Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре белем алуга ничек карый?

Йәһвә Шаһитләре белем алуга ничек карый?

 Белем алуга карашыбыз Изге Язмалардагы принципларга нигезләнә. Принципларны тормышта куллану турында уйлаганда, һәр Йәһвә Шаһите Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданына таяна. Сүз биредәге принциплар турында бара a:

 Белем алу мөһим

 Белем кешегә «зирәклек һәм аңны» сакларга булыша һәм Изге Язмаларда бу ике нәрсә мактап телгә алына (Гыйбрәтле сүзләр 2:10, 11; 3:21, 22). Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләренә: «Кешеләрне... мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип әйткән (Маттай 28:19, 20). Аның сүзләрен истә тотып, без бер-беребезне кирәкле белем алырга: уку, язу, аралашу осталыкларын b яхшыртырга, төрле диннәр һәм халыклар белән танышырга дәртләндерәбез һәм бер-беребезгә бу максатка ирешергә булышабыз (1 Көринтлеләргә 9:20—22; 1 Тимутигә 4:13).

 Дәүләт дә белем алуның файдасын күрә, шунлыктан күп илләрдә яшьләр мәктәпне тәмамларга тиеш дип санала. Без белем алуга кагылышлы законнарга буйсынабыз, чөнки, Изге Язмаларда язылганча, һәр җан «өстен торучы хакимлеккә [ягъни дәүләткә] буйсынырга» тиеш (Римлыларга 13:1). Без балаларыбызны мәктәптә укыганда киме белән чикләнмәскә c, ә бар тырышлыкларын куярга дәртләндерәбез. Аллаһы Сүзендә менә нәрсә әйтелә: «Нәрсә генә эшләсәгез дә һәммәсен кешеләргә түгел, бәлки, Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез» (Көләсәйлеләргә 3:23, «Инҗил», Изге китап тәрҗемә институты).

 Белем гаиләдәгеләребез турында кайгыртырга булыша. Изге Язмалар буенча, «кеше үз якыннарының, аеруча үз гаиләсенең ихтыяҗларын кайгыртмый икән, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була» (1 Тимутигә 5:8). Мәктәптә алган белем ярдәмендә без гаиләбез алдындагы изге бурычны үти алабыз. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, белем алуның максаты — «кешене җәмгыятьнең файдалы әгъзасы... экономиканың хезмәткәре итү» («The World Book Encyclopedia»). Белем алган, кирәкле осталыклар үстергән кеше үз гаиләсен яхшы кайгырта ала һәм эшен кадерли (Гыйбрәтле сүзләр 22:29).

 Ата-аналар үз балаларын башкача да кайгырта ала: аларны тормышка әзерли ала. Ата-аналарга бу максатка ирешергә мәктәп булыша ала (2 Көринтлеләргә 12:14). Без, балаларны белем алуның түләүле, авыр булуына һәм җәмгыять нормаларына каршы килүенә карамастан, мәктәптә укырга тиеш дип исәплибез d. Шулай ук без ата-аналарны балаларының укуларына үз өлешен кертергә өндибез һәм шуңа кагылышлы гамәли киңәшләр бирәбез e.

 Белем алуга дөрес караш сакларга кирәк

 Берәр уку йортына керергә ризалашканчы, без яхшы уйлыйбыз. Изге Язмаларда: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Бу принципны без өстәмә белем бирүче берәр уку йортын сайлаганда, шулай ук түлисе акча һәм аласы файда турында уйлаганда кулланабыз. Мәсәлән, курсларда уку кыска вакыт эчендә зур файда китерә ала.

 Изге Язмалардан белем алу уку йортларында белем алудан яхшырак. Уку йортларында белем алудан аермалы буларак, Изге Язмалардан белем алу Аллаһы белән танышырга мөмкинлек бирә һәм котылуга юл ача (Яхъя 17:3). Андый белем шулай ук әхлак нормалары белән таныштыра: «тәкъвалыкның, гаделлекнең һәм намуслылыкның нәрсә икәнен аңларга, игелек юлының асылына төшенергә» булыша (Гыйбрәтле сүзләр 2:9). Рәсүл Паулның алган белемнәре университеттагы белемнәр белән чагыштырырлык булган, ләкин ул «Мәсих Гайсә турындагы [белемне] иң кадерле белем» дип санаган (Филипиялеләргә 3:8; Рәсүлләр 22:3). Бүген дә Йәһвә Шаһитләренең күбесе берәр уку йортында укып чыгып, өстәмә белем алган, шулай да алар Изге Язмалардан белем алудан күбрәк файда килә дип саный f.

Изге Язмалардан белем алу әхлакка өйрәтә

 Югары белемнең әхлакка һәм рухилыкка зыян китерә алуы

 Изге Язмаларның бер гыйбрәтле хикәясендә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Йәһвә Шаһитләре университетта я югары белем бирүче башка берәр уку йортында уку әхлакка һәм рухилыкка зыян китерә ала дип сизә. Шул сәбәпле күп кенә Йәһвә Шаһитләре үзләре дә шунда укырга бармый, балаларын да шунда укырга җибәрми. Аларның фикеренчә, югары белем бирүче уку йортларында яшьләргә мондый ялгыш карашларны тагалар:

  •   Ялгыш караш: акча бәхет һәм иминлек китерә

     Яшьләрне югары белем яхшы түләүле эшкә урнашуның гарантиясе булып тора дип ышандыралар, шуңа күрә студентларның күпчелеге университетка күбрәк акча эшләү максаты белән укырга керә. Кайберәүләре акча бәхет һәм иминлек китерә дип ышана, ләкин Изге Язмалар байлык буш нәрсәгә тиңләштерә (Вәгазьче 5:10). Алай гына да түгел, Изге Язмаларда «һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату» һәм андый ярату иманнан читләштерә ала дип әйтелә (1 Тимутигә 6:10). Йәһвә Шаһитләре «алдаучы байлыкның» тозагына эләгергә теләми, шуңа күрә күп тырышлыклар куя (Маттай 13:22).

  •   Ялгыш караш: югары белем билгеле бер дәрәҗәгә, абруйга ия булырга булыша, ә бу иң мөһиме

     Грузиянең элекке премьер-министры Ника Гилаури туган илендә хәлләрнең барышын болай тасвирлаган: «Грузиядә университетта укуны зур абруйга ия булуга тиңләштерәләр, шуңа күрә югары белем алырга мәҗбүр итәләр. [...] Элек университетта укымаган яшьләр туганнарына тап төшерә дип санала иде» g. Ләкин Изге Язмалар дан артыннан куудан качарга өнди. Гайсә пәйгамбәр җылы урын эзләүче замандашларыннан — дин җитәкчеләреннән: «Сез бер-берегездән дан кабул итәсез икән... ничек миңа ышана алырсыз?» — дип сораган (Яхъя 5:44). Университетта укуның кешене тәкәббер итүе бар, ә Аллаһы Тәгалә тәкәбберләргә каршы тора (Гыйбрәтле сүзләр 6:16, 17; 1 Петер 5:5).

  •   Ялгыш караш: һәр кеше нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен хәл итә ала

     Йәһвә Шаһитләре Аллаһының яхшылык һәм яманлык нормалары белән исәпләшә (Ишагыя 5:20). Әмма «Исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар турындагы белем» (ингл.) журналының бер мәкаләсендә әйтелгәнчә, яшьләрнең басымы аркасында университетта укучы студентларның күбесе «үзләренең яхшылык һәм яманлык нормаларын кире кагарга була» h. Бу сүзләр Изге Язмалардагы: «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дигән принципка туры килә (1 Көринтлеләргә 15:33). Чамасын белмичә эчү, наркотик куллану һәм никахсыз җенси тормыш белән яшәү кебек Аллаһы хөкем иткән эшләрне университетта мактап телгә алалар һәм хәтта үзләре бу эшләрне кылалар (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; 2 Көринтлеләргә 7:1).

  •   Ялгыш караш: югары белем дөньяны яхшырта

     Күпләр байлык я дан артыннан куу һәм кыска вакытлы ләззәт алу максаты белән түгел, ә үзләрен һәм дөньяны яхшырту максаты белән югары белем ала. Аларны куйган максатлары өчен мактап була, әмма Йәһвә Шаһитләре башка тормыш юлы сайлый. Гайсә Аллаһы Патшалыгы гына яхшырак дөньяга юл ачачак бердәнбер чара дип өйрәткән, без дә шундый фикердә (Маттай 6:9, 10). Шулай да без Патшалыкның дөнья хәлен төзәтәчәк дип, эшсез утырмыйбыз. Гайсә пәйгамбәр яхшы хәбәрне вәгазьләп йөргән кебек, без дә бөтен дөнья буенча «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәрне» вәгазьләп йөрибез; нәтиҗәдә бу һәр ел йөзләгән мең кешеләргә үз тормышлары яхшыртырга ярдәм итә i (Маттай 24:14).

a Туган йортында яшәүче яшь кеше, белем алуга килгәндә, әти-әнисенең теләген — Аллаһының әмерләренә каршы килмәсә — үтәп яши (Көләсәйлеләргә 3:20).

b Шуңа күрә без уку-язу күнекмәләрен яхшырту буенча басмаларның 11 миллионнан артык данәсен бастырдык. Андый басмаларның берсе — «Уку һәм язу белән шөгыльлән» дигән брошюра. Шулай ук бөтен дөнья буенча без 120 телдә уку-язу дәресләрен бушлай үткәрәбез. 2003—2017 еллар эчендә без якынча 70000 кешене укырга-язарга өйрәттек.

c «Бәлки, мәктәпне ташларгадыр?» дигән мәкаләне карагыз.

d Мәсәлән, без ата-аналарны улларын гына түгел, ә кызларын да мәктәпкә җибәрегез дип өндибез. «Күзәтү манарасы» (рус) 2003 ел, 15 март, «Отдавать ли ребенка в школу?» мәкаләсен кара.

f Сайтыбыздагы «Тормышның барлыкка килүенә караш» бүлекчәсен карагыз.

g «Гамәли экономика: Грузиянең 2004—2012 еллардагы экономикасындагы үзгәрешләр һәм дәүләт реформасы» (ингл), 170 нче бит.

h 61 нче том, №1, 2017 елның апрель саны, 72 нче бит.

i Сайтыбыздагы «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» бүлекчәсен ачып, Аллаһы Сүзенең һәм Патшалык хакындагы хәбәрнең кеше тормышын үзгәртергә сәләтле булуына инаныгыз.