Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ДОГА КЫЛУ ФАЙДА КИТЕРӘМЕ?

Ни өчен Аллаһы безне дога кылырга чакыра?

Ни өчен Аллаһы безне дога кылырга чакыра?

Аллаһы ярдәм кулын суза

Кешеләр үзара дуслык үстерер өчен аралаша. Аллаһы да безне үзе белән аралашырга һәм якын дус булырга чакыра. Ул: «Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын»,— дип әйтә (Ирмия 29:12). Аллаһы белән сөйләшкәндә, сез Аллаһыга якынлашырсыз, «ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8). Аллаһы Сүзе безне шуңа ышандыра: «Чынлык белән ялварып чакыручыларның барсына да Ходай якын» (Зәбур 144:18). Күбрәк дога кылган саен, Аллаһы белән дуслыгыбыз да үсәчәк.

«Чынлык белән ялварып чакыручыларның барсына да Ходай якын» (Зәбур 144:18).

Аллаһы сезгә булышырга тели

Гайсә пәйгамбәр болай дигән: «Кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? Яки балык сораса, елан бирер? Шуңа күрә сез... балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Атагыз үзеннән сораучыларга яхшы нәрсәләрне бигрәк тә бирәчәк!» (Маттай 7:9—11) Әйе, Аллаһы сезне дога кылырга чакыра, «чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7). Ул сезне үзенә шәхси проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә өнди. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Филипиялеләргә 4:6).

Кешеләрнең рухи ихтыяҗлары бар

Психологлар йөзләгән миллион кешеләрнең дога кылырга мохтаҗ булуларын күргән. Бу санга хәтта кайбер атеистлар белән агностиклар да керә. * Бу факт кешеләрнең рухи ихтыяҗлар белән барлыкка китерелүен раслый. Гайсә: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле»,— дигән (Маттай 5:3). Аллаһы белән регуляр рәвештә аралашып, без бу ихтыяҗыбызны канәгатьләндерә алабыз.

Аллаһының дога кылырга чакыруын кабул итсәк, бу безгә нинди файда китерер?

^ 8 абз. 2012 елда үткәрелгән бер тикшерү буенча, Кушма Штатларда атеистлар я агностикларның 11 проценты ким дигәндә айга бер тапкыр дога кыла (Pew Research Center).