Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Мин үзем белән һәрвакыт пистолет йөртә идем

Мин үзем белән һәрвакыт пистолет йөртә идем
  • ТУУ ЕЛЫ: 1958

  • ТУГАН ИЛЕ: ИТАЛИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: БАНДАНЫҢ ӘГЪЗАСЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Рим шәһәре янында туып үстем. Анда күбесенчә ярлы эшчеләр яши иде. Тормышым бал да май булмады шул. Мин беркайчан да әниемне күрмәдем, һәм әтием белән дә мөнәсәбәтләр начар иде. Тормыш мәктәбен урамда үттем.

10 яшемдә мин урлый башладым. 12 яшемдә беренче тапкыр өйдән качып киттем. Берничә тапкыр әтиемә мине полициядән өйгә кайтарырга туры килде. Мин бөтен дөньяга ачулы, тупас һәм һәрвакыт кешеләр белән бәхәсләшә идем. 14 яшь тулгач, мин өйдән чыгып киттем, наркотиклар кулланып урамда яши башладым. Йокларга урыным булмаганга, мин, берәр машинага кереп, анда йоклый идем. Иртән-иртүк чыгып, берәр фонтан таба идем дә анда юына идем.

Мин урлауда остарып беттем: сумкаларны урладым, фатирларны һәм йортларны бастым. Мин начар абруйга казандым, һәм тиздән мине бер атаклы бандага чакырдылар. Шунда мин банклар талау дәрәҗәсенә җиттем. Агрессив холкым аркасында мин тиз арада бандада абруйлы кеше дип санала башладым. Мин үзем белән һәрвакыт пистолет йөртә идем, хәтта йоклаганда да аны мендәр астына куя идем. Мәрхәмәтсезлек, наркотиклар, урлау, сүгенү һәм әхлаксызлык тормыш рәвешем булып китте. Полиция мине һәрвакыт эзли иде. Мине берничә тапкыр кулга алдылар һәм төрмәгә утырттылар.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Төрмәдән чыккач, мин әниемнең сеңлесенә кунакка барырга булдым. Шунда мин апамның һәм аның ике баласының Йәһвә Шаһитләре булып киткәнен белдем. Алар мине Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуына барырга чакырды. Кызыксынып, мин алар белән бардым. Патшалык Залына килгәч, мин ишек янында гына утырырга ризалаштым. Бу урыннан мин кергән һәм чыккан кешеләрне  күзәтә алдым. Әлбәттә, пистолетым үзем белән иде.

Бу очрашу минем тормышымны үзгәртте. Мин үземне башка планетада кебек хис иткәнемне хәтерлим. Кешеләр дусларча елмаеп минем белән җылы исәнләште. Шаһитләрнең күзләрендә чагылган яхшылык һәм намуслылык әле дә исемдә. Бу гел икенче дөнья иде!

Мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Күбрәк белем алган саен, мин үз тормышымны үзгәртергә кирәк икәнен ачыграк аңлый идем. Мин Гыйбрәтле сүзләр 13:20 дә язылган киңәшкә колак салдым. Анда: «Зирәкләр белән бергә йөрүче үзе дә зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер»,— дип әйтелә. Мин бандадагы дусларым белән мөнәсәбәтләрне өзәргә кирәк икәнен аңладым. Бу җиңел булмаса да, Йәһвә ярдәме белән мин уңышка ирештем.

Тормышымда беренче тапкыр мин үз эшләремне контроль астында тота башладым

Минем бар яктан чиста буласым килә иде. Күп тырышлыклар куеп, мин тәмәке тартуны һәм наркотиклар куллануны ташладым. Озын чәчләремне кистем, алкаларны салдым һәм сүгенүне ташладым. Тормышымда беренче тапкыр мин үземне контроль астында тота башладым.

Миңа укырга һәм өйрәнергә беркайчан да ошамый иде, шуңа күрә Изге Язмаларны өйрәнгәндә игътибарлы булу бик авыр иде. Әмма вакыт узу белән көч куеп мин Йәһвәгә карата мәхәббәт үстерә алдым. Шулай ук эчке халәтем дә үзгәрде: мине вөҗдан борчый башлады. Еш кына мин тискәре хисләр кичерә идем һәм Йәһвәнең явызлыклар кылганымны берәр кайчан кичерә алачагына шикләнә идем. Ул чакларда Йәһвәнең патша Давытны җитди гөнаһлары өчен кичергәне турында уку мине бик юата иде (2 Ишмуил 11:1—12:13).

Башка бер авырлык иманым белән бүлешеп өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү иде (Маттай 28:19, 20). Мин элек зыян китергән кешеләрне очратырга мөмкин бит! Бу уйдан мине курку биләп ала иде! Ләкин әкрен-әкрен генә мин үз курку хисемне җиңдем. Кичерүчән күктәге Атабыз турында башкаларга белем бирү миңа чын канәгатьлек китәрә башлады.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Йәһвәне белү тормышымны саклады! Элеккеге иптәшләремнең күбесе я үлгән, я төрмәдә утыра. Ләкин мин мәгънәле тормыш алып барам һәм киләчәккә өмет белән карыйм. Мин басынкы һәм тыңлаучан булырга һәм үз кызу холкымны тыярга өйрәндем. Нәтиҗәдә, кешеләр белән мөнәсәбәтләрем яхшы якка үзгәрде. Без яраткан хатыным Кармен белән бәхетле гаилә тормышын алып барабыз. Бергәләп без кешеләргә Изге Язмалар турында белем алырга булышабыз.

Хәзер мин намуслы эшче. Эшем кайвакыт банклар белән бәйле, ләкин аларны талар урынына, хәзер мин аларны җыештырам!