Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ЙОСЫФ

«Төш юрау Аллаһы иркендә түгелме?»

«Төш юрау Аллаһы иркендә түгелме?»

ЙОСЫФ караңгы коридор буйлап бара. Кызуда каты эшләгәнгә, аның йөзеннән бөрчек-бөрчек тир тамчылары ага. Мисыр кояшы кыздырган төрмәдә әле генә ягылган мунчада шикелле эссе. Ул төрмәдәге һәр кирпечне, стенадагы һәр ярыкны белә төсле. Аның дөньясы төрмә эче белән чикләнә. Андагы кешеләр аны югары бәяләсә дә, ул барыбер тоткын булып кала.

Аның үз уйларында элекке тормышына — Хебрундагы кыялы тау битләрендә әтисенең көтүен көткән чакларга әллә ничә тапкыр әйләнеп кайтканы бар! 17 яшендә әтисе Ягъкуб аңа йөкләмә биреп берничә дистә километр ераклыкта урнашкан җиргә җибәргән. Әмма ул элеккечә иркенләп йөри алмый. Йосыфның абыйлары көнчелеккә һәм көчле нәфрәткә бирелеп аны коллыкка саткан. Ул Мисырга эләккән һәм башта Мисыр фиргавененең сарай хезмәтчесе Потифарда хезмәт иткән. Йосыф хуҗасы күзендә абруй казанган, әмма Потифарның хатыны яла яккач һәм үзен көчләүдә гаепләгәч, төрмәгә эләккән * (Тәүратның Яратылыш китабы, 37 һәм 39 нчы бүлекләр).

Йосыфка инде 28 яшь. Коллыкта, төрмәдә ул якынча ун ел үткәргән. Аның өметләре һич тә акланмаган. Кайчан да булса ул азат булырмы, үзенең картлык көненә җиткән яраткан әтисен һәм энесен Биньяминны яңадан күрерме? Бу төрмәдә ул ничә еллар утырыр?

Сезнең Йосыф кичергән хисләргә охшаш хисләр кичергәнегез бармы? Бәлки, сезнең яшьлек өметләрегез тормышка ашмагандыр. Ә бәлки, авырлыкларыгызның очы-кырые күренмидер. Алай булса, сез чыгу юлын яисә җитәрлек көч таба алмыйча интегәсездер. Йосыфның иманын үрнәк итеп тотыгыз. Ничек итеп? Әйдәгез, моны белик.

«РАББЫ ЙОСЫФНЫҢ ЯНЫНДА БУЛДЫ»

Йосыф Аллаһысы Йәһвәнең үзен беркайчан да калдырмаячагын белгән. Бу аңа бар авырлыкларга түзәргә көч өстәгән. Чит җирдә дә Йәһвә Йосыфны фатихалар өчен юллар тапкан. Тәүратта: «Раббы Йосыфның янында булды, мәрхәмәтен ирештереп, зинданбашы күңелендә Йосыфка карата рәхимле караш уятты»,— диелгән (Яратылыш 39:21—23). Йосыф тырышып эшләвен дәвам иткән, шуңа күрә Аллаһының аны фатихалар өчен нигезе булган. Йәһвә һәрвакыт Йосыф янында булган, бу Йосыфны бик юаткандыр!

Йәһвә Йосыфның үз гомерен төрмәдә үткәрүен теләгәнме? Йосыфка фаразлар кыласы гына калган, әмма ул, һичшиксез, күңелен Аллаһыга дога кылып бушаткан. Ярдәм еш кына көтмәгән яктан килә, Йосыфның очрагында да шулай булган. Бер көнне зинданда ыгы-зыгы күтәрелгән: фиргавеннең ике сарай хезмәтчесен — баш икмәкчесен һәм баш шәрабчысын төрмәгә утыртканнар (Яратылыш 40:1—3).

Тән сакчылары башлыгы Йосыфка шул ике тоткынга — элекке сарай хезмәтчеләренә хезмәт күрсәтү вазифасын йөкләгән *. Бер төнне бу ике тоткын ачык, серле төш күргән. Иртән Йосыф яннарына кергәч, аларның аптырашып утырганнарына игътибар иткән. Шуннан ул: «Бүген сезнең нигә чырайларыгыз бик боек?» — дип сораган (Яратылыш 40:3—7). Күрәсең, Йосыфның үзен йомшак тотуы аларны күңелләрен куркусыз бушатырга этәргән. Бу сөйләшүдән соң тормышы ничек үзгәрәчәген Йосыф хәтта күз алдына да китерә алмаган. Ләкин шул ике ир кешенең хәлен белешмәгән булса, бу сөйләшү булмас иде. Йосыф үрнәге өстеннән уйланып, без үз-үзебезгә: «Аллаһыга карата иманым башкаларга күрсәткән игътибарымнан күренәме?» — дигән сорау бирә алабыз.

Йосыф үзен башка тоткыннар белән йомшак тоткан һәм аларга хөрмәт күрсәткән

Бу ике тоткын үзләрен төнлә күргән төшләре борчыганын һәм бу төшләрнең мәгънәсен аңлатучы булмаганын сөйләгән. Мисырлылар төшләргә зур әһәмият биргән һәм төш юраучыларның тәэсирендә булган. Шәрабчы белән икмәкче үз төшләренең чыганагы Йосыф Аллаһысы Йәһвә икәнен белмәгән. Ә Йосыф белгән. Ул: «Төш юрау Аллаһы иркендә түгелме?» — дигән (Яратылыш 40:8). Йосыфның сүзләре Изге Язмаларны эчкерсез өйрәнүчеләр өчен әле дә әһәмиятле. Һәр иман итүче Йосыфтан үрнәк алып басынкылык күрсәтсә иде! Безгә Аллаһы сүзенең төгәл мәгънәсен аңлар өчен горурлыгыбызны басарга һәм Аллаһыга таянырга кирәк (1 Тисалуникәлеләргә 2:13; Ягъкуб 4:6).

Йосыф: «Миңа [төшләрегезне] сөйләгезче»,— дигән. Башта үз төшен шәрабчы сөйләгән. Ул чәчәк аткан өч ботаклы йөзем агачын күргән. Җимешләре өлгергәч, имеш ул сок чыгарып фиргәвеннең касәсенә салган. Йәһвәнең ярдәме белән Йосыф төшнең мәгънәсен шунда ук аңлаган. Ул шәрабчыга: «Өч ботак — ул өч көн; өч көннән фиргавен сине... элеккеге урыныңа кире кайтарачак»,— дигән. Өмет чаткысы шәрабчының йөзен яктырткан, һәм Йосыф аңардан: «Изгелек күрсәтеп, минем хакта фиргавенгә сүз җиткер»,— дип үтенгән. Ул үз иленнән урлап кителгәнен һәм зинданга бер сәбәпсез ябып куелганын әйткән (Яратылыш 40:9—15).

Йосыфның төшне яхшы юравын күреп икмәкче дәртләнеп киткән һәм Йосыфтан үз төшен дә аңлатып бирүен сораган. Төштә ул башы өстендә икмәк белән тулы өч үрмә кәрзин күргән. Бер кәрзиндәге ризыкны имеш чукып-чукып кошлар алып киткән. Аллаһы бу табышмакның мәгънәсен Йосыфка ачкан. Әмма икмәкченең шатланыр өчен сәбәбе булмаган. «Төшнең тәгъбире болай: өч кәрзин — ул өч көн; өч көннән фиргавен сине... югары күтәрәчәк — сине агачка асып куячак, күк кошлары исә чукып-чукып синең тәнеңдәге итне ашаячаклар»,— дип әйткән Йосыф (Яратылыш 40:16—19). Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре кебек, Йосыф та Аллаһының яхшы хәбәрләрен һәм хөкемнәрен кыюлык белән җиткергән (Ишагыя 61:2).

Өч көннән соң Йосыфның сүзләре тормышка ашкан. Фиргавен үз туган көнен бәйрәм иткән; бу бәйрәмне борынгы заманнарда Аллаһы халкы уздырмаган. Шунда ул үзенең ике хезмәтчесенә хөкем чыгарган. Ул баш икмәкчене агачка аскан, ә баш шәрабчыны, Йосыф аларга юраганча, элекке урынына кайтарган. Әмма бу ышанычсыз кеше, кызганычка каршы, Йосыф турында оныткан (Яратылыш 40:20—23).

«БУ МИНЕМ КОДРӘТЕМДӘ ТҮГЕЛ»

Ике ел узган (Яратылыш 41:1). Йосыфны бу вакыт эчендә әллә нинди уйлар борчыгандыр! Йәһвә аңа шәрабчы белән икмәкченең серле төшләренең мәгънәсен ачкач, аның күңелендә өмет тугандыр. Бәлки, ул көн саен шул өмет белән уянгандыр һәм бу көн аның иреккә чыгу көне булыр дип өметләнгәндер. Көннәр артыннан айлар, айлар артыннан еллар уза барган, ләкин төрмә тормышында бер нәрсә дә үзгәрмәгән. Бу ике ел Йосыф өчен аеруча авыр булган. Шулай да ул һәрвакыт Аллаһысына — Йәһвәгә таянган. Өметсезлеккә бирелер урынына, ул түземлелек күрсәткән һәм бар сынауларны кичереп көчлерәк булып киткән (Ягъкуб 1:4).

Бу авыр көннәрдә һәрберебезгә түземлелек күрсәтү мөһим. Авырлыкларыбызны кичереп чыгар өчен, безгә кыюлык, сабырлык һәм җан тынычлыгы кирәк. Боларны безгә Аллаһы Тәгалә генә бирә ала. Йосыфка булышлык күрсәткән кебек, ул безгә дә төшенкелеккә бирелмичә өметебезгә тотынып яшәргә ярдәм итәр (Римлыларга 12:12; 15:13).

Бәлки, шәрабчы Йосыф турында оныткандыр, әмма Йәһвә аны һәрвакыт истә тоткан. Бер төнне фиргавен Аллаһыдан ике сәер төш күргән. Берсендә патша Нил елгасыннан башта көр-симез җиде сыер, ә алар артыннан гәүдәгә бик тә ябык җиде сыер чыкканын күргән. Ябык сыерлар симезләрен ашаган. Шуннан соң фиргавен төштә бер сабактан тук-симез орлыклы җиде башак үсеп чыкканын күргән. Ләкин ач орлыклы, көнчыгыш җилләреннән тәмам куырылып беткән җиде башак үсеп чыккан да, әлеге тук-симез орлыклы башакларны йотып-ашап бетергән. Иртән уянгач фиргавеннең бөтен җаны-рухы тынычсызланган. Ул Мисырның барлык акыл ияләрен, тәгъбирчеләрне чакыртып аларга үзенең төшләрен аңлатып бирергә кушкан. Ләкин беркем дә аңлатып бирә алмаган (Яратылыш 41:1—8). Ни өчен? Сәбәбе билгесез: бәлки, алар бер фикергә килә алмагандыр, ә бәлки, аптырашта калгандыр. Һәрхәлдә, фиргавен җавапсыз калган, ә аның бу табышмакны шулкадәр аңлыйсы килгән.

Ниһаять, шәрабчы Йосыфны искә төшергән! Ул вөҗдан газабы кичерә башлаган һәм фиргавенгә төрмәдә утыручы бер яшь гаҗәеп егет турында әйткән. Ул аңа бу егетнең ике ел элек үзенең һәм икмәкченең төшен төгәл юраганын сөйләгән. Фиргавен шунда ук Йосыфны төрмәдән чакырткан (Яратылыш 41:9—13).

Фиргавеннең хәбәрчеләре патша әмерен җиткергәч Йосыфны нинди уйлар борчыганын күз алдыбызга китерик. Ул тиз генә киемен алмаштырган, кырынган һәм, күрәсең, мисырлыларның йоласы буенча чәчен пеләшкә алдырган. Йосыф, һичшиксез, Йәһвәдән патша белән очрашуны фатихаласын дип ялварып сораган! Тиздән ул бай патша сараена фиргавен алдына килеп баскан. Тәүратта болай дип әйтелә: «Фиргавен аңа болай диде: „Мин бер төш күрдем, әмма аны юрап аңлатырдай кеше юк. Ә синең турыда, төшләрне ишетүгә үк юрый белә, диләр“». Йосыфның җавабыннан басынкы булуы һәм үз Аллаһысына ышануы күренгән. «Бу минем кодрәтемдә түгел. Фиргавенгә хәерле җавапны Аллаһы Үзе ирештерер»,— дигән ул (Яратылыш 41:14—16).

Йосыф басынкылык белән фиргавенгә: «Бу минем кодрәтемдә түгел»,— дигән

Йәһвә басынкы, тугры кешеләрне ярата, шуңа күрә аның төшне акыл ияләренә һәм тәгъбирчеләргә түгел, ә Йосыфка ачканына гаҗәпләнәсе юк. Йосыф фиргавен күргән ике төшнең бер мәгънәле булуын аңлаткан. Бер үк хәбәрне ике тапкыр кабатлап Йәһвә бу хәбәрнең «хак булуын» күрсәткән. Ул аны, һичшиксез, гамәлгә ашырачак. Симез сыерлар һәм тук башаклар — ул Мисырдагы җиде ел муллык чоры, ә ябык сыерлар һәм ач орлыклы башаклар муллык чорыннан соңгы җиде ел кытлык буласын белдергән. Кытлык чоры шулкадәр авыр булачак, элекке муллык онытылачак (Яратылыш 41:25—32).

Фиргавен Йосыфның төшне төгәл юраганын аңлаган. Әмма нәрсә эшләп була соң? Йосыф билгеле чаралар күрергә тәкъдим иткән. Фиргавенгә, «зирәк акыллы бер адәм» табып, аны Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп куярга кирәк булган. Ул шул муллык елларында һәртөрле икмәктән җыелган азык-төлекне амбарларга туплап аны җиде еллык кытлык чорында мохтаҗлар ихтыяҗына кулланырга тиеш булган (Яратылыш 41:33—36). Йосыфның андый эшне башкарыр өчен җитәрлек осталыклары һәм сәләтләре булган, ләкин ул үзен тәкъдим итмәгән. Андый фикер аның башына да килмәгән, чөнки ул үз-үзенә түгел, ә басынкы булып Аллаһыга таянган. Йәһвәгә чын күңелдән ышансак, без үзебезгә чиктән тыш игътибар җәлеп итеп үзебезне тәкъдим итәргә тырышмабыз. Барысын да Йәһвә кулына тапшыруыбыз үзебезне кирәкмәгән борчылудан саклар.

«МОНДЫЙ КЕШЕНЕ ТАГЫН КАЯН ТАБАРГА МӨМКИН?!»

Фиргавен һәм аның бар хезмәтчеләре Йосыфның тәкъдиме акыллы булуын абайлаган. Шулай ук патша Йосыфның акыллы сүзләре Аллаһыдан булганын аңлаган. Ул сарайдагы хезмәтчеләренә: «Аллаһының Рухын үзендә йөрткән мондый кешене тагын каян табарга мөмкин?!» — дигән. Ә Йосыфка ул: «Аллаһы сиңа боларның һәммәсен ачып биргән икән, димәк, синдәй зирәк акыллы адәм бүтән юктыр... Син минем ил-йортымның идарәчесе булырсың. Бөтен халкым синең сүзне тыңлап эш итәр. Синнән тик минем тәхетем генә бөегрәк булыр»,— дип әйткән (Яратылыш 41:38—41).

Фиргавен үз сүзен тоткан. Тиздән Йосыфка югары сыйфатлы җитен кием кидергәннәр. Фиргавен аңа мөһерле йөзек, алтын чылбыр муенса һәм патша арбасын биргән. Ул Йосыфка ил буйлап йөреп үзенең планнарын тормышка ашырыр өчен чиксез хокуклар тапшырган (Яратылыш 41:42—44). Шулай итеп, бер көн эчендә генә Йосыф төрмәдән сарайга эләккән. Иртән түбән дәрәҗәле тоткын булып уянса, кич көне фиргавеннән соң икенче кеше булып йокларга яткан. Шик тә юк, Йосыфның Йәһвә Аллаһыга иманы мул фатихалар китергән! Йәһвә үз хезмәтчесенең күп еллар буе нахакка күргән газапларына игътибар иткән. Ул бу авырлыкларны кирәк чакта һәм кирәгенчә хәл иткән. Йәһвәнең Йосыф күргән зыянны төзәтәсе генә түгел, ә шулай ук булачак Исраил халкын саклап каласы килгән. Ул ничек эш иткән? Моны без шушы рубриканың берәр мәкаләсеннән белербез.

Әгәр дә сез авыр шартларга эләксәгез, мәсәлән, күп еллар гаделсезлектән интексәгез, бирешмәгәз. Йосыфның үрнәген исегезгә төшерегез. Ул һәрвакыт игелекле, басынкы, түземле булган һәм Аллаһыга иман иткән. Йәһвә аны, һичшиксез, үз вакытында фатихалаячак!

^ 4 абз. «Сез Аллаһы өчен мөһимме?» һәм «Шайтан чыннан да бармы?» дигән брошюралардагы «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән мәкаләләрне карагыз.

^ 10 абз. Борынгы мисырлылар якынча 90 төрле икмәк пешергән. Шулай итеп, фиргавеннең баш икмәкчесе мөһим кеше булган. Ә баш шәрабчысы берничә хезмәтче белән җитәкчелек иткән. Алар фиргәвенгә бирелгән шәрабның һәм, бәлки, сыраның югары сыйфатлы булуы турында кайгырткан. Кешеләр еш кына фиргавенгә каршы интрига һәм хәйлә корганга, бу хезмәтчеләр берәрсе патшаны агуламасын дип эчемлекләрне тикшергән. Гадәттә, шәрабчы патшаның якын киңәшчесе булган.