына төшенми.

  • Космология белгечләренең тикшерүләре буенча, галәмнең якынча 95 процентын күреп һәм фәнни приборлар белән тикшереп булмый. Алар бу серле нәрсәләрне ике төркемгә — караңгы материя белән караңгы энергиягә бүлә. Боларның табигате әле дә билгеле түгел.

Галимнәр өчен башка башваткычлар да бар. Ни өчен болар игътибарыбызга лаек? Бер билгеле белгеч һәм язучы: «Белмәгәннәребез белгәннәребездән күпкә артык. Минем өчен фән тормышы — гел соклану һәм гел догматизмны җиңүче ачышлар ясау»,— дип әйткән.

Әгәр дә сезгә фән Изге Язмаларны алыштыра ала һәм Аллаһының юклыгына ышандыра ала кебек тоела икән, менә нәрсә турында уйлап карагыз әле: иң көчле приборлар белән коралланган дөньяның иң башлы галимнәре галәмнең тамчысын гына белсә, белем диңгезен фән аңлата алмаганга гына бер дә уйламыйча кире кагу әллә акыллымы? Бер белешмәлекнең астрономия тарихы һәм үсеше турындагы бер озын мәкаләсендә менә нинди нәтиҗә ясала: «Астрономиягә 4 000 ел булса да, галәм турында белгәннәребез борынгы бабыллыларныкыннан шактый узмаган» («Encyclopedia Britannica»).

Йәһвә Шаһитләре һәрбер кешенең нәрсәгә ышанырга, ә нәрсәгә ышанмаска икәнен сайлау хокукын исәпкә ала. Без Изге Язмалардагы: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын»,— дигән принцип буенча эш итәргә тырышабыз (Филипиялеләргә 4:5). Без сезне фәннең Изге Язмалар белән ничек ярашканы һәм бер-берсен тулыландырганы турында белергә чакырабыз.

a Кайберәүләр Изге Язмаларда язылганнарга чиркәү тәгълиматлары аркасында ышанып бетми. Мәсәлән, чиркәү җирнең галәм үзәге булуына һәм Аллаһының дөньяны 24 сәгатьлек алты көн эчендә яратуына өйрәтә. ( «Изге Язмалар һәм расланган фәнни фактлар» дигән рамканы карагыз.)