Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Гыйбрәтле сүзләр 16:3: «Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр»

Гыйбрәтле сүзләр 16:3: «Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр»

 «Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр, шунда максатларың чынга ашар» (Гыйбрәтле сүзләр 16:3, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Эшләреңне Раббы иркенә тапшырсаң, ниятләрең гамәлгә ашыр» (Гыйбрәтле сүзләр 16:3, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Гыйбрәтле сүзләр 16:3 нең мәгънәсе

 Гыйбрәтле сүзләрдә әйтелгәннәр шуңа ышандыра: хак Аллаһыга гыйбадәт кылучылар аның җитәкчелеге буенча эш итеп аңа өметләнеп торсалар уңышлы булачак.

 «Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр». Йәһвә a хезмәтчесе берәр карар кабул итәр алдыннан, Аллаһыдан басынкылык белән җитәкчелек бирүен сорый (Ягъкуб 1:5). Ни өчен? Беренче сәбәп: тормышта төрле хәлләр туа ала, ә кешенең, алар белән көрәшер өчен, гадәттә, көче җитми (Вәгазьче 9:11; Ягъкуб 4:13—15). Икенчедән, үз планнарын тормышка ашырыр өчен кешегә зирәклек җитми. Шуңа күрә, күпләр бар эшләрен Аллаһыга ышанып тапшыра. Моның өчен алар аңардан җитәкчелек сорап дога кыла һәм аның ихтыяры буенча эш итә. Ә Аллаһы ихтыяры Изге Язмаларда, ягъни аның Сүзендә язылган (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; 2 Тимутигә 3:16, 17).

 «Эшләреңне Раббы b иркенә тапшыр» дип тәрҗемә ителгән борынгы еврей сүзләре сүзгә-сүз «эшләреңне Раббыга йөклә» дигәнне аңлата. Бер белешмәлек буенча, бу сүзләр «үз йөген үзеннән көчлерәк һәм бу йөкне яхшырак алып бара алган берәүгә күчерүче кешене аңлата». Аллаһыга басынкылык белән таянучы кеше Аллаһының үзенә булышачагына һәм кайгыртып торачагына һич тә шикләнмәсен (Зәбур 37:5; 55:22).

 «Бөтен эшләреңне» дигән сүзләр Аллаһы кешенең һәр планын хуплап-фатихалап торачак дигәнне аңлатмый. Йәһвәнең фатихасын алыр өчен кешенең планнары Аллаһының нормалары һәм ихтыяры белән туры килергә тиеш (Зәбур 127:1; 1 Яхъя 5:14). Аллаһы тыңламаучанлыкны фатихаламый. Ул «явызларның ниятләрен тарката» (Зәбур 146:9). Шул ук вакыт ул үзенә буйсынучыларга, Изге Язмаларда язылган аның нормаларын хөрмәт итүчеләргә ярдәм итеп тора (Зәбур 37:23).

 «Шунда максатларың чынга ашар». Кайбер тәрҗемәләрдә бу сүзләр «уйларың ныгыр» («Танах», Д. Йосифон) дип бирелә. Еврей Язмаларында «ныгыр» дип тәрҗемә ителгән сүздә нигез салуга кагылышлы фикер чагыла. Бу фикер еш кына Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләрнең нык торуын аңлата (Гыйбрәтле сүзләр 3:19; Ирмия 10:12). Аллаһы да үз нормаларын тоткан кешенең планнарын нык урнаштыра. Ул аңа имин, тотрыклы һәм бәхетле тормыш бүләк итә (Зәбур 20:4; Гыйбрәтле сүзләр 12:3).

Гыйбрәтле сүзләр 16:3 нең контексты

 Гыйбрәтле сүзләр 16:3 тәге сүзләрне Сөләйман патша язган. Шул китапның зур өлешен ул җыйган булган. Аллаһы аңа зирәклек биргән һәм ул меңләгән гыйбрәтле әйтем язган булган (1 Патшалар 4:29, 32; 10:23, 24).

 16 бүлектә Сөләйман Аллаһының зирәклеген мактый һәм горур кешеләрне никадәр нәфрәт иткәнен күрсәтә (Гыйбрәтле сүзләр 16:1—5). Шуннан соң бу бүлектә мөһим нәтиҗә ясала һәм бу китапта ул кат-кат кабатлана: кеше басынкы булып Аллаһыга үз адымнары белән идарә итәргә бирсә генә чын зирәклеккә ия була ала һәм уңышка ирешә ала (Гыйбрәтле сүзләр 16:3, 6—8, 18—23). Бу төп хакыйкать Изге Язмаларда еш кына искә алына (Зәбур 1:1—3; Ишагыя 26:3; Ирмия 17:7, 8; 1 Яхъя 3:22).

 Гыйбрәтле сүзләр китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз

b Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә Аллаһы исеме урынына «Раббы» дигән титул кулланыла. Бу укучыларга Изге Язмаларны дөрес аңларга комачаулый. Моның турында күбрәк белер өчен, «Ишагыя 42:8: «„Мин — Раббы“» дигән мәкаләне укыгыз.