Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: БЕЗ АЛЛАҺЫГА МОХТАҖМЫ?

Ни өчен без Аллаһыга мохтаҗ?

Ни өчен без Аллаһыга мохтаҗ?

Психиатрлар фикере буенча, бәхетле кешеләр физик ихтыяҗларын гына канәгатьләндерү белән чикләнми. Кешеләр чыннан да берәр максатка омтылып яшәргә тели. Шул сәбәпле кайбер кешеләр ял вакытларын табигать, сәнгать, музыка һәм моңа охшаш башка нәрсәләр белән мавыгып үткәрә дә. Шулай да күбесе андый шөгыльләрдән вакытлы гына канәгатьлек таба.

Аллаһы кешеләрнең бүген һәм мәңге бәхетле булуларын тели

Изге Язмалар белән таныш кешеләр шуны белә: һәр адәм баласы тумыштан ук рухи нәрсәләргә сусый. Яратылышның беренче бүлекләреннән күренгәнчә, Аллаһы беренче кешеләрне барлыкка китергәннән соң, алар белән аралашкан. Шулай итеп, ул аларга үзе белән мөнәсәбәтләр үстерергә мөмкинлек биргән (Яратылыш 3:8—10). Аллаһының нияте буенча, кешеләр аңардан бәйсез рәвештә яшәргә тиеш булмаган. Аларның Барлыкка Китерүчеләре белән аралашу ихтыяҗы бар. Бу ихтыяҗ турында Изге Язмаларда еш кына әйтелә.

Гайсә пәйгамбәр дә: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле»,— дип әйткән (Маттай 5:3). Шул сүзләрдән бер нәтиҗә ясап була: канәгатьлек китерүче бәхетле тормыш алып барыр өчен тумыштан килгән рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү мөһим. Моны ничек эшләп була? Гайсәнең сүзләре моңа җавап булып тора. Ул болай дигән: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш» (Маттай 4:4). Аллаһының сүзләре, ягъни Изге Язмаларда язылган аның уйлары һәм күрсәтмәләре, безгә бәхетле һәм мәгънәле тормыш алып барырга нинди яклардан булыша? Әйдәгез, өч төп якны карап чыгыйк.

Безгә яхшы җитәкчелек кирәк

Бүген күп кенә белгечләр һәм специалистлар кешеләрнең мөнәсәбәтләре, мәхәббәт, гаилә тормышы, авырлыкларны чишү, бәхет һәм хәтта тормыш мәгънәсенә кагылышлы байтак киңәшләр бирә. Әмма кешеләрне Барлыкка Китерүче Йәһвә Аллаһыдан тыш бу бар өлкәләргә кагылышлы акыллы җитәкчелек кем дә булса бирә аламы?!

Изге Язмаларны инструкция белән чагыштырып була. Ул — яшәү өчен җитәкчелек

Бер мисалга кагылып китик. Яңа техниканы, мәсәлән, видеокамераны я компьютерны сатып алгач, кеше, гадәттә, инструкцияне ачып укый. Анда бу әйберне ничек дөрес итеп кулланырга икәне аңлатыла. Кеше, андагы күрсәтмәләр буенча эш итсә, сатып алынган әйбердән күбрәк файда алыр. Изге Язмалар андый инструкциягә тиң. Бу инструкцияне безгә Аллаһы яшәү өчен биргән. Анда әйбернең максаты һәм аны ничек дөрес кулланырга икәнлеге аңлатыла.

Җентекләп язылган инструкциядә әйбер озаграк хезмәт итсен өчен һәм ватылмасын өчен нәрсә эшләргә икәне аңлатылган кебек, Изге Язмаларда да тормышыбызга зыян китерә алган нәрсәләрдән кисәтә торган сүзләр язылган. Кешеләрнең киңәшләрен тоту җиңел булып күренсә дә, Барлыкка Китерүчебезнең җитәкчелеге буенча эш итү акыллырак булмас идеме? Шулай эшләсәк, без уңышлы да булырбыз, авырлыклардан да сакланырбыз.

«Мин, Йәһвә, сине файдаңа өйрәтүче, син барырга тиеш юлдан сине алып баручы синең Аллаһың. Әгәр дә син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шулчак синең тынычлыгың — елга кебек, ә тәкъвалыгың диңгез дулкыннары кебек булыр иде» (Ишагыйя 48:17, 18).

Изге Язмалардан кирәкле киңәшләр һәм ярдәм табып була

Йәһвә Аллаһы җитәкчелек белән күрсәтмәләр биреп торса да, ул безне аларны кабул итәргә мәҗбүр итми. Безне яратканга һәм безгә булышырга теләгәнгә, ул безне җылы сүзләр әйтеп болай дип өнди: «Мин, Йәһвә, сине файдаңа өйрәтүче, син барырга тиеш юлдан сине алып баручы синең Аллаһың. Әгәр дә син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шулчак синең тынычлыгың — елга кебек, ә тәкъвалыгың диңгез дулкыннары кебек булыр иде» (Ишагыйя 48:17, 18). Кыскача гына әйткәндә, Аллаһы җитәкчелегенә буйсынсак, без бәхетле булырбыз. Әйе, бәхетле булуыбыз Аллаһыдан тора.

Безгә мөһим сорауларга җавап алырга кирәк

Кайберәүләр Аллаһыга мохтаҗ булуларын сизми, чөнки аларны кайбер тормыш хәлләре аптырашта калдыра һәм Аллаһының үзләрен яратуында шикләнергә этәрә. Мәсәлән, аларның мондый сораулары туа: ни өчен яхшы кешеләр газап чигә? Ни өчен бер дә гаепсез сабыйлар гарип булып туа? Ни өчен дөнья шулкадәр гаделсез? Чынында андый сорауларга җавап табу мөһим, чөнки аларга җавап тапсак, бу тормышыбызны үзгәртә ала. Әмма боларның барысына Аллаһы гаепле дип әйтү дөрес булмас иде. Аллаһы Сүзендә — Изге Язмаларда — бу сорауларга җавап бирелә. Әйдәгез, моңа игътибар итик.

Яратылыш китабының өченче бүлегендә язылган вакыйгаларга күз салыйк. Шайтан еланны кулланып беренче кешеләрне Йәһвә Аллаһының әмеренә каршы чыгарга, ягъни яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашарга этәргән. Ул Хаувага болай дип әйткән: «Юк, үлмисез... Чөнки Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз» (Яратылыш 2:16, 17; 3:4, 5).

Бу сүзләрне әйтеп, Шайтан Аллаһыны ялганчы итеп тә күрсәткән, Аллаһының хакимлеге гаделсез дип тә әйткән. Иблис кешеләрне шуңа ышандырырга тырышкан: «Сез мине тыңласагыз, сезгә яхшырак булачак». Аллаһы бу бәхәсле сорауларны ничек чишәргә булган? Галәмдәге бар шәхесләр Шайтанның сүзләре ялганмы, юкмы икәнен белсен өчен, Йәһвә вакыйгаларны үз агымына куйган. Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһы Шайтанга һәм аның тарафдарларына Аллаһысыз яшәп була дигән карашны исбатларга мөмкинлек биргән.

Сезнеңчә, Шайтанның гаепләүләренә җавап нинди булырга тиеш? Кешеләр Аллаһысыз яши аламы һәм үз-үзләре белән идарә итә аламы? Газаплар, гаделсезлек, авырулар, үлем, җинаятьчелек, әхлаксызлык, сугышлар, геноцид һәм башка мәрхәмәтсезлекләр аркасында кешеләр күп гасырлар буе җәфалана. Боларның барысы да шуны раслый: кешеләрнең Аллаһыдан бәйсез рәвештә үз-үзләре белән идарә итәргә маташулары уңышсыз. Изге Язмалар буенча, Аллаһы кешеләрнең кайгы-хәсрәт кичерүенә гаепле түгел. Анда газапларның төп сәбәпләренең берсе китерелә: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9).

Бу сүзләрне исәпкә алсак, мондый нәтиҗә ясау акыллы булыр: кешеләргә, үзләрен борчый торган сорауларга җавап алыр өчен һәм авырлыкларын чишәр өчен, Аллаһыга таба борылырга кирәк. Аллаһы безгә ничек булыша ала?

Безгә Аллаһының ярдәме кирәк

Кешеләр инде күптән авырулардан, картлыктан һәм үлемнән котылырга тырыша. Алар вакытларын, тырышлыкларын һәм көчләрен моңа сарыф итә, ләкин барысы да заяга үтә. Кайберәүләре мәңгелек суын я яшьлек бирүче чишмәдән эчеп, медицинага, күнегүләргә я сихерчелеккә мөрәҗәгать итеп андый ирекне табарга өметләнә. Әмма бу бар өметләр чынга ашмый.

Аллаһы адәм балаларының бәхетле булуларын тели. Аның нияте буенча, алар бәхетле яшәргә тиеш булган, һәм ул үз ниятен кире какмаган (Яратылыш 1:27, 28; Ишагыйя 45:18). Йәһвә Аллаһы безгә үзенең бар ниятләрен һәм сүзләрен тормышка ашырырга вәгъдә бирә (Ишагыйя 55:10, 11). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы беренче кешеләр мәхрүм калган Оҗмахны торгызачак. Инҗилнең соңгы китабында болай дип язылган: «[Йәһвә Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:4). Аллаһы үзенең искиткеч шартлар торгызу турындагы вәгъдәсен ничек тормышка ашырачак, һәм бу безгә нинди файда китерәчәк?

Аллаһы Улы — Гайсә пәйгамбәр — үз шәкертләрен Аллаһы ихтыяры үтәлсен дип дога кылырга өйрәткән. Кайберәүләр Гайсәнең бу сүзләрен белә, ә кемдер дога кылганда ул сүзләрне кабатлый торгандыр. Гайсә пәйгамбәр болай дип әйткән: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:9, 10). Әйе, Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә Йәһвә кешеләр идарәсе китергән зыянны төзәтәчәк һәм үзенең гадел яңа дөнья булдырырга вәгъдәсен үтәячәк * (Данил 2:44; 2 Петер 3:13). Шул вәгъдәнең үтәлешен күрер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

Гайсә Мәсихнең сүзләре буенча, безгә бер гап-гади адым гына ясарга кирәк. Ул болай дигән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3). Чыннан да, Аллаһы ярдәме белән без вәгъдә ителгән яңа дөньяда үлемсез яши алачакбыз. Бу өмет безне Аллаһыга мохтаҗ булуыбызга тагын да күбрәк ышандыра.

Аллаһыны эзләгез!

Ике мең ел элек моның турында рәсүл Паул хөр фикерле кешеләргә Афина шәһәрендәге Ареопагта, ягъни Марс калкулыгында сөйләгән: «Ул үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә. Чөнки аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез. Сезнең кайбер шагыйрьләрегез дә: „Без аның нәселеннән“,— дип әйткән бит» (Рәсүлләр 17:25, 28).

Рәсүл Паулның афиналыларга әйткән сүзләре әле дә хак. Барлыкка Китерүчебез безгә суларга — һава, ашарга — ризык һәм эчәргә су биреп тора. Без Йәһвә яшәү өчен бирә торган нәрсәләргә бик мохтаҗ. Әмма кайбер кешеләр Аллаһы турында уйламыйча яши. Ни өчен ул андый кешеләрне кайгыртуын дәвам итә? Паулның сүзләреннән күренгәнчә, Аллаһы моны алар аны «эзләсеннәр өчен, табарга тырышып, аны тапсыннар өчен эшли. Ул бит һәрберебезгә якын» (Рәсүлләр 17:27).

Сезнең Аллаһыны, аның ниятен һәм киңәшләрен яхшырак беләсегез киләме? Аның киңәшләрен тотсак, без бүгенге көннән алып мәңге бәхетле булырбыз. Аллаһы турында белем алыр өчен, сезгә бу брошюраны биргән кешегә мөрәҗәгать итегез я шул басманы бастырып чыгаручыларга языгыз. Алар сезгә ярдәм итәргә шат булачак.

^ 20 абз. Ул үз Патшалыгы ярдәмендә җиргә карата үз ниятен ничек үтәячәк икәне турында күбрәк белер өчен, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 7 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.