Төп мәгълуматка күчү

Гайсәнең корбаны «күпләрне» ничек йолып ала?

Гайсәнең корбаны «күпләрне» ничек йолып ала?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Гайсәнең корбаны — Йәһвәнең кешелекне гөнаһтан һәм үлемнән коткару чарасы. Изге Язмалардан күренгәнчә, йолым Гайсәнең түгелгән каны ярдәмендә түләнгән булган (Эфеслеләргә 1:7; 1 Петер 1:18, 19). Гайсә «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килгән» (Маттай 20:28).

Ни өчен «күпләрне йолып алырга» кирәк булган?

 Беренче кеше Адәм камил итеп, ягъни гөнаһсыз, барлыкка китерелгән булган. Аның мәңге яшәргә мөмкинлеге булган, әмма, Аллаһыны тыңламаска булгач, ул бу мөмкинлекне югалткан (Яратылыш 3:17—19). Гөнаһ Адәм балаларына да күчкән (Римлыларга 5:12). Шуңа күрә Изге Язмаларда Адәм үзен һәм үз балаларын гөнаһ һәм үлем коллыгына саткан дип әйтелә (Римлыларга 7:14). Камилсез булганга, Адәм балаларының берсе дә ул югалтканны кайтара алмый (Зәбур 49:7, 8).

 Адәмнең токымнары өметсез хәлдә калганга, Аллаһы аларны кызганган (Яхъя 3:16). Әмма, Аллаһының гадел нормалары буенча, гөнаһка күз йомарга ярамый һәм аны болай гына кичереп булмый — моның өчен нигез кирәк (Зәбур 89:14; Римлыларга 3:23—26). Аллаһы кешелекне ярата, шуңа күрә ул гөнаһларны кичерер өчен генә түгел, ә шулай ук аларны тулысынча юк итәр өчен дә законлы нигез биргән (Римлыларга 5:6—8). Бу законлы нигез нәкъ йолым булып тора да.

Йолымның асылы нәрсәдә?

 Изге Язмаларда «йолым» дигән төшенчә үз эченә өч якны ала:

  1.   Йолым түләүне аңлата (Саннар 3:46, 47).

  2.   Йолым коткара, ягъни азат итә (Чыгыш 21:30).

  3.   Йолым түләнгән нәрсәнең бәясенә тиң, аның бәясен каплый a.

 Бу өч як Гайсә Мәсих китергән йолымга ничек кагыла икәнен карап чыгыйк.

  1.   Түләү. Изге Язмаларда мәсихчеләр «кыйбат хакка сатып алынган» булган дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 6:20; 7:23). Бу бәя — Гайсәнең каны; Мәсих үз каны белән «Аллаһы өчен һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән кешеләр сатып алган» (Ачылыш 5:8, 9).

  2.   Коткару. Гайсәнең корбаны, ягъни йолымы, гөнаһтан «азатлык» бирә (1 Көринтлеләргә 1:30; Көләсәйлеләргә 1:14; Еврейләргә 9:15).

  3.   Бәягә тиң булу. Гайсәнең корбаны Адәм югалткан камил тормышка тиң (1 Көринтлеләргә 15:21, 22, 45, 46). Изге Язмаларда болай диелә: «Бер кешенең [Адәмнең] тыңламаучанлыгы аша күпләр гөнаһлы булып киткән кебек, бер кешенең [Гайсә Мәсихнең] тыңлаучанлыгы аша да күпләр тәкъва булачак» (Римлыларга 5:19). Менә ни өчен бер кешенең үлеме күп кенә гөнаһлы кешеләр өчен йолым була ала. Гайсәнең корбаны «барысы өчен тиешле йолым» булып тора һәм шул йолымнан файда алыр өчен адымнар ясаган кешеләргә файда китерә (1 Тимутигә 2:5, 6).

a Изге Язмаларда «йолым» дип тәрҗемә ителгән сүз түләнгән бәяне, кыйммәтлелекне аңлата. Мәсәлән, еврей фигыле кафа́р башлыча «капларга» дигәнне аңлата. Бу сүз еш кына гөнаһларны каплауга карый (Зәбур 65:3). Ко́фер дигән еврей сүзе йолып алыр өчен, я азат итәр өчен, бирелгән бәяне аңлата (Чыгыш 21:30). Грек телендә ли́трон сүзе еш кына «йолып алу» яки «азат итү бәясе» дип тәрҗемә ителә (Маттай 20:28). Грек язучылары бу сүзне сугышта гаскәрине йолып алыр өчен я колны азат итәр өчен түләнгән бәя турында язганда кулланган.