Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Климатның үзгәрүе һәм безнең киләчәк. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Климатның үзгәрүе һәм безнең киләчәк. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 «Табигый катастрофа котылгысыз. Җир яшәү өчен яраксызга әйләнә бара» («The Guardian»).

 Кешелек үз-үзен кризиска китерде. Галимнәрнең күпчелеге глобаль җылыну кеше эшчәнлеге аркасында килеп чыккан дип саный. Температураның күтәрелүе климатны инде үзгәртте һәм катастрофик нәтиҗәләргә китерде. Менә кайбер мисаллар:

  •   Аномаль эсселек һәм корылык кебек табигать катаклизмаларының еш кабатлануының нәтиҗәсе — күбрәк су басулары һәм урман янгыннары;

  •   Бозлыкларның һәм арктик бозларның эрүе;

  •   Дөнья океанының күтәрелә баруы.

 Климат кризисы дөньяның бар почмакларына кагыла. 193 илдән алынган мәгълүматны җыеп анализлагач, «Нью-Йорк таймс» журналы болай дип язган: «Планета безгә SOS сигналы җибәрә». Климатның үзгәрүе аркасында үлүчеләр һәм авыручылар саны арта бара. Шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу проблеманы «кешелек сәламәтлегенә иң зур куркыныч янау» дип атый.

 Әмма шуңа да карамастан, безнең киләчәккә өмет белән карар өчен, җитди сәбәбебез бар. Бүгенге бар вакыйгалар Изге Язмаларда күп еллар элек пәйгамбәрлек ителгән булган. Анда шулай ук Аллаһы бу үзгәрешләргә карата ваемсыз калмый дип әйтелгән һәм ул, планетабызны һәм кешелекне саклап калыр өчен, нәрсә эшләячәк икәне аңлатыла.

Климатның үзгәрүе — пәйгамбәрлекнең үтәлешеме?

 Әйе. Глобаль җылыну китергән климат кризисы — Изге Язмалардагы нәкъ безнең заман турындагы пәйгамбәрлек.

 Пәйгамбәрлек: Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:18).

 Изге Язмаларда кеше эшчәнлеге аркасында Җир шары яшәп булмаслык дәрәҗәгә җитәчәк вакыт турында әйтелгән булган. Кешеләр планетабызга моңарчы булмаган дәрәҗәдә зыян китергән һәм глобаль җылыну моңа билге булып тора.

 Бу пәйгамбәрлек шуны ачык күрсәтә: кешеләр үз куллары белән генә планетабызны саклап кала алмаячак. Игътибар итегез, Аллаһы кешеләр Җир шарына зыян китергән чорда эш итә башлаячак. Әлбәттә, климатның үзгәрүенә битараф булмаган байтак кеше һәм төрле оешмалар бар. Шулай да, планетабызның юк ителүен туктатыр өчен, аларның гына тырышлыклары җитәрлек түгел.

 Пәйгамбәрлек: «Кешеләр куркыныч күренешләр... күрер» (Лүк 21:11).

 Изге Язмаларда хәзерге заманда куркыныч күренешләр булыр дип әйтелгән. Климатның үзгәрүе, бөтен дөнья буйлап, коточкыч табигать афәтләренә китерә. Моның аркасында хәтта яңа эмоциональ авыру — экологик борчылу барлыкка килгән. Бу — экологик үлем куркынычыннан интегү.

 Пәйгамбәрлек: «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан... тугрылыксыз... килешмәүчән... хыянәтче, дуамал [булырлар]» (2 Тимутигә 3:1—4).

 Изге Язмаларда безнең көннәрдә яшәүче кешеләргә нинди сыйфатлар хас булачагы турында пәйгамбәрлек ителгән. Бу сыйфатлар климат кризисына китергән сәбәпләрнең берсе булып тора. Сәясәтчеләр һәм эшмәкәрләр үз файдалары һәм керемнәре турында гына уйлаганга күрә, аларны киләчәк буынның иминлеге һич тә кызыксындырмый. Хәтта глобаль җылыну проблемасын хәл итәр өчен бергә җыелган чакта да, алар бер уртак фикергә килә алмый.

 Бу пәйгамбәрлектән күренгәнчә, кешеләрнең кинәт кенә үзгәрүен һәм планетабыз турында кайгырта башлауларын көтәсе юк. Киресенчә, Изге Язмаларда кешеләр «начарланганнан начарлана барачаклар» дип әйтелә (2 Тимутигә 3:13).

Ни өчен без Аллаһының эш итә башлаячагына шикләнмибез

 Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә a Аллаһы, безнең Барлыкка Китерүчебез, Җир шарын һәм анда яшәүчеләрне кадерли. Менә Аллаһының ваемсыз калмаячагын күрсәтүче Изге Язмаларның нибары өч өзеге генә:

  1.  1. Аллаһы «Җирне... юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (Ишагыя 45:18).

     Аллаһы Җиргә карата булган бар ниятләрен чынга ашырачак (Ишагыя 55:11). Ул кешеләрнең планетабызны юк итүенә я яшәмәслек дәрәҗәгә җиткерүенә юл куймаячак.

  2.  2. «Юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак. Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:11, 29).

     Аллаһы кешеләр җирдә, тыныч шартларда мәңге яшәячәк дип вәгъдә итә.

  3.  3. «Явызлар җирдән юк ителәчәк» (Гыйбрәтле сүзләр 2:22).

     Аллаһы явызлык кылучыларны, шул исәптән Җирне һәлак итүчеләрне, юк итәчәк дип вәгъдә итә.

Аллаһы киләчәктә нәрсә эшләячәк?

 Җир шары белән бәйле вәгъдәләрен Аллаһы ничек үтәячәк? Ул моны Аллаһы Патшалыгы дип аталган бөтендөнья хөкүмәт ярдәмендә чынга ашырачак (Маттай 6:10). Бу Патшалык күктән идарә итәчәк. Аңа, экологик проблемаларны чишәр өчен, кешелек хөкүмәтләре белән киңәшләшергә кирәк булмаячак. Тиздән Аллаһы Патшалыгы бар кеше хөкүмәтләрен алмаштырачак (Даниял 2:44).

 Аллаһы Патшалыгы глобаль проблемаларны чишәчәк һәм планетабызны кайгыртып торачак (Зәбур 96:10—13). Йәһвә Аллаһы үзенең Патшалыгы ярдәмендә мондый проблемаларны хәл итәчәк:

  •   Экологик проблемаларны хәл итәчәк

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер, дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар» (Ишагыя 35:1).

     Бу киләчәгебезне ничек үзгәртәчәк? Йәһвә планетабызны, хәтта нык зыян күргән җирләрне дә, савыктырачак.

  •   Һава торышын үз карамагына алачак

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ул [Йәһвә] давылны тынычландыра — диңгез дулкыннары тына» (Зәбур 107:29).

     Бу киләчәгебезне ничек үзгәртәчәк? Йәһвәнең табигать көчләре өстеннән хакимлеге бар. Кешеләрнең берсе дә экстремаль һава торышыннан зыян күрмәячәк.

  •   Табигатьне кадерләргә өйрәтәчәк

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Мин сиңа аңлау сәләте бирермен һәм сине дөрес юлга өйрәтермен» (Зәбур 32:8).

     Бу киләчәгебезне ничек үзгәртәчәк? Йәһвә кешегә Җир шары турында кайгыртырга кушкан (Яратылыш 1:28; 2:15). Ул безне аның ресурсларын дөрес кулланырга һәм табигать белән гармониядә яшәргә өйрәтәчәк.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.