Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы киләчәккә чын өмет

Яхшы киләчәккә чын өмет

 Сез тормыш яхшырачак дип уйлыйсызмы? Дөньяда җитди авырлыклар хөкем сөрсә дә, күбесе тормышка карата уңай караш сакларга тырыша. Әмма алда безне яхшырак тормыш көтәчәгенә өметләнер өчен нигез бармы? Әйе! Изге Язмалар инде тиздән яхшы киләчәк җитәчәгенә нык өмет бирә.

 Изге Язмалар нинди өмет бирә?

 Бүген кешелек санап бетергесез күп авырлыклар белән очраша. Әмма Изге Язмалар бу проблемалар мәңге дәвам итмәячәк дигән вәгъдә бирә. Менә берничә мисал.

  •   Авырлык: яшәү урыны җитмәү

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Алар йортлар төзер һәм анда яшәр» (Ишагыя 65:21).

     Чишелеш: һәркемнең үз өе булачак.

  •   Авырлык: эшсезлек һәм ярлылык

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Сайланганнарым үзләре ясаган нәрсәләрнең рәхәтен күрер» (Ишагыя 65:22).

     Чишелеш: һәркемнең яраткан, яхшы һәм файдалы эше булачак.

  •   Авырлык: гаделсезлек

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Мирзалар гаделлек хакына идарә итәр» (Ишагыя 32:1).

     Чишелеш: расачылык, иҗтимагый һәм экономик тигезсезлекләр мәңгегә юкка чыгачак. Һәр кешегә карата гадел мөгамәлә булачак, һәр кешене хөрмәт итәчәкләр.

  •   Авырлык: азык-төлек җитмәү һәм ачлык

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16).

     Чишелеш: һәр кешенең җитәрлек дәрәҗәдә файдалы һәм тәмле ризыгы булачак. Беркем дә ач килеш йокларга ятмаячак һәм ачлы-туклы йөрүдән интекмәячәк.

  •   Авырлык: җинаятьчелек һәм җәбер-золым

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Аларның һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында утырыр, аларны беркем дә куркытмас» (Микай 4:4).

     Чишелеш: барысы да үзләрен якланган итеп хис итәчәк, чөнки явызлар булмаячак. Җирдә тәкъва кешеләр генә яшәячәк (Зәбур 37:10, 29).

  •   Авырлык: сугышлар

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Халык халыкка кылыч күтәрмәс, алар бүтән сугышырга өйрәнмәс» (Ишагыя 2:4).

     Чишелеш: җир йөзендә тынычлык булачак (Зәбур 72:7). Сугышлар бүтән булмаячак, шуңа якыннарыбызны югалтып күз яшьләре түкмәбез я хәрби конфликтлар булган урыннардан башка качарга туры килмәячәк.

  •   Авырлык: чирләр

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24).

     Чишелеш: тумыштан килгән авырулар, җәрәхәтләр һәм чирләр башка булмаячак (Ишагыя 35:5, 6). Изге Язмалар хәтта үлем мәңгегә юкка чыгачак дип вәгъдә бирә (Ачылыш 21:4).

  •   Авырлык: экологик афәтләр

     Изге Язмаларда нәрсә әйтелә: «Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер, дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар» (Ишагыя 35:1).

     Чишелеш: бөтен Җир шары җәннәткә әйләнәчәк. Җир йөзе Аллаһы иң баштан ук ничек ниятләгән, шундый булачак (Яратылыш 2:15; Ишагыя 45:18).

 Изге Язмалардагы өмет — матур әкият кенәме?

 Беренче карашка шулай тоелырга мөмкин. Әмма без сезне Изге Язмалардагы өмет турында күбрәк белергә дәртләндерәбез. Бу сезгә нәрсә бирәчәк? Изге Язмалардагы өмет кеше биргән вәгъдә я фараз кебек түгел. Чөнки Изге Язмалардагы бар язылганнар — нәкъ Аллаһының сүзләре. Ә ул кешеләрдән бик аерылып тора. Менә ни өчен:

  •   Аллаһы ышанычка лаек. Изге Язмаларда Аллаһы ялганламый дип әйтелә (Титуска 1:2). Моннан тыш, Аллаһы гына киләчәкнең нинди булачагын белә ала (Ишагыя 46:10). Изге Язмаларда Аллаһы сүзе һәрвакыт үтәлә икәненә күп төрле дәлилләр бар. Күбрәк мәгълүматны «Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?» дигән видеодан белеп була.

  •   Аллаһының безнең авырлыкларны чишәр өчен көче бар. Изге Язмаларда «Йәһвә нәрсә тели, шуның бөтенесен дә башкара» диелгән (Зәбур 135:5, 6). Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһыга беркем дә һәм бернәрсә дә үз сүзен үтәргә комачаулый алмый. Моннан тыш, Аллаһы безне ярата, шуның өчен ул безгә ярдәм итәргә тели (Яхъя 3:16).

 Әмма, мөгаен, сезнең мондый сорау туа ала: «Әгәр Аллаһы безгә ярдәм итәргә тели һәм моның өчен аның көче дә бар икән, ни өчен соң алайса дөньяда шулкадәр күп авырлыклар?» Бу сорауга җавапны сез «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән видеодан белә аласыз.

 Нәрсә ярдәмендә өметле иртә җитәчәк?

 Аллаһы бу ниятен үз Патшалыгы — күктәге хөкүмәте — ярдәмендә чынга ашырачак. Аллаһы бу Патшалыкның Патшасы итеп Гайсә Мәсихне билгеләгән һәм аңа җир белән кешеләр турында кайгыртырга вәкаләт биргән. Гайсә җирдә булган вакытта авыруларны савыктырган, ачларны тукландырган, табигать көчләре белән идарә иткән һәм хәтта үлгәннәрне дә терелткән (Марк 4:39; 6:41—44; Лүк 4:40; Яхъя 11:43, 44). Шуның белән ул, Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып киткәч, нәрсә эшләячәген күрсәткән.

 «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеоны карагыз һәм бу Патшалыкның шәхсән сезнең өчен нәрсә эшләячәге турында күбрәк белегез.

 Кайчан өметле иртә җитәчәк?

 Тиздән! Без моны кайдан беләбез? Изге Язмаларда билге булып торачак вакыйгалар турында алдан әйтелгән булган. Алар Аллаһы Патшалыгы җир өстеннән идарә итә башлаячагын күрсәтәчәк (Лүк 21:10, 11). Хәзерге дөньядагы вакыйгалар Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән төп-төгәл туры килә.

 Күбрәк мәгълүматны «Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?» дигән мәкаләдә таба аласыз.

 Изге Язмалардагы өмет сезгә инде бүген ничек ярдәм итә ала?

 Изге Язмаларның бер язучысы Изге Язмалардагы өметне якорь белән чагыштырган (Еврейләргә 6:19). Якорь корабны давыл вакытында тотып торган кебек, Изге Язмалардагы киләчәккә нык өмет тормыш давылларын һәм авырлыкларны кичереп чыгарга булыша. Бу өмет тынычлык сакларга, аек карашлы булырга ярдәм итә һәм хәтта сәламәтлеккә дә яхшы тәэсир итә (1 Тисалуникәлеләргә 5:8).