Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Изге Язмадагы ачык һәм логик җаваплар мине канәгатьләндерде

Изге Язмадагы ачык һәм логик җаваплар мине канәгатьләндерде
  • ТУУ ЕЛЫ: 1948

  • ТУГАН ИЛЕ: ВЕНГРИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: ИҢ МӨҺИМ СОРАУЛАРГА ҖАВАП ЭЗЛӘГӘН

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Секе́шфехерварда (Венгрия) — тарихи вакыйгаларга бай якынча 1 000 еллык шәһәрдә туып үстем. Икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы ямьсез шәһәр җимереклекләре әле дә күз алдымда.

Кечкенә чагымда мин бабай белән әби тәрбиясендә үстем. Аларны — аеруча әбием Элизабетны искә төшергәндә, күңелем назлы хисләр белән тула. Әбием минем күңелемә Аллаһыга ышануны сеңдерде. Инде өч яшемдә мин кич саен аның артыннан дога сүзләрен кабатлый идем; бу доганы Раббы догасы яисә үрнәк дога дип атыйлар. Шулай да бу доганың мәгънәсен мин утызлар тирәсендә генә аңладым.

Әти-әнием үз йорты белән яшәргә теләделәр һәм көне-төне эшләделәр. Шуңа күрә минем турында балачакта бабай белән әби кайгыртты. Шулай да ике атнага бер тапкыр шимбә көнне бөтен гаилә өстәл артында бергә җыела иде. Андый мизгелләрне мин бик кадерли идем.

1958 елны әти-әниемнең хыялы тормышка ашты; алар өчебез өчен яңа йорт сатып алды. Ниhаять, мин әти-әнием белән бергә яши башладым! Шатлыгым чиксез иде. Әмма алты айдан соң шатлыгым кинәт бетте. Әтием рактан вафат булды.

Мин үземә урын таба алмыйча газапландым. «Аллаһы Тәгаләм, мин бит сине әтиемне коткарырга сорадым. Ул миңа бик кирәк. Ни өчен соң син үтенечемне үтәмәдең?» дип дога кылганымны әле дә хәтерлим. Мине: «Әтием кайда микән? Күккә киттеме яисә бөтенләйгә юкка чыктымы?» — дигән сораулар борчый иде. Мин әтиләре исән булган балалардан көнләшә идем.

Елдан-ел мин зиратка көн саен диярлек йөри идем. Әтиемнең кабере янына тезләнеп: «Аллаһы Тәгаләм, әтиемнең кая булуын белергә ярдәм итче»,— дип үтендем. Шулай ук тормыш мәгънәсе турында дога кылдым.

13 яшьтә мин немец телен өйрәнергә булдым. Чиксез күп һәм төрле немец басмаларыннан мин сорауларыма җавап табармын дип уйладым. 1967 елда мин Йена (ул вакытта Көнчыгыш Германиянең өлеше) шәһәренә укырга киттем. Анда мин немец фәлсәфәчеләрнең китапларын, аеруча тормыш мәгънәсе турында язылган китапларын йотлыгып укып чыктым. Кайбер кызык нәрсәләргә юлыксам да, язучыларның берсе дә «ачлыгымны» баса алмады. Шуңа күрә мин җавап табу турында алга таба да дога кылып тордым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

1970 елны мин Венгриягә кайттым, анда киләчәк хатыным Роза белән таныштым. Ул вакытта Венгриядә коммунизм режимы хөкем сөрә иде. Өйләнешүебездән соң озак вакыт узмастан без Австриягә күчендек. Тора-бара без Сиднейга (Австралия) күченергә теләдек, анда әниемнең бертуганы яши иде.

Австриядә мин эшне тиз таптым. Бер көнне хезмәттәшем: «Беләсеңме, синең сорауларыңа җавапны Изге Язмалардан табып була»,— дип әйтте. Ул миңа Изге Язмаларга нигезләнгән берничә китап бирде. Мин аларны йотлыгып укып чыктым. Күбрәк беләсе килгәнгә, мин бу китапларны нәшрият итүчеләргә — Йәһвә Шаһитләренә яздым һәм күбрәк әдәбият сорадым.

Өйләнешүебезгә бер ел тулгач, безнең янга Австриядәге бер яшь Йәһвә Шаһите килде. Ул мин сораган әдәбиятны китерде һәм миңа Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Белем алу теләгем булганга, без атнага ике тапкыр очраша идек, һәр «дәреснең» дәвамы якынча 4 сәгать иде!

Миңа Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмалар нигезендә өйрәткәннәре бик ошый иде. Алар миңа венгр телендәге Изге Язмаларымны ачып Аллаһының исеме Йәһвә икәнен күрсәткәч, мин ышанып бетмәдем. Чиркәүгә 27 ел йөрсәм дә, минем бер тапкыр да Аллаһы исемен ишеткәнем булмады. Изге Язмадагы ачык һәм логик җаваплар мине канәгатьләндерде. Мәсәлән, мин «Кеше үлгәч аның белән нәрсә була?» дигән сорауга җавапны белдем. Үлгән кеше каты йоклаучы сыман, бернәрсә дә белми һәм сизми (Вәгазьче 9:5, 10; Яхъя 11:11—15). Шулай ук мин Аллаһының җирне оҗмахка әйләндерергә вәгъдә иткәнен белдем. Инҗилдә: «Үлем... инде булмаячак»,— диелә (Ачылыш 21:3, 4). Мин әтиемне яңадан күрергә өметләнәм, чөнки оҗмахта, ягъни яңа дөньяда кешеләр «үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15).

Роза да Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Без рухи яктан тиз үстек һәм нибары ике ай эчендә бер басманы өйрәнеп чыктык! Без Шаһитләрнең Патшалык Залында үткән бер очрашуын да калдырмый идек. Йәһвә Шаһитләренең яратулары, ярдәм күрсәтүләре һәм бердәм булулары күңелебездә тирән эз калдырды (Яхъя 13:34, 35).

1976 елда безгә Роза белән Австралиягә керергә рөхсәт бирделәр. Күченгәч без шунда ук Йәһвә Шаһитләрен эзләп таптык. Алар арасында без үзебезне имин хис иттек. 1978 елны без үзебез Йәһвә Шаһитләре булып киттек.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Ниһаять, мин үземне озак борчыган сорауларыма җавап таптым. Йәһвә Аллаһыга якынлашкач, мин иң яхшы Атага ия булдым (Ягъкуб 4:8). Моннан тыш, мин үз әтиемне яңа дөньяда күрү өмете белән яшим. Бу өмет күңелемне җылыта (Яхъя 5:28, 29).

1989 елда без Роза белән Венгриягә кире кайтып, дини карашларыбыз турында дусларга, туганнарга һәм башка кешеләргә сөйләргә булдык. Без Изге Язмаларны өйрәнүен йөзләгән кеше белән үткәрдек! Бу кешеләрнең якынча җитмеше безгә Йәһвәгә хезмәт итүдә кушылды. Минем әнием дә алар арасында.

Сорауларыма җавап табарга теләп мин 17 ел буе дога кылдым. Шуннан соң инде 39 ел үтте, ә мин әле дә дога кылам. Ләкин хәзер мин: «Күктәге кадерле Атам, балачагымдагы сорауларыма җавап биргәнең өчен рәхмәт сиңа»,— дим.