Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә бәхетенең серләре

Бер-берегезне хөрмәт итегез

Бер-берегезне хөрмәт итегез

Уилл * болай ди: «Рейчел, кәефе булмаса, кайвакыт бертуктаусыз елый. Сөйләшергә утырсак — ул я ачулана башлый, я бөтенләй сөйләшми. Бернәрсә дә ярдәм итми. Нәрсә эшләргә дә белмим».

Рейчел болай ди: «Уилл өйгә кайтканда, мин елый идем. Мин аңа ни өчен кәефсез икәнемне аңлатырга тырыштым, ләкин ул мине тыңлап бетермәде. Ул миңа бу җитди нәрсә түгел һәм моның аркасында борчылырга кирәкми дип әйтте. Аның андый сүзләре кәефемне бөтенләй төшерде».

СЕЗНЕҢ үзегезне Уиллның я Рейчелнең кебек хис иткәнегез бармы? Әлбәттә, алар икесе дә бер-берсе белән сөйләшергә тели, ләкин еш кына бу уңышларга китерми. Ни өчен?

Ир-атлар һәм хатын-кызлар төрлечә аралаша; аларның ихтыяҗлары да төрле. Хатын-кыз, мәсәлән, үз хисләре турында еш һәм ачык сөйли. Ир-ат исә проблемаларны тиз чишеп һәм каршылыклардан качып, тынычлыкны сакларга тырыша. Алайса, ир белән хатынга үзләре арасындагы аермаларны ничек юкка чыгарырга һәм бер-берсе белән ничек аралашырга? Моның өчен аларга бер-берсен хөрмәт итәргә кирәк.

Башкаларны хөрмәтләгән кеше башка кешеләрне кадерли һәм аларның хисләрен аңларга тырыша. Бәлки, сез инде балачагыгызда хакимлеге күбрәк булган я тәҗрибәсе зуррак булган кешеләрне хөрмәтләргә өйрәнгәнсездер. Гаиләдә исә бу авыррак: сезгә үзегезгә тиң кешене — үз тормыш иптәшегезне — хөрмәтләргә кирәк. Инде 8 ел никахта яшәүче Линда болай ди: «Фил, берәр кеше белән сөйләшкәндә, аны игътибар белән тыңлый иде һәм аның хисләрен аңларга тырыша иде. Мин иремнең үземә карата да игътибарлы булуымны теләдем». Бәлки, сез дә башка кешеләрне игътибар белән тыңлыйсыздыр һәм дусларыгыз белән һәм хәтта таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәндә аларга хөрмәт күрсәтәсездер. Ә тормыш иптәшегез белән сез үзегезне шулай ук тотасызмы?

Ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итмәсә, бу аларның мөнәсәбәтләрендә киеренкелек тудырыр һәм ызгыш-талашларга китерер. Бер акыллы идарә итүче болай язган: «Ите-мае җитеш, мул, әмма талаш-гаугасы күп булган тормыштан бер кисәк каткан икмәкле, әмма имин-тыныч тормыш күпкә хәерлерәк» (Гыйбрәтле сүзләр 17:1). Изге Язмаларда ир үз хатынын хөрмәт итәргә тиеш дип әйтелә (1 Петер 3:7). «Хатын» да «ирен хөрмәт итәргә» тиеш (Эфеслеләргә 5:33).

Тормыш иптәшен хөрмәт итәр өчен, нәрсә эшләргә? Әйдәгез, Изге Язмалардан берничә файдалы киңәш карап чыгыйк.

Тормыш иптәшегезнең сезгә әйтер сүзе булганда

Кыенлык.

Күпләр тыңлауга караганда күбрәк сөйләшергә ярата. Сез дә шундыймы? Изге Язмаларда: «Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән — ахмак»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 18:13). Шуңа күрә җавап бирер алдыннан тыңлагыз. Ни өчен? Инде 26 ел никахта яшәүче Кара болай ди: «Ирем проблеманы шунда ук хәл итәргә тырышмый. Бу миңа бик ошый. Мин аңардан минем белән ризалашуын я ни өчен проблема туган микән дип уйлавын көтмим. Минем өчен аның тыңлавы һәм хисләремне аңлавы мөһим».

Ләкин кайберәүләр үз хисләре турында теләр-теләмәс кенә сөйли; аларга үз тормыш иптәшенең аларны сөйләшергә мәҗбүр итүе ошамый. Яңа гына кияүгә чыккан Лорри ире белән үз хисләрен уртаклашыр өчен вакыт кирәк икәнен аңлаган. Ул болай ди: «Миңа түземле булырга кирәк һәм, ул йөрәген ачсын өчен, көтәргә кирәк».

Чишү юлы.

Әйтик, сез тормыш иптәшегез белән берәр сорау буенча бер фикергә килә алмыйсыз. Арыганда я берәр нәрсә турында борчылганда, бу сорау турында сөйләшмәү акыллырак булыр. Тормыш иптәшегезнең сөйләшәсе килмәсә, нәрсә эшләргә? Шуны истә тотарга кирәк: «Кеше күңелендәге теләк-ниятләр — тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр» (Гыйбрәтле сүзләр 20:5). Чиләкне коедан ашыгып чыгарсагыз, суның күбесе түгелер. Сез дә тормыш иптәшегезне сөйләтергә тырышсагыз, ул үз эченә бикләнергә мөмкин, һәм сез аның йөрәгендәге хисләрне «чумырып» ала алмассыз. Шуңа күрә, аңа сораулар биргәндә, йомшак булыгыз вә аңа хөрмәт күрсәтегез, һәм тормыш иптәшегез сезгә шунда ук үз йөрәген ачмаса, сабыр булыгыз.

Тормыш иптәшегез сөйләгәндә, «тыңларга өлгер» булыгыз, ә «сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмагыз» (Ягъкуб 1:19). Башкаларны тыңлаган кеше сүзләрне дә тыңлый, сөйләүченең хисләрен дә аңларга тырыша. Тормыш иптәшегез сөйләгәндә, аның хәленә керергә тырышыгыз. Шулай итеп сез аны никадәр хөрмәт иткәнегезне күрсәтерсез.

Гайсә пәйгамбәр безгә ничек тыңларга кирәк икәнен күрсәткән. Бервакыт аның янына бер авыручы килгән, ләкин Гайсә аңа ярдәм итәргә ашыкмаган. Ул башта бу кешенең үтенечен тыңлаган һәм шуннан соң гына, бу кешенең хисләрен аңлагач, аны савыктырган (Марк 1:40—42). Тормыш иптәшегез сөйләгәндә, Гайсәдән үрнәк алырга тырышыгыз. Истә тотыгыз: аңа проблеманың тиз чишелүе түгел, ә кызгануыгыз кирәк. Шуңа күрә аны игътибар белән тыңлагыз. Аның хәленә керергә тырышыгыз. Шуннан соң гына проблеманы чишү юлын тәкъдим итегез. Шулай эшләп, сез тормыш иптәшегезгә аны хөрмәт итүегезне күрсәтерсез.

КИҢӘШ. Тормыш иптәшегез сезнең белән сөйләшә башлагач, аңа җавап бирергә ашыкмагыз. Аның сөйләп бетергәнен көтегез һәм аның нәрсә әйтәсе килгәнен аңларга тырышыгыз. Берникадәр вакыт узгач, аңардан сорап карагыз: «Мин сине игътибар белән тыңладыммы?»

Сезнең әйтер сүзегез булганда

Кыенлык.

Өстә искә алынган Линда болай ди: «Көлкеле телевизион тапшыруларда тормыш иптәшен рәнҗетү һәм аңа мыскыллау сүзләре әйтү гадәти нәрсә кебек күрсәтелә». Кайберәүләр гаиләләрендә рәнҗетүче сүзләр ишетеп үскән. Моның аркасында аларга, үзләренең гаиләләре булгач, тормыш иптәше белән башкарак сөйләшергә авыр. Канадада яшәүче Айви болай ди: «Мин кычкыру, мыскыллау һәм рәнҗетүче сүзләр ишетеп үстем».

Чишү юлы.

Тормыш иптәшегез турында башкалар белән сөйләшкәндә, «тыңлаучыларга файда китерү өчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр» әйтегез (Эфеслеләргә 4:29). Тормыш иптәшегез турында сөйләшүегез башкаларда яхшы тәэсир генә калдырсын.

Үзегез генә булганда да, бер-берегезгә мыскыллау сүзләр һәм рәнҗетүче сүзләр әйтмәгез. Бервакыт борынгы Исраилдә яшәгән Мелхола Давыт патшага, үз иренә, ачуланган. Ул аны мыскыллаган һәм хәтта «туң баш» дип атаган. Аның сүзләре Давытны гына түгел, ә Аллаһыны да рәнҗеткән (2 Патшалык 6:20—23). Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Тормыш иптәшегез белән сөйләшкәндә, берәр нәрсә әйтер алдыннан яхшы уйлагыз (Көлессәйлеләргә 4:6). Инде 8 ел никахта яшәүче Фил үзенең хатыны белән әле дә каршылыклары бар икәнен таный. Ул үз сүзләре белән кайвакыт болай да начар хәлне начарайтканын аңлый. Ул болай ди: «Мин „бәхәстә җиңү — бу чынбарлыкта җиңелү“ дигәнне аңладым. Үзара мөнәсәбәтләребезне ныгыту күпкә яхшырак».

Борынгы вакытта яшәгән олы яшьтәге бер тол хатыны үз киленнәренә: «Үз тиңегезне табып, тигез тормыш корырга язсын!» — дип әйткән (Рут 1:9). Ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итсә, аларның өйләрендә тынычлык булыр.

КИҢӘШ. Вакыт бүлеп куеп, тормыш иптәшегез белән бу өстәмә исем астындагы киңәшләр турында сөйләшегез. Аңардан болай дип сорагыз: «Мин башкалар алдында синең турында сөйләгәндә, син нәрсә хис итәсең? Сүзләрем сиңа карата хөрмәтемне күрсәтәләрме я сине рәнҗетәләрме? Миңа берәр яктан үзгәрергә кирәкмиме?» Тормыш иптәшегез сезгә үз йөрәген ачканда, аны игътибар белән тыңлагыз. Аның киңәшләрен кулланырга тырышыгыз.

Үзегезнең тормыш иптәшегез белән төрле икәнегезне исегездә тотыгыз

Кыенлык.

Кайбер яңа гына өйләнешкән парлар башта мондый ялгыш фикердә тора: алар Изге Язмаларда әйтелгән «бер тән» булу — бу төрле сорауларга тормыш иптәшең кебек карау һәм шул ук хисләрне кичерү дигәнне аңлата дип уйлый (Маттай 19:5). Ләкин тиз арада алар үзләренең андый уйлары чынбарлыктан ерак икәнен аңлыйлар. Өйләнүдән соң аларның төрле булуы еш кына каршылыкларга китерә башлый. Линда болай ди: «Без Фил белән бер-беребездән нык аерылып торабыз: ул миңа караганда әзрәк борчыла. Мин борчылам, ә ул тып-тыныч кала. Бу мине ярсыта, чөнки миңа аңа барыбер кебек күренә».

Чишү юлы.

Бер-берегезне үзгәртергә тырышмагыз һәм тормыш иптәшегезнең сездә булмаган сыйфатларын кадерләгез. Әйдәгез, бер мисалга игътибар итик. Кешенең күзләре һәм колаклары төрле функция үти; ләкин кеше аларның хезмәттәшлеге ярдәмендә хәвәфсез юл аша үтә ала. Инде якынча 30 ел никахта яшәүче Эйдриенн болай ди: «Минем һәм иремнең карашлары, Аллаһы Сүзенә каршы килмәгәндә, төрле булырга мөмкин. Без бит ир белән хатын, төрле кешеләр».

Тормыш иптәшегез берәр сорауга башкарак караса, үзегез турында гына уйламагыз. Аның хисләрен дә исәпкә алыгыз (Филиппуйлыларга 2:4). Эйдриеннең ире, Кайл, болай ди: «Вакыт-вакыт мин хатынымның карашларын аңлап бетермим я аның белән ризалашмыйм. Ләкин мин аны үз карашларыма караганда күбрәк яратканымны исемә төшерәм. Ул бәхетле булганда, мин дә бәхетле».

КИҢӘШ. Мондый очракларны язып куегыз: мәсәлән, тормыш иптәшегезнең сорауларга башкарак караган очракларны, шулай ук проблемаларны сездән яхшырак хәл иткән очракларны (Филиппуйлыларга 2:3).

Ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итсә, аларның гаиләсе бәхетлерәк һәм ныграк булыр. Линда болай ди: «Ир белән хатын, бер-берсен хөрмәт итсә, шатлык һәм тынычлык табар. Әйе, бу сыйфатны үстерү бик мөһим».

^ 3 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Тормыш иптәшемнең миндә булмаган сыйфатлары гаилә тормышыбызны ничек баета?

  • Ни өчен Изге Язмалардагы принципларны бозу турында сүз бармаган чакта тормыш иптәшемә юл куярга кирәк?