Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Яхшы әти булу нәрсәне аңлата?

Яхшы әти булу нәрсәне аңлата?

 Әтинең роле нинди?

  •   Балагыз туганчы. Сезнең хәзер нинди ир булуыгыз тиздән нинди әти булачак икәнегезне күрсәтә. «Әтиләрнең роле мөһимме?» дигән китапта болай диелә: «Балага узган хатынына кирәк-яраклар сатып алырга булышучы, табибларга алып баручы, УЗИ аша баласын күргән һәм аның йөрәк тибешен тыңлаган әти, күрәсең, бала туганнан соң да хатыны һәм баласы белән вакыт үткәрәчәк» («Do Fathers Matter?»)

     «Мин хатынымның йөкле булуын бер үзе, ялгыз гына кичерүен бер дә теләмәдем. Шуңа күрә мин булдыра алганымча аңа ярдәм иттем. Без хәтта бала өчен бүлмәне бергә әзерләп куйдык. Баланың тууын көтү икебез өчен дә үзенә күрә аерым бер махсус вакыт булды» (Джеймс).

     Изге Язмалардагы принцип: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

  •   Балагыз тугач. Балагызны күтәреп йөртегез, аның белән уйнагыз, шулай итеп аның белән бәйләнеш булдыра алырсыз. Аны карауда да катнашыгыз. Сезнең, әти буларак, катнашуыгыз баланың үсешенә зур өлеш кертә. Андый бәйләнешләр булдырып, сез балагызның үзегез өчен кадерле булуын күрсәтәсез.

     «Балагыз дәрәҗәсенә төшегез. Аның белән уйнагыз. Үзегезне балаларча тотыгыз. Шуны истә тотыгыз, баланың мәхәббәт турындагы беренче тәэсирләре сездән, әти буларак, килә» (Ричард).

     Изге Язмалардагы принцип: «Балалар — Йәһвәдән килгән мирас, ана карынындагы бала — бүләк ул» (Зәбур 127:3, искәрмә).

  •   Балагыз үскәндә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әтиләре белән тыгыз бәйләнештә торган балалар мәктәптә яхшы укый, аларның эмоциональ яктан проблемалары аз була. Алар наркотиклар куллануга яки җинаять эшләрендә катнашуга сирәк очракта гына бирелүчән була. Балагыз белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерү өчен вакыт бүлеп куегыз.

     «Улымның сүзләре буенча, туган өйдән киткәч, аның иң сагынганы безнең машинада баргандагы я төшке аш вакытындагы сөйләшүләр булган. Кайбер иң мөһим сөйләшүләр мин гел көтмәгәндә килеп чыккан иде. Андый сөйләшүләр без вакытны бергә үткәргәнгә туды» (Деннис).

     Изге Язмалардагы принцип: «Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:15, 16).

 Әтинең ролен нәрсә үзенчәлекле итә?

 Гадәттә, аталар — гаиләне материаль яктан тәэмин итүче һәм физик яктан яклаучы итеп, ә аналар гаиләнең күбрәк эмоциональ ихтыяҗларын кайгыртучы итеп күрсәтелә (Канун 1:31; Ишагыя 49:15). Кайчак гаиләләрдә аналар аталарның кайбер рольләрен, а аталар аналарның кайбер рольләрен башкара. Шулай да, галимнәр әйтүенчә, аларның һәрберсе, ата да, ана да, баланы тәрбияләүгә үзенең уникаль өлешен кертә. a

 Гаилә белгече Юдит Валлерштейн бу фикерне раслаган үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ул яза: «Унике яшьлек кызымны машина бәргәч, ул үзе белән ашыгыч ярдәм машинасында әтисенең баруын теләде, чөнки ул аның җаваплылык алу сәләтенә күбрәк ышана иде. Ә соңрак, хастаханәдә, кызым миннән үзе янында көне буе утыруымны үтенде». b

 «Әти кеше гаиләгә билгеле бер дәрәҗәдә тотрыклылык һәм яклау кертә; әни кешегә исә бер үзенә шенә бу авыр бирелә. Шул ук вакыт әни кеше өйдә җылы мохит булдыра, чөнки кызгану белән тыңлый. Икесе дә, әти дә әни дә, бердәмлектә эш итә» (Даниэль).

 Изге Язмалардагы принцип: «Улым, атаңның үгет-нәсыйхәтен тыңла, анаңның күрсәтмәсен калдырма» (Гыйбрәтле сүзләр 1:8).

 Әтиләр һәм кызлары

 Әти буларак, сез кызыгызны ул ир-атлар тарафыннан нинди мөгамәләгә лаеклы икәнен өйрәтәсез. Моңа ул мондый ике яктан өйрәнә:

  •   Үз әнисенә сезнең мөнәсәбәтегезне күзәтеп. Хатыныгызны яратсагыз һәм хөрмәт итсәгез, кызыгыз булачак тормыш иптәшендә нинди сыйфатларны эзләргә кирәк икәнен күрәчәк (1 Петер 3:7).

  •   Сезнең үзенә мөнәсәбәтегезне күзәтеп. Кызыгызга хөрмәт күрсәтеп яшәсәгез, сез аны үзен хөрмәт итәргә өйрәтәсез. Ул башка ир-атлардан да үзенә шундый мөнәсәбәт көтәргә өйрәнә.

     Ә әти кеше һәрвакыт кызын тәнкыйтьләп торса, кызы үзен бернигә яраксыз итеп хис итә башлар. Бу аны башка ир-атларның хуплавын эзләргә этәрә ала, ә аларның аңа карата ниятләре бигүк яхшы да булмаска мөмкин.

     «Үз әтисенең яратуын һәм ярдәмен сизгән кыз яхшы ир булу өчен кирәкле сыйфатлары булмаган ир-атны яратмас» (Уэйн).

a Күп кенә аналар ирләрсез үз балаларын уңышлы гына үстергән.

b «Көтелмәгән аерылышу мирасы» китабыннан