Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы Патшалыгының килүе турында дога кылырга өйрәткән, чөнки ул белгән: Аллаһы җирдә начар шартларның булуын теләмәгән һәм күктәге Патшалык кына бар проблемаларны хәл итә ала. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ ИНДЕ НӘРСӘ ЭШЛӘГӘН?

Үткән мәкаләдә без Гайсә Мәсих биргән билгене карап чыккан идек. Бу билге шуны ап-ачык күрсәтә: Аллаһы Патшалыгы күктә инде урнаштырылган һәм Гайсә Мәсих инде Патша булып киткән.

Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, Патша булып киткәч, Гайсә Шайтан белән аның җеннәрен күктән бәреп төшергән. Хәзер алар җирдә генә эш итә ала. Шуңа күрә 1914 елдан бирле җирдә кайгы һәм газаплар күбәя бара (Ачылыш 12:7, 9).

Җирдәге хәл-шартлар начарлана барса да, Гайсә, Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, кешеләр файдасына инде эш итә башлаган. Бөтен дөнья буенча Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү программасы үтә. Моның ярдәмендә күпләр Аллаһы Сүзендәге принципларны өйрәнә һәм аларны көндәлек тормышларында куллана (Ишагыя 2:2—4). Миллионлаган кеше эшкә, акчага дөрес караш үзләштергән һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләрен яхшырткан. Алар, Аллаһы Патшалыгына буйсынырга өйрәнеп, инде хәзер файда күрә.

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ ТАГЫН НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘК?

Гайсә күктә идарә итсә дә, җирдә әле дә кешеләр идарә итә. Аллаһы Гайсәгә: «Дошманнарың арасында хакимлек ит»,— дигән (Зәбур 110:2). Тиздән Гайсә, бар дошманнарын юк итеп, Аллаһы Патшалыгы яклы кешеләргә тынычлык китерәчәк.

Ул вакытта Аллаһы Патшалыгы мондый эшләр башкарачак:

  • Ялган диннәрне юк итәчәк. Аллаһы турында ялганга өйрәткән һәм кешеләрне җәберләгән диннәр бүтән булмаячак. Изге Язмаларда ялган дин фахишә итеп сурәтләнә. Күпләр аның юк ителүенә шаккатыр (Ачылыш 17:15, 16).

  • Җирдәге хөкүмәтләрне җимерәчәк. Аллаһы Патшалыгы бар кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк (Ачылыш 19:15, 17, 18).

  • Явыз кешеләрне бетерәчәк. Ә явыз юлларын калдырмаган һәм Аллаһы Патшалыгына буйсынмаган кешеләр турында нәрсә әйтеп була? «Явызлар җирдән юк ителәчәк» (Гыйбрәтле сүзләр 2:22).

  • Шайтан белән җеннәрне юк итәчәк. Шайтан белән җеннәр «халыкларны инде юлдан яздыра алмаячак» (Ачылыш 20:3, 10).

Моның барысы Аллаһы Патшалыгы яклы кешеләр өчен нәрсәне аңлатыр?

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘК?

Патша буларак, Гайсә теләсә нинди идарәчедән дә күпкә күбрәкне эшләячәк. Аңа кешеләр арасыннан сайланган 144 000 хакимдәше ярдәм итәчәк (Ачылыш 5:9, 10; 14:1, 3). Гайсә җирдә Аллаһы ихтыярын үтәячәк. Аллаһы Патшалыгы җирдә яшәүчеләр өчен нәрсә эшләячәк?

  • Чирләрне һәм үлемне юк итәчәк. «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс», һәм «үлем... инде булмаячак» (Ишагыя 33:24; Ачылыш 21:4).

  • Чын тынычлык белән иминлекне урнаштырачак. «Улларыңның тынычлыгы мул булыр», һәм «һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында утырыр, аларны беркем дә куркытмас» (Ишагыя 54:13; Микай 4:4).

  • Канәгатьлек китерүче эш бирәчәк. «Сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрнең рәхәтен күрер. Аларның тырышып эшләгәннәре юкка булмас» (Ишагыя 65:22, 23).

  • Экологик проблемаларны хәл итәчәк. «Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер, дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар» (Ишагыя 35:1).

  • Кешеләрне мәңге яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәклегенә өйрәтәчәк. «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).

Аллаһы сезгә бу фатихаларны бирергә бик тели (Ишагыя 48:18). Киләсе мәкаләдә искиткеч киләчәкне күрер өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында әйтелә.