Ирмия 10:1—25
10 И Исраи́л йорты, Йәһвәнең сиңа каршы әйтелгән сүзен тыңла.
2 Йәһвә болай ди:
«Башка халыкларның юлларына өйрәнмәгез+Һәм күкләрдәге галәмәтләрдән котыгыз алынмасын,Алардан башка халыкларның коты алына бит.+
3 Чөнки бу халыкларның йолалары — буш нәрсә.
Һөнәрче урманда агач чабып ала даАннан үз коралы* белән пот ясый.+
4 Алар аны көмеш һәм алтын белән бизәкли,+Һәм аумасын өчен, чүкеч алып, кадаклар белән беркетеп куя.+
5 Андый потлар кыяр кырындагы карачкы сыман, алар сөйләшә алмый.+
Алар йөри алмаганга, аларны күтәреп йөрергә кирәк.+
Алардан курыкмагыз, алар бит зыян да китерә алмый,Игелек тә кыла алмый».+
6 И Йәһвә, синдәй берәү дә юк.+
Син бөек, исемең дә бөек һәм кодрәткә ия.
7 И Халыклар Патшасы,+ синнән кем курыкмасын инде?
Җирдәге бар патшалыкларның бар зирәкләре арасындаСиндәй һичкем юк бит.+
8 Аларның барысы аңсыз һәм акылсыз.+
Агач биргән үгет-нәсыйхәт кешеләрне алдый.+
9 Таршиштан+ яссы көмеш кисәкләре алып киләләр, һәм Уфаздан алтын китерәләр.
Аларны һөнәрче һәм алтын остасы агачны каплар өчен куллана.
Бу потларның киемнәре зәңгәр җептән һәм кызгылт-шәмәхә төстәге йоннан ясалган.
Аларның барысы — осталар ясаган нәрсә.
10 Ә Йәһвә — чын Аллаһы.
Ул — тере Аллаһы+ һәм Мәңгелек Патшасы.+
Аның ачуыннан җир тетрәр,+Бер халык та аның хөкеменә чыдый алмас.
11 * Аларга болай дип әйт:
«Күкләрне дә, җирне дә булдырмаган илаһларҖир йөзеннән дә, күкләр астыннан да юкка чыгар».+
12 Ул — үз кодрәте белән җирне Булдыручы,Ул үз зирәклеге белән уңдырышлы җирне урнаштырган,+Үзенең аңлау сәләте белән күкләрне җәйгән.+
13 Аның тавышыннанКүкләрдәге сулар шаулый,+Ул җир кырыйларыннан болытлар күтәрә,+Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,*Үзенең амбарларыннан җил истерә.+
14 Һәркем акылсыз эш итә, беркемнең дә белеме юк,Кисеп һәм уеп ясалган пот аркасында һәр алтын остасы оятка калыр,+Чөнки аның потлары* — ялган нәрсә,Аларда рух* юк.+
15 Алар — буш нәрсә һәм адәм көлкесе.+
Аларның җавапка тартылачак көннәре килгәч, алар юкка чыгар.
16 Ягъкуб Аллаһысы* андый нәрсәләргә охшаш түгел,Ул — барысын Барлыкка Китерүче,Аның мирасының иң кыйммәтле өлеше — Исраил.+
Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+
17 И камалышта яшәүче хатын,Җирдән үз әйберләреңне җыеп ал.
18 Чөнки Йәһвә болай ди:
«Шунда мин бу җирдә яшәүчеләрне чыгарып ташлармын,*+Мин аларны бәла-казага дучар итәрмен».
19 Яраларым аркасында кайгырам!+
Яраларым төзәлмәслек.
Мин болай дидем: «Бу минем чирем, һәм мин аның белән яшәргә тиешмен.
20 Чатырымны тар-мар иткәннәр, бауларын өзеп ташлаганнар.+
Улларым мине ташлап китте, алар инде юк.+
Чатырымны җәяр өчен һәм аның тукымасын торгызыр өчен һичкем калмады.
21 Көтүчеләр акылсыз эш итте,+Йәһвәгә мөрәҗәгать итмәде.+
Шуңа күрә алар төшенеп эш итмәде,Бар көтүләре таралып бетте».+
22 Бер хәбәр! Тыңлагыз! Ул якынлашып килә!
Яһүд шәһәрләрен буш калдырыр өчен, аларны шакалларның өне итәр өчен,+Төньяк җиреннән дөбердәгән каты тавыш килә.+
23 И Йәһвә, мин яхшы беләм: кеше үз юлы белән идарә итә алмый.
Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый.*+
24 И Йәһвә, мине һәлак итмәс өчен,Мине ачуың белән түгел,+ ә тиешенчә төзәт.+
25 Ярсуыңны сине санга сукмаган халыкларга,+Исемеңне чакырмаган кабиләләргә яудыр.
Чөнки алар Ягъкубны йотты.+
Әйе, аларның аны юк итәсе килгән иде,+Алар аның туган җирен тар-мар итте.+
Искәрмәләр
^ Яки «кискече».
^ 11 нче шигырь арам. телендә язылган булган.
^ Я, бәлки, «Яңгыр капкаларын ача».
^ Яки «металл потлары».
^ Яки «сулыш».
^ Сүзгә-сүз «Өлеше».
^ Яки «пращтан очыргандай очырырмын».
^ Яки «бирергә вәкаләтсез».