Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларны өйрәнү программасы турындагы сораулар

Изге Язмаларны өйрәнү программасы турындагы сораулар

 Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?

 Укытучыгыз сезгә Изге Язмалар белән темалап танышырга булышыр. «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән интерактив өйрәнү ярдәмендә сез әкрен-әкрен Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен һәм бу сезгә ничек булыша алганын белерсез. Күбрәк белер өчен, киләсе видеоны карагыз.

 Өйрәнү түләүлеме?

 Юк. Йәһвә Шаһитләре Гайсә үз шәкертләренә биргән күрсәтмәгә буйсына: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез» (Маттай 10:8). Сезгә Изге Язмалар китабы һәм «Мәңге шатланып яшәгез!» басмасы өчен дә түлисе юк.

 Программа күпме дәвам итә?

 Тулы программа 60 дәрестән тора. Программаны никадәр тиз үтәчәгегезне үзегез сайлый аласыз, ләкин күпләргә атнага бер я күбрәк дәресне үтү ошый.

 Башлар өчен, нәрсә эшләргә?

  1.  1. Онлайн заявканы тутырыгыз. Үзегез турындагы мәгълүматны без берәр Йәһвә Шаһите сезнең белән элемтәгә керә алсын өчен генә кулланырбыз.

  2.  2. Укытучы сезнең белән элемтәгә керер. Укытучыгыз Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен аңлатыр һәм сорауларыгызга җавап бирер.

  3.  3. Ничек өйрәнәчәгегезне укытучыгыз белән хәл итегез. Өйрәнүне йөзгә-йөз очрашып, телефон, видеоконференция я почта аша үткәреп була. Өйрәнү, гадәттә, бер сәгать бара, ләкин, шартларыгызга карап, моңа азрак я күбрәк вакыт багышлап була.

 Башта бер өйрәнеп карасам гына буламы?

 Әйе. Моның өчен, онлайн заявканы тутырыгыз. Укытучы сезнең белән элемтәгә кергәч, аңа Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчы бер өйрәнеп карарга теләгәнегез турында әйтегез. Ул сезгә «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюраны бирер. Бу брошюрада өч кереш дәрес бар.

 Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашсам, мине Йәһвә Шаһите булып китәргә мәҗбүр итмәсләрме?

 Юк. Йәһвә Шаһитләре кешеләрне Изге Язмалар турында өйрәтергә яратса да, без беркайчан да кешеләрне үз динебезгә кушылырга мәҗбүр итмибез. Кешене Изге Язмалар белән таныштырганда, без аның сайлау хокукын хөрмәт итәбез (1 Петер 3:15).

 Мин үз Изге Язмаларымны куллана аламмы?

 Әйе, сез Изге Язмаларның теләсә нинди тәрҗемәсен куллана аласыз. Үзебезгә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н куллану ошаса да (бу төгәл һәм аңлаешлы тәрҗемә), без күпләрнең башка тәрҗемәгә ияләшкәнен аңлыйбыз.

 Мин башка кешеләрне өйрәнүгә чакыра аламмы?

 Әйе. Сез бөтен гаиләгезне я дусларыгызны өйрәнүгә кушылырга чакыра аласыз.

 Үткәндә Йәһвә Шаһитләре белән инде өйрәнгән булсам, мин өйрәнүне яңадан башлый аламмы?

 Әйе. Мөгаен, хәзерге программа сезгә күбрәк ошар, чөнки ул заманча кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып үзгәртелгән. Бу программага күп видеороликлар өстәлгән һәм ул интерактив рәвештә үтә.

 Изге Язмаларны укытучысыз өйрәнеп буламы?

 Әйе. Укытучы белән өйрәнү уңышлырак булса да, кайберәүләр башта үзләре генә Изге Язмаларны өйрәнергә тели. «Изге Язмаларны өйрәнү кораллары» битендә сез Изге Язмаларны өйрәнер өчен түләүсез басмаларны табарсыз. Менә аларның кайберләре:

  •   Изге Язмаларны онлайн-өйрәнү (кайбер телләрдә генә бар). Бу интерактив дәресләр иң мөһим сорауларга җавап табарга булыша, мәсәлән: Аллаһы кем ул? Ни өчен без газап чигәбез? Аллаһы кайчан да булса газапларны бетерерме?

  •   Видеороликлар. Бу кыска видеодәресләрдә Изге Язмаларның төп хакыйкатьләре аңлатыла.

  •   Рухи сорауларга җавап. Бу мәкаләләрдә күп төрле сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән җаваплар бирелә.

  •   Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма. Изге Язмалардагы киң билгеле шигырьләрнең һәм фразаларның чын мәгънәсен белегез.