Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез күзгә күренмәс Аллаһыны күрә аласызмы?

Сез күзгә күренмәс Аллаһыны күрә аласызмы?

«АЛЛАҺЫ — Рух ул», һәм ул күзгә күренми (Яхъя 4:24). Шулай да Изге Язмаларда кайбер кешеләр билгеле бер мәгънәдә Аллаһыны күргәннәр дип әйтелә (Еврейләргә 11:27). Ничек? Сез дә «күзгә күренмәс Аллаһыны» күрә аласызмы? (Көләсәйлеләргә 1:15)

Үзебезне тумыштан сукыр булган кеше белән чагыштырыйк. Сукыр булганга, кеше дөнья турында бернәрсә дә белә алмый дип әйтеп буламы? Һич тә юк. Сукыр кеше мәгълүматны төрле юллар белән ала һәм нәтиҗәдә кешеләрне, әйберләрне һәм тирә-ягында булганнарны «күрә». «Күрү күзләр аша түгел, ә баш мие аша»,— дип әйткән бер сукыр кеше.

Сез Аллаһыны үз күзләрегез белән күрә алмасагыз да, «күңел күзләре» белән күрә аласыз (Эфеслеләргә 1:18). Ничек итеп? Әйдәгез, өч ысулга игътибар итик.

«ДӨНЬЯ ЯРАТЫЛГАННАН БИРЛЕ АЧЫК КҮРЕНЕП ТОРА»

Сукыр кеше еш кына яхшырак ишетә һәм тиеп сизә. Моның ярдәмендә ул үзе күрә алмаганны «күрә». Сез дә дөньяны өйрәнер өчен һәм бу дөньяны барлыкка китергән күзгә күренмәс Аллаһыны «күрер» өчен сизү әгъзаларын куллана аласыз. «Аның күзгә күренмәс сыйфатлары... дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (Римлыларга 1:20).

Мәсәлән, Җир — уртак йортыбыз турында уйланыйк. Ул гаҗәеп матур итеп барлыкка китерелгән. Ул безгә интегеп яшәр өчен түгел, ә рәхәтләнеп яшәр өчен бирелгән. Йомшак җил исүен сизү, кояшның җылы нурларында җылыну, сусыл җимеш татып карау я кошларның моңлы сайрауларын ишетү безгә рәхәтлек китерә. Әллә бу бүләкләр Барлыкка Китерүченең кайгыртучан, назлы һәм юмарт булуын күрсәтмиме?

Галәмне күзәтеп, сез Аллаһы турында нәрсә белә аласыз? Мәсәлән, күкләр Аллаһының кодрәтен чагылдыра. Галимнәрнең соңгы тикшерүләре Галәмнең киңәя баруын гына түгел, ә шулай ук аның тизләнеш белән киңәя баруын да күрсәтә! Төнлә күккә караганда, мондый сорау турында уйланыгыз: Галәмне тизләнеш белән киңәйтә торган көчнең чыганагы нинди? Изге Язмаларда Барлыкка Китерүченең «чиксез куәте» бар дип әйтелә (Ишагыйя 40:26). Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләр Аның «Чиксез Кодрәт Иясе» булуын һәм «кодрәте бөек» икәнен күрсәтә (Әюб 37:23).

АЛЛАҺЫНЫ «АЧЫП БИРГӘН» ШӘХЕС

Начар күргән ике баланың әнисе болай дип әйтә: «Аларны өйрәтер өчен иң мөһим ысул — сөйләшү. Аларга күргән һәм ишеткән нәрсәләр турында сөйләргә, урамда барганда күргәннәрне аңлатырга кирәк, чөнки сез — аларның күзләре». «Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән», шулай да «Ата өчен иң якын булган» Улы Гайсә Аллаһыны «ачып биргән» (Яхъя 1:18). Аллаһы барлыкка китергәннәрнең беренчесе һәм бердәнбер Угыл буларак, Гайсә күктә булганнарны күрү өчен «күзләребез» булып киткән. Ул күзгә күренмәс Аллаһыны белер өчен иң яхшы юл булып тора.

Әйдәгез, үз Атасы белән чиксез күп еллар үткәргән Гайсәнең Аллаһы турында әйткән кайбер сүзләренә игътибар итик.

  • Аллаһы бертуктаусыз эшли. «Атам әле дә эшли» (Яхъя 5:17).

  • Аллаһы безнең ихтыяҗларыбызны белә. «Күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә» (Маттай 6:8).

  •  Аллаһы безне юмартлык белән тәэмин итә. «Күктәге Атагыз... кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Маттай 5:45).

  • Аллаһы һәрберебезне кадерли. «Ике чыпчык бер тиенгә сатыла түгелме соң? Шулай да аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак. Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит. Шуңа күрә курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк» (Маттай 10:29—31).

КҮЗГӘ КҮРЕНМИ ТОРГАН АЛЛАҺЫНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Күрә алган кешеләр һәм сукыр кешеләр тирә-якны төрлечә үзләштерә. Сукыр кеше күләгәне кояш яктысы төшмәгән караңгы урын итеп түгел, ә кояш җылысы тимәгән салкынча урын итеп «күрә». Сукыр кеше күләгәне һәм кояш яктысын күрә алмаган кебек, без дә Йәһвәне мөстәкыйль рәвештә аңлый алмыйбыз. Шуңа күрә Йәһвә үз шәхесен һәм сыйфатларын камил итеп чагылдырган кешене безгә биргән.

Ул кеше Гайсә булган (Филипиялеләргә 2:7). Гайсә безгә үз Атасы турында сөйләп кенә калмаган, ул шулай ук Аллаһының нинди булуын күрсәткән. Гайсәнең шәкерте Филип аңардан: «Хуҗабыз, безгә Атаны күрсәт»,— дип сораган. Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип җавап кайтарган (Яхъя 14:8, 9). Сез Гайсәнең эшләре аша аның Атасын ничек «күрә» аласыз?

Гайсә кешеләргә җылы мөгамәлә күрсәткән, ачык йөзле һәм басынкы булган (Маттай 11:28—30). Аның белән аралашкан кешеләргә көч өстәлгән, һәм алар аңа тартылган. Гайсә башкаларның авыртуларын сизгән һәм аларның шатлыкларын уртаклашкан (Лүк 10:17, 21; Яхъя 11:32—35). Гайсә турындагы Изге Язмаларда язылган очракларны укыганда я тыңлаганда, вакыйгаларны һәм кешеләрнең нәрсә хис иткәннәрен күз алдыгызга китерегез. Гайсәнең кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәне турында уйланганда, сез Аллаһының искиткеч сыйфатларын яхшырак күрә алырсыз һәм аңа якынлашырсыз.

МӘГЪЛҮМАТНЫ БЕРГӘ ТУПЛАУ

Сукыр кешеләрнең дөньяны ничек кабул итүләре турында бер язучы болай дип әйткән: «Андый кеше мәгълүматны өлешләп төрле юллар (кагылу, ис сизү, ишетү һәм башкалар) аша ала. Аңа бу мәгълүматны бергә тупларга кирәк». Аллаһының иҗади эшләрен күзәткәндә, Гайсәнең үз Атасы турында әйткән сүзләрен укыганда һәм Гайсәнең Аллаһы сыйфатларын ничек чагылдыруы турында уйланганда, сез дә Йәһвәнең күркәм шәхесен «күрә» алырсыз. Сез аңа тагы да ныграк якынлашырсыз.

Борынгы заманда яшәгән Әюб белән нәкъ шулай булган да. Башта ул «аңламыйча сөйләгән» (Әюб 42:3). Ләкин Аллаһының могҗизалы эшләрен игътибар белән карап чыкканнан соң, Әюб болай дигән: «Колакларым синең турында ишеткән иде, әмма хәзер сине күзләрем белән күрәм» (Әюб 42:5).

Йәһвәне эзләсәң, ул сиңа үзен табарга рөхсәт итәр

Сезнең белән дә шулай ук була ала. «Аны [Йәһвәне] эзләсәң, ул сиңа үзен табарга рөхсәт итәр» (1 Елъязма 28:9). Йәһвә Шаһитләре сезгә күзгә күренмәс Аллаһыны эзләп табарга шатлык белән булышачак.