Төп мәгълуматка күчү

Җеннәр чыннан да бармы?

Җеннәр чыннан да бармы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе, бар. Җеннәр — «гөнаһ кылган фәрештәләр». Алар Аллаһыга каршы фетнә күтәргәннәр (2 Петер 2:4). Беренче булып җеннәр сафына Шайтан Иблис баскан. Изге Язмаларда ул «җеннәр башлыгы» дип атала (Маттай 12:24, 26).

Нух көннәрендә булган фетнә

 Изге Язмаларда Нух көннәрендәге Туфан алдыннан фәрештәләрнең фетнәсе турында болай дип әйтелә: «Ул вакытта фәрештәләр җирдәге кызларның чибәр булуларына игътибар итеп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап ала башлады» (Яратылыш 6:2). Шул явыз фәрештәләр күктәге «үзләренең торакларын ташлап киткән» һәм җирдәге хатыннар белән якынлык кылыр өчен үзләренә кеше тәннәре булдырган (Яһүд 6).

 Туфан килгәч, фетнә күтәргән шул фәрештәләр кеше тәннәрен калдырып күккә кайтканнар. Ләкин Аллаһы аларны үз гаиләсеннән куып чыгарган. Алар үзләренә кеше тәне башка булдыра алмый. Бу аларга бирелгән җәзаның бер өлеше (Эфеслеләргә 6:11, 12).