Зәбур 72:1—20
Сөләйман турында мәдхия.
72 И Аллаһы, патшаны — хөкемнәреңә,Патша улын тәкъвалыгыңа өйрәт.+
2 Ул синең халкыңның эшен — гаделлек белән,Мескеннәреңнең эшен намуслылык белән алып барсын иде.+
3 Таулар халыкка тынычлык алып килсен иде,Калкулыклар тәкъвалык китерсен иде.
4 Ул халыкның мескен кешеләрен якласын,*Ярлыларның улларын коткарсынҺәм алдап эш итүчене һәлак итсен.+
5 И Аллаһы, кояш ни кадәр озак яктыртып торсаҺәм ай күктә күпме вакыт бар булса,Алар сине шул кадәр озак — буыннан-буынга тирән хөрмәт итәр.+
6 Ул чабылган болынга иңгән яңгыр күк,Җирне сугаручы бәрәкәтле яңгыр күк булачак.+
7 Аның көннәрендә тәкъвалар гөрләп чәчәк атар,*+Һәм ай юк булганчыга кадәр бөтен җир йөзендә тынычлык хөкем сөрер.+
8 Аның идарәсе* диңгездән диңгезгә,Бөек елгадан* алып җир читләренә кадәр җәеләчәк.+
9 Чүлдә яшәүчеләр аңа сәҗдә кылыр,Аның дошманнары тузан ялар.+
10 Тарши́ш һәм утрауларның патшалары,+Шеба́ белән Сиба́ патшалары бүләкләр китерер.+
11 Бар патшалар аның алдында сәҗдә кылыр,Бөтен халыклар аңа хезмәт итәр.
12 Чөнки ярдәм сорап ялварган ярлыны,Мескен* кешене һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр.
13 Мескен* һәм ярлы кешене ул кызганыр,Ярлыларның җаннарын коткарыр.
14 Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр,Аларның каны аның күзендә кыйммәтле булыр.
15 Ул озак яшәсен һәм аңа Шеба алтыны бирелсен иде.+
Аның хакка бертуктаусыз дога кылсыннар,Аңа көне буе фатихалар әйтелсен иде.
16 Җир йөзендә ашлык мул булыр,+Тау башларында ул артыгы белән булыр.
Патшаның игеннәре Лива́н урманнары күк ишелеп үсәр,+Шәһәрләрдәге халык җирдәге үләндәй күбәер.+
17 Аның исеме мәңге яшәсен,+Кояш юк булганчыга кадәр җәелсен иде.
Кешеләр аның аша фатиха алсын,+Бар халыклар аны бәхетле дип игълан итсен иде.
18 Йәһвә Аллаһы — Исраи́л Аллаһысы макталсын,+Чөнки ул гына гаҗәеп эшләр кыла.+
19 Аның шөһрәтле исеме мәңге макталсын,+Даны бөтен җир йөзен тутырсын.+
Амин, амин!
20 Шуның белән Иша́й улы Давытның+ догалары тәмам.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «хөкем итсен».
^ Сүзгә-сүз «шытып чыгар».
^ Яки «гражданнары».
^ Ягъни Евфраттан.
^ Яки «Гади».
^ Яки «Гади».