Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының кайгыртуы һәм сез

Аллаһының кайгыртуы һәм сез

Аллаһы безне искиткеч сәләт белән барлыкка китергән: безнең тәнебез үзеннән-үзе савыга ала. Сәламәт кеше киселсә, тырналса я кадалса, аның тәнендә, «кечкенә я зур җәрәхәтләрне төзәтү өчен, катлаулы процесслар башлана» (Джонс Хопкинс университетының медик тикшеренүләр үзәге). Организм шунда ук кан агымын туктатырга, кан тамырларын киңәйтергә, яраны төзәтергә һәм тән тукымаларын ныгытырга тотына.

УЙЛАП КАРАГЫЗ: әгәр дә Аллаһы Тәгалә организмыбызны физик яраларны төзәтә алырлык итеп булдырган икән, әллә ул безгә эмоциональ яралардан да төзәлергә булышмасмы? Мәдхия җырлаучы язганча, «яралы күңеллеләрне ул савыктыра, аларның яраларын бәйли» (Зәбур 147:3, искәрмә). Сез эмоциональ травма я кайгы аркасында газап чиксәгез, Йәһвәнең бүген һәм киләчәктә сезнең яраларыгызны бәйләячәгенә ышанып буламы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА АЛЛАҺЫНЫҢ МӘХӘББӘТЕ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Аллаһы болай дип вәгъдә итә: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен» (Ишагыя 41:10). Йәһвәнең үзен кайгыртачагы турында белгәндә, кеше җан тынычлыгы сизә һәм аның төрле сынауларны кичереп чыгар өчен җитәрлек көче була. Рәсүл Паул андый эчке тынычлыкны «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» дип атаган. Ул шулай ук болай дигән: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:4—7, 9, 13).

Изге Язмалар Йәһвәнең киләчәккә кагылышлы вәгъдәләренә ышанычыбызны ныгыта. Мәсәлән, Ачылыш 21:4, 5 тә (бу өзек киләсе биттә китерелә) Аллаһының нәрсә эшләячәге һәм бу вәгъдәгә ни өчен ышанып була икәнлеге турында әйтелә.

  • «Ул аларның [кешеләрнең] һәр күз яшен сөртәчәк». Йәһвә бар газапларны һәм кайгыларны, шул исәптән кемгәдер кечкенә булып күренгәннәрне, бетерәчәк.

  • Күктәге «тәхеттә Утыручы» Чиксез Кодрәт Иясе, Патша буларак, үз хакимлеген газапларны юк итәр өчен һәм безгә тиешле ярдәм күрсәтер өчен кулланачак.

  • Йәһвә үз вәгъдәләренең «ышанычлы һәм хак» булуына гарантия бирә. Үз вәгъдәләрен үтәмәсә, ул инде хак Аллаһы дип атала алмас иде.

«„Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте“. Шунда тәхеттә Утыручы: „Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам“,— диде һәм: „Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак“,— дип өстәде» (Ачылыш 21:4, 5).

Физик галәм дә, Изге Язмалар да күктәге Атабызның сыйфатларын ачыклый. Иҗади эшләр, бер сүз дәшмәстән, Аллаһы — якын Дустыбыз икәнен күрсәтә, ә Изге Язмалар безне ачыктан-ачык чакыра: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8). Рәсүлләр 17:27 дә: «Ул бит һәрберебезгә якын»,— дип әйтелә.

Аллаһыны белер өчен вакыт бүлеп куйганда, аның «сезнең хакта кайгырта» икәнлегенә ышанычыгыз үсә барыр (1 Петер 5:7). Андый ышаныч сезгә нинди файда китерер?

Япониядә яшәүче Тору мисалын карап чыгыйк. Әнисе дини булса да, Тору «якудза» дигән явыз япон мафиясенә кушылган. Ул болай дип сөйли: «Аллаһы мине нәфрәт итә һәм тирә-ягымдагы кешеләрнең, аеруча якыннарымның, үлеме — минем өчен җәза, дип уйлаган идем мин». Тору әйтүе буенча, начар дуслары һәм алар арасында хөкем сөргән рух аркасында, ул «каты күңелле, кансыз кеше» булып киткән. Үз максаты турында ул болай дип искә төшерә: «Мин, үземнән данлыклырак кешене үтереп, яшь килеш үләргә һәм шулай итеп дан казанырга теләгән идем».

Шулай да үз хатыны Ханна белән бергә Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, Тору үз тормышында һәм карашында кискен үзгәрешләр ясаган. «Ирем көннән-көн үзгәрә барды»,— дип сөйли Ханна. Хәзер Тору, һич тә шикләнмичә, болай ди: «Аллаһы чыннан да һәрберебез турында кайгырта. Ул беркемнең дә үлүен теләми, ә эчкерсез тәүбә иткән кешеләрне кичерергә әзер. Без беркемгә дә сөйли алмаганны һәм Аллаһыдан башка беркем дә аңлый алмаганны аңа сөйли алабыз. Иң якын киләчәктә Йәһвә бар авырлыкларны, кайгыларны һәм газапларны юк итәчәк. Инде хәзер ул безгә искиткеч рәвештә ярдәм итә. Түбәнсетелгән чагыбызда ул безне онытмый һәм кайгырта» (Зәбур 136:23).

Әйе, Аллаһы бар газапларны юк итәргә һәм бар күз яшьләребезне сөртергә сәләтле һәм тиздән моны эшләячәк тә. Тору мисалыннан күренгәнчә, моны белү киләчәккә өмет бирә һәм инде хәзер тормышыбызны яхшырта. Һичшиксез, газап тулы дөньяда яшәсәк тә, Аллаһының яратуы һәм кайгыртуы сезгә файда китерә ала.