Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһите булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк?

Йәһвә Шаһите булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк?

 Маттай 28:19, 20 дә Гайсә Мәсих кеше, үз шәкерте булып китәр өчен, нәрсә эшләргә тиеш икәнен аңлаткан. Мәсих шәкерте булу исә үз эченә Йәһвә турында шаһитлек бирүне ала.

 1 нче адым: Изге Язмалардагы тәгълиматларны өйрәнегез. Гайсә үз шәкертләренә бөтен кешеләрне «шәкертләр итеп әзерләргә» һәм өйрәтергә кушкан (Маттай 28:19, 20). «Шәкерт» дип тәрҗемә ителгән сүз букваль рәвештә «укучы» дигәнне аңлата. Изге Язмалар, аеруча Гайсә пәйгамбәрнең тәгълиматлары, кешегә бәхетле һәм мәгънәле тормыш алып барырга ярдәм итә (2 Тимутигә 3:16, 17). Без сезнең белән түләүсез Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә һәм Аллаһы Сүзенең тәгълиматларын аңларга булышырга бик шат булыр идек (Маттай 10:7, 8; 1 Тисалуникәлеләргә 2:13).

 2 нче адым: белгәннәрегезне кулланыгыз. Гайсәнең сүзләре буенча, кеше аның кушканнарының «барын да үтәргә» тиеш (Маттай 28:20). Димәк, Изге Язмаларны өйрәнү сезнең өчен кызыклы белемнәр алу гына булырга тиеш түгел; сезгә фикер йөртү рәвешегездә һәм тәртиптә үзгәрешләр ясарга кирәк булыр (Рәсүлләр 10:42; Эфеслеләргә 4:22—29; Еврейләргә 10:24, 25). Гайсә әмерләрен үтәгән кеше үз йөрәгендә аңа иярергә һәм үз тормышын Йәһвә Аллаһыга багышларга карар кабул итә (Маттай 16:24).

 3 нче адым: суга чумдырылыгыз (Маттай 28:19). Изге Язмаларда суга чумдырылу үлем белән чагыштырыла. (Римлыларга 6:2—4 чагыштырыгыз.) Суга чумдырылу элеккеге тормыш өчен үлемне һәм яңа тормышны башлауны символлаштыра. Суга чумдырылып, сез Гайсә әйткән ике адымны инде ясаганыгызны һәм хәзер Аллаһыдан саф вөҗдан сораганыгызны күрсәтәсез (Еврейләргә 9:14; 1 Петер 3:21).

Суга чумдырылырга әзер булуымны мин ничек белә алам?

 Җыелыш өлкәннәре белән сөйләшегез. Алар, сезнең белән сөйләшеп, суга чумдырылу нәрсәне аңлата икәнен аңлыйсызмы, юкмы икәнен белер. Өлкәннәр сез белгәннәрегезне кулланасызмы һәм Аллаһыга үзегезне ирекле рәвештә багышладыгызмы, юкмы икәнен күрер (Рәсүлләр 20:28; 1 Петер 5:1—3).

Бу адымнар Йәһвә Шаһитләренең балаларына кагыламы?

 Әйе. Без балаларыбызны, Изге Язмаларда киңәш ителгәнчә, «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстер[әбез] һәм үгетләп акылга өйрәт[әбез]» (Эфеслеләргә 6:4). Әмма, үскәч, суга чумдырылыр алдыннан алар Изге Язмаларны өйрәнергәме, аның тәгълиматларын кабул итәргәме һәм алар буенча яшәргәме икәне хакында шәхси карар кабул итәргә тиеш (Римлыларга 12:2). Һәр кеше динне үзе сайлый (Римлыларга 14:12; Гәләтиялеләргә 6:5).