Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күңел ачу индустриясе спиритизм белән бәйле темаларны һәм персонажларны сокланырлык итеп күрсәтсә дә, безгә моның куркынычлы икәнен белергә кирәк

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ТАБИГАТЬТӘН ӨСТЕН КӨЧ КАЙДАН КИЛӘ?

Изге Язмаларда спиритизм турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда спиритизм турында нәрсә әйтелә?

КҮПЛӘР табигатьтән өстен нәрсәләр һәм спиритизм белән бәйле һәрнәрсәгә шикләнеп карый. Алар моны я ялган, я киноиндустрия сценаристлары иҗатының җимеше дип саный. Әмма Изге Язмалардагы караш икенче төрле. Анда спиритизмга кагылышлы ачык кисәтүләр язылган. Мәсәлән, Канун 18:10—13 тә болай диелә: «Синең араңда... күрәзәчелек итүче, сихерчелек кылучы, фал ачучы, башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга я багучыга баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын». Ни өчен? «Чөнки шулай эшләүче һәркем Йәһвә өчен җирәнгеч... Аллаһың Йәһвә алдында саф бул».

Ни өчен Изге Язмалар спиритизмның бар төрләрен катгый хөкем итә?

ҖИРӘНГЕЧ БАШЛАНГЫЧ

Изге Язмаларда Аллаһы җирне булдырганчы күп еллар алдан миллионлаган рухи затларны, ягъни фәрештәләрне барлыкка китергән диелә (Әюп 38:4, 7; Ачылыш 5:11). Шул фәрештәләрнең һәрберсе ихтыяр ирегенә ия булган. Алар я яхшылык, я яманлык сайлый алган. Аларның кайберләре Аллаһыга каршы фетнә күтәрергә булган һәм күктәге урыннарын, җирдә бәла-каза китерер өчен, ташлап киткән. Нәтиҗәдә, җир «җәбер-золым белән тулган» (Яратылыш 6:2—5, 11; Яһүд 6).

Изге Язмаларда шул явыз фәрештәләр көчле йогынтыга ия һәм миллионлаган кешене юлдан яздыра дип язылган (Ачылыш 12:9). Алар хәтта кешеләрнең киләчәкне белергә табигый теләкләреннән файдалана (1 Ишмуил 28:5, 7; 1 Тимутигә 4:1).

Әлбәттә, табигатьтән өстен кайбер көчләр кешеләргә ярдәм иткән кебек тоела (2 Көринтлеләргә 11:14). Чынлыкта исә, явыз фәрештәләр аларның акыл күзләрен, Аллаһы турындагы хакыйкатьне аңламасыннар өчен, сукырайтырга тырыша (2 Көринтлеләргә 4:4).

Шуңа күрә, Изге Язмалар буенча, явыз рухлар белән элемтәгә керү зыянсыз күңел ачу түгел. Менә ни өчен Гайсәнең шәкертләре булырга теләүчеләр андый эшләр турында хакыйкатьне белгәч, «сихерчелек белән шөгыльләнүчеләре», хәтта акча ягыннан шактый зыян күрсәләр дә, «үз төргәкләрен җыеп... яндырган» (Рәсүлләр 19:19).

«Сихерчелеккә ышанучы үсмер кызларның саны үсә бара. Моңа телевидениедә, фильмнарда һәм китапларда тылсымчы хатыннарның чибәр һәм таң калдыргыч итеп сурәтләнүе тәэсир итә булса кирәк» («Gallup Youth Survey, 2014»)

Шул рәвешчә, бүген дә күпләр спиритизм белән бәйле эшләрдә һәм күңел ачуларда катнашмаска булган. Мәсәлән, Марияга * 12 яшь булганда ул кайбер киләчәк вакыйгаларны һәм куркынычларны алдан әйтә алган кебек тоелган. Ул үз сыйныфташлары өчен багу карталары салган һәм, әйткәннәре чынга ашканга, оккультизмга бирелгән.

Мария моны Аллаһыдан бирелгән бүләк — кешеләргә ярдәм итү сәләте дип уйлаган. «Әмма мине бер нәрсә борчый иде,— дип таный ул.— Мин башкалар өчен генә карта сала идем, ә үзем өчен, киләчәгемне беләсем килсә дә, сала алмый идем».

Җавабы булмаган күп кенә сораулардан аптырап, Мария Аллаһыга дога кылган, ә соңрак аңа Йәһвә Шаһитләре килгән, һәм ул алар белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Изге Язмалардан Мария үзенең киләчәкне әйтеп бирү сәләте Аллаһыдан түгел икәнен аңлаган. Ул шулай ук Аллаһының дусты булырга теләүчеләр спиритизм белән бәйле бөтен нәрсәдән арынырга тиеш икәнен аңлаган (1 Көринтлеләргә 10:21). Ул нәрсә эшләгән? Мария оккультизм белән бәйле бар әйберләрен һәм китапларын ташлаган. Ул хәзер Изге Язмалардан белгән төгәл хакыйкатьләрне башкаларга сөйли.

Майкл яшүсмер чагында табигатьтән өстен персонажлар турында фантастик китапларны йотлыгып укыган. «Мин хыялый дөнья белән танышып йөргән яшьтәш геройлар турында укып, үземне алар урынында күз алдына китерә идем. Бу миңа ошый иде»,— дип әйтә ул. Әкренләп Майкл сихер һәм Шайтан белән бәйле йолалар турындагы китапларны укырга һәвәсләнеп киткән. «Кызыксыну аркасында минем андый нәрсәләр белән бәйле китаплар укырга һәм фильмнар карарга теләгем туды»,— дип таный ул.

Әмма Майкл Изге Язмалардан нәрсә укырга, ә нәрсә юк икәнен җентекләп тикшерергә кирәклеген аңлаган. «Мин спиритизм белән бәйле бар нәрсәнең исемлеген төзедем һәм барлык бу нәрсәдән арындым,— дип әйтә ул.— Мин мөһим сабак алдым. Изге Язмаларда, 1 Көринтлеләргә 10:31 дә: „Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез“,— диелә. Мин хәзер берәр нәрсә укыр алдыннан үземнән: „Монда Аллаһыны хурлаган берәр нәрсә бармы“,— дип сорыйм. Булса, аны укымыйм».

Изге Язмалар яктырткыч итеп сурәтләнә, һәм бу бик тә урынлы. Аллаһы Сүзе — спиритизмның чынлыкта нәрсә икәнен фаш итүче үзенә күрә бер белем бирү чыганагы (Зәбур 119:105). Алай гына да түгел, Изге Язмаларда явыз рухларның тәэсиреннән азат дөнья турында гаҗәеп вәгъдә бар. Моның кешелеккә тәэсире чиксез булачак. Мәсәлән, Зәбур 37:10, 11 дә болай диелә: «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак, торган урыннарына карарсың, ә алар анда булмас. Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак».

^ 10 абз. Бу мәкаләдәге исемнәр үзгәртелгән.