Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез... кадерлерәк» (МАТТАЙ 10:31)

Аллаһы сезгә игътибар итәме?

Аллаһы сезгә игътибар итәме?

КЕШЕ ТАБИГАТЕ НӘРСӘ КҮРСӘТӘ?

Яңа туган бала өчен тормышының беренче 60 минуты — бик әһәмиятле вакыт. Ни өчен? Чөнки ул вакытта яңа туган баланың үз әнисе белән якында булуы аның үсешенә нык тәэсир итә *.

Ни өчен әни үзенең яңа туган баласы турында назлап кайгырта? Джаннет Креншо исемле профессор бер журналда язганча, «ана кеше үзенең баласына кагылганда, караганда һәм аны имезгәндә, [окситоцин гормонының дәрәҗәсе үскәнгә күрә] аның баласына карата хисләре көчәя». Шул ук вакытта бүленеп чыга торган башка бер гормон «әнине үз баласы турында кайгыртырга этәрә» һәм аның белән бәйләнешләрен ныгыта («The Journal of Perinatal Education»). Ни өчен бу факт игътибарга лаек?

Ана белән бала арасындагы тыгыз бәйләнешләрне безнең кайгыртучан Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһы * булдырган. Давыт патша Аллаһыны үзен «әнкәй карыныннан» чыгарганы өчен һәм «әнкәй күкрәгендә» имин саклаганы өчен мактаган. «Тумыштан ук мин Синең иркеңә тапшырылганмын, карыннан туганда ук, Син — минем Аллам!» — дип дога кылган ул (Зәбур 21:10, 11, Изге Язма, 2015 [22:9, 10, ЯД]).

УЙЛАП КАРАГЫЗ: ана кеше үз баласын назлап кайгыртсын өчен, Аллаһы шундый катлаулы процесслар булдырган икән, әллә Аллаһы үзенең «сөекле балалары» белән, һәрберебез белән кызыксына дигән нәтиҗә ясау дөрес булмас идеме? (Эфеслеләргә 5:1)

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА АЛЛАҺЫНЫҢ КАЙГЫРТУЫ ТУРЫНДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Гайсә Мәсих Аллаһы Тәгаләне башкаларга караганда яхшырак белә. Аллаһы турында өйрәткәндә, ул болай дигән: «Ике чыпчык бер тиенгә сатыла түгелме соң? Шулай да аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак. Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит. Шуңа күрә курыкмагыз. Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк» (Маттай 10:29—31).

Бик азлар гына күргән һәрбер кечкенә кошка игътибар итә, ә һәрберсенең җиргә төшкәнен күрү турында әйтәсе дә юк. Күктәге Атабыз исә аларның һәрберсенә игътибар итә! Әмма кеше аның өчен кошлардан да — хәтта күп кошлардан да кадерлерәк. Безнең өчен нинди сабак? «Курыкмагыз», Аллаһы сезгә игътибар итә. Ул сезнең белән эчкерсез кызыксына!

Аллаһы иминлегебез белән кызыксына һәм безне кайгыртып күзәтә

Изге Язмалардагы ышандырулар

  • «Йәһвәнең күзе җитмәгән җир юк, ул яманнарны да, яхшыларны да күзәтә» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 15:3).

  • «Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ярдәм сорап ялваруларын ишетә» (ЗӘБУР 34:15).

  • «Мин синең тугры мәхәббәтеңә чиксез куанырмын, чөнки син кайгы-хәсрәтемне күрдең, син ачы газабымны беләсең» (ЗӘБУР 31:7).

«МИҢА ЙӘҺВӘ ҮЗЕМНЕ ЯРАТМЫЙ... КЕБЕК ТОЕЛДЫ»

Аллаһы иминлегебез белән кызыксына һәм безне кайгыртып күзәтә икәнен белсәк, бу тормышыбызга тәэсир итәрме? Һичшиксез. Англиядә яшәүче Ханна * болай ди:

«Бик күп тапкыр миңа Йәһвә үземне яратмый һәм догаларыма җавап бирми кебек тоелды. „Бу иманым җитмәгәнгә күрә шулай. Мин мөһим түгел, шуңа күрә ул мине җәзалый һәм миңа ваемсыз“,— дип уйлый идем мин. Мин үземне Аллаһыга кирәксез итеп сизә идем».

Хәзер исә Ханна Йәһвәнең үзенә игътибарлы булуына һәм аның мәхәббәтенә шикләнми. Ни өчен? «Фикер йөртүем әкренләп үзгәрә барды,— дип әйтә ул.— Күп ел элек миңа Изге Язмаларга нигезләнгән бер нотык нык тәэсир итте. Ул Гайсәнең йолым корбаны турында иде. Нотык мине Йәһвә яратуына инандырды. Йәһвә догаларыма җавап биргәндә, мин еш кына елап җибәрә идем, чөнки аның мине яратканын аңлый идем. Изге Язмаларны өйрәнеп һәм Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөреп, мин Йәһвә турында, аның сыйфатлары һәм безгә ничек караганы турында күбрәк белдем. Хәзер мин Йәһвәнең барыбызга да ярдәм иткәнен, безне яратканын һәм аерым һәрберебез турында кайгыртканын ап-ачык күрәм».

Ханнаның сүзләре бик дәртләндергеч. Ләкин Аллаһының шәхсән сезне аңлаганын һәм хисләрегезне игътибарсыз калдырмаганын кайдан белеп була? Киләсе мәкалә бу сорауга җавап табарга булышыр.

^ 3 абз. Бала тапканнан соң депрессия белән авыручы аналар өчен үз балалары белән аралашу кыен булырга мөмкин. Шулай да алар үзләрен моның өчен гаепләргә тиеш түгел. Кушма Штатларның Психик сәламәтлек милли институтының тикшерүе буенча, бала тапканнан соң була торган депрессия «әнинең нәрсәдер эшләве-эшләмәве аркасында түгел, ә, күрәсең, физик һәм эмоциональ факторлар аркасында була». Моның турында күбрәк белер өчен, «Уяныгыз!» (рус) дигән журналның 2003 ел 8 июнь санын, «Диагноз: бала табудан соң була торган депрессия» дигән мәкаләне карагыз.

^ 5 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме (Зәбур 83:18).

^ 15 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.