Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Тормышымдагы иң югары приз

Тормышымдагы иң югары приз
  • ТУУ ЕЛЫ: 1967

  • ТУГАН ИЛЕ: ФИНЛЯНДИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: ПРОФЕССИОНАЛЬ УЕНЧЫ

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ

 Мин Финляндиянең тыныч кына бер яшел шәһәрендә үстем — Тампереда. Гаиләбез укуны һәм әдәпле булуны диннән өстен күрә иде. Әнием немец халкыннан, шуңа күрә балачагымда мин Көнбатыш Германиядә яшәгән әби-бабаем янында вакыт үткәрә идем.

 Балачактан бирле спортны яратам. Әле кечкенә булганда, мин нәрсә генә уйнамый идем. Әмма 14 яшь җиткәч, мин тенниста тукталырга булдым. 16 яшемдә мин көненә ике-өч тапкыр уйный идем: ике тапкыр — профессиональ тренерлар белән, ә кич үзем. Миңа бу уенның төрле кырлы булуы ошый иде; теннис уйнап мин үз көчемне сынадым. Дусларым белән вакыт үткәрергә һәм бераз сыра эчәргә яратсам да, минем наркотиклар кулланганым һәм исерткеч эчемлекләрне артык эчкәнем булмады. Минем бөтен тормышым теннис тирәсендә әйләнә иде.

 17 яшьтә мин ATP ярышларында катнаша башладым a. Берничә тапкыр җиңгәч, илебезнең команда чемпионатында чыгыш ясый башладым. 22 яшемдә мин дөньядагы 50 иң яхшы теннисчыларның берсе идем.

 Күп еллар узды, һәм мин теннис уйнап бөтен дөньяны гизеп чыктым. Матур урыннарны күрүдән тыш, мин глобаль проблемаларга да игътибар иттем: кешеләр җинаятьчелек кыла, наркотиклар куллана, әйләнә-тирәдеге мохитне пычрак итә иде. Кушма Штатлардагы кайбер шәһәрләрдә безгә куркыныч районнарга йөрергә кушмый иделәр. Бу мине борчый иде. Яраткан эш белән шөгыльләнгән булсам да, көн ахырында мин күңелемдә ниндидер бушлык сизә идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ

 Минем йөргән кызым Санна Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Мин аның диндарлыгыннан көлә идем, әмма өйрәнүенә каршы түгел идем. 1990 елны без өйләнештек. Шул ук елны ул суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып китте. Аллаһыга ышансам да, диндар түгел идем. Хәтеремдә, минем немец әбием Изге Язмаларны еш укый иде һәм мине хәтта дога кылырга өйрәткән иде.

 Бер көнне без Санна белән Йәһвә Шаһитләре булган бер ирле-хатынлыда кунакта булганда, ире Кари миңа Изге Язмаларны ачып, «соңгы көннәр» турындагы пәйгамбәрлекне күрсәтте (2 Тимутигә 3:1—5). Бу пәйгамбәрлек миңа нык тәэсир итте, һәм мин дөньядагы вакыйгаларның мәгънәсен аңлый башладым. Ул көнне без дин турында әллә ни күп сөйләшмәдек, әмма шул вакыттан бирле мин Кари белән Изге Язмалар турында сөйләшә башладым. Белгәннәрем миңа ошый иде. Тыгыз графигым һәм сәяхәтләрем аркасында без Кари белән регуляр рәвештә очраша алмадык, ләкин ул бирешми иде. Өйрәнү вакытында минем берәр соравым туса, ул хат язып җавап бирә иде. Тормышка кагылышлы мөһим сорауларга эзлекле җавапны Изге Язмалардан белеп була иде. Тора-бара мин Изге Язмаларның төп темасын — Аллаһы Патшалыгының Аллаһы ихтыярын тормышка ашырачагын белдем. Аллаһы Тәгаләнең исеме Йәһвә икәнен белү һәм аның фатихаларын тату миңа зур тәэсир калдырды (Зәбур 83:18). Йолым корбаны турындагы тәгълимат аеруча күңелемне кузгатты. Бу корбан күз буяу өчен я формаль отчет өчен бирелмәгән, ул Аллаһы Тәгаләнең безне яратканын раслый (Яхъя 3:16). Мин шулай ук Аллаһының дусты булу һәм оҗмахта тыныч һәм мәңге яшәү мөмкин икәнен белдем (Ягъкуб 4:8). Мин: «Рәхмәтле булуымны мин ничек күрсәтә алам?» — дип уйлана башладым.

 Мин үткән тормышыма күз салдым. Изге Язмалардан «бирүдә бәхет күбрәк» икәнен белгәч, миндә башка кешеләр белән дә белгәннәремне уртаклашырга теләк туды (Рәсүлләр 20:35). Профессиональ уенчы буларак, мин елның якынча 200 көнен төрле ярышларда катнашып үткәрә идем. Гаиләбезнең тормышы минем тирәли әйләнә иде. Тренировкаларым, графигым һәм карьерам беренче урында торды. Мин тормышымны үзгәртергә вакыт икәнен аңладым.

 Мин белә идем: уңышлы спорт карьерасын дини сәбәпләр аркасында калдырсам, күпләр мине аңламаячак. Шулай да мин спортны калдырырга булдым. Йәһвәне яхшырак белү һәм мәңге яшәү бүләге теннистагы иң югары приздан да өстенрәк. Мин башкаларның нәрсә әйткәннәренә игътибар итмәскә тәвәккәл идем. Кешеләр басымына бирелмәскә миңа Зәбур 118:6 да язылганнар булышты. Анда: «Йәһвә минем яклы, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» — диелә.

 Шул вакыттарак кайбер спонсорлар миңа бик кызыктыргыч тәкъдим ясады. Ризалашкан булсам, мин күп еллар һич борчылусыз теннис уйнап яшәр идем. Әмма мин спорттан китәргә инде карар иткән идем, шуңа күрә тәкъдимне кире кактым һәм ATP турнирларында катнашудан туктадым. Мин Изге Язмаларны өйрәнүемне дәвам иттем һәм 1994 елның 2 июлендә суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ

 Кемдер берәр бәлагә эләккәч кенә Аллаһы турында уйлый башлый. Башка берәү хакыйкатне күпмедер вакыт эзли. Минем очракта тегеләй дә, болай да булмады. Тормышым әйбәт иде, тагын нәрсә турында хыялланасы иде?! Шулай да Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан бирле тормышым мәгънәлерәк булып китте һәм күпкә яхшырды. Алай булыр дип мин күз алдыма да китерә алмас идем! Әйтерсең лә, Аллаһы минем хакыйкатькә килүемне көтеп торган. Гаиләбез турында әйткәндә, мөнәсәбәтләребез ныгыды. Өч улыбыз минем эзләрем буенча барырга булды: алар спортчы карьерасын түгел, ә мәсихче хезмәтен сайлады. Мин моңа бик шат.

 Мин әле дә теннис уйнарга яратам. Ничәмә еллар инде мин теннис белән бәйле эштә эшлим: я тренер, я теннис үзәгендә менеджер булып. Әмма теннис бүтән инде беренче урында түгел. Элек мин осталыгымны яхшыртып, чемпион булыр өчен тенниска атна саен күп вакыт багышлый идем. Бүген мин Аллаһыга тулы вакытлы хезмәт итәм һәм үз вакытымны башкалар өчен сарыф итеп, аларга Изге Язмалардагы принципларны белегә һәм аларны кулланырга ярдәм итәм. Йәһвә Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерүдән һәм башкаларга якты киләчәккә өметем турында уртклашудан мин зур шатлык табам (1 Тимутигә 6:19).

a ATP, ягъни ПТА — профессиональ теннис ассоциациясе. ATP профессиональ теннис турнирлары оештыра. Турнирларда җинүчеләр очко һәм акча ала. Җыелган очколарга карап, уенчыларның дөнья рейтингында нинди урында торуы билгеләнә.