Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Ишагыя 26:3: «Син үзеңә таянган кешеләрне якларсың. Аларга бетмәс тынычлык бирерсең»

Ишагыя 26:3: «Син үзеңә таянган кешеләрне якларсың. Аларга бетмәс тынычлык бирерсең»

 «Син үзеңә таянган кешеләрне якларсың. Аларга бетмәс тынычлык бирерсең, чөнки алар сиңа өметләнә» (Ишагыя 26:3, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Син, Раббы, рухы нык булганнарны иминлектә саклыйсың, чөнки алар Сиңа ышаналар» (Ишагыя 26:3, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Ишагыя 26:3 нең мәгънәсе

 Бу сүзләр белән Ишагыя пәйгамбәр шуңа ышанычыбызны ныгыта: Аллаһыга таянган кешеләрне Ходай яклап тора. Ул андый кешеләргә үзләрен иминлектә һәм тынычлыкта хис итсеннәр өчен булышып тора.

 «Син үзеңә таянган кешеләрне якларсың». Шигырьнең бу өлешендә һәрвакыт Йәһвә a Аллаһыга таянып яшәргә булган кешеләр турында әйтелә. Аллаһыга таянып яшәүчеләр шуны таный: алар Аллаһыга бар яктан бәйле. Мәсәлән, мөһим карарлар кабул иткәндә алар үз акылларына таянмый. Алар һәрвакыт Аллаһының фикер йөртүен исәпкә алып эш итә (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6). Алар аның Сүзен – Изге Язмаларны укып, укыганнар турында тирәнтен уйлану аша туган хәлгә Аллаһы карашын белергә тырышалар (Зәбур 1:2; 119:15). Авыр хәлләргә эләккәндә, алар Йәһвәгә дога кылалар һәм аңардан ярдәм эзлиләр (Зәбур 37:5; 55:22). Шулай итеп алар Аллаһыга таянганнарын күрсәтәләр, ә ул аларга тынычлык бирә.

 «Аларга бетмәс тынычлык бирерсең». Еврей телендә язылган бу өлештә «тынычлык» сүзе ике тапкыр язылган. Бу «тынычлык» сүзенә басым ясар өчен махсус шулай эшләнгән. Шуңа күрә бу урында болай дип язу төгәлрәк булыр иде: «дәвамлы тынычлык», «камил тынычлык» я «тулы тынычлык». Әйе, Йәһвәгә таянып торучы кеше тынычлыкта яши, тирә-як шартлар нинди генә булмасын ул эчке тынычлык сизеп тора (Зәбур 112:7; 119:165). Андый тынычлык Йәһвә белән якын, шәхси мөнәсәбәтләрдән килә. Андый тынычлыкка кеше, Йәһвә күзендә дөрес булганны тырышып башкарганга ия (Гыйбрәтле сүзләр 3:32; Ишагыя 48:18).

 Андый «дәвамлы тынычлык» Аллаһы үз хезмәтчеләрен авырлыклардан яклап тора һәм алар һич тә борчу күрмичә яши дигәнне аңлатмый (1 Ишмуил 1:6, 7; Әюп 6:1, 2; Зәбур 31:9). Аллаһы аларга шул авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша (Ишагыя 41:10, 13). Ул аларның догаларына җавап бирә, аларга акыл, көч бирә һәм юата (Зәбур 94:19; Гыйбрәтле сүзләр 2:6; Ишагыя 40:29). Нәтиҗәдә алар, хәтта авырлыклар кичерсәләр дә, тыныч калалар (Филипиялеләргә 4:6, 7).

Ишагыя 26:3 нең контексты

 Ишагыя пәйгамбәр б. э.к. сигезенче гасырда яшәгән. Ул вакытта һәм соңрак Яһүдиядә яшәүче күп кенә кеше Йәһвә Аллаһыга тугры булмаган. Нәтиҗәдә, Йәһвә Иерусалимны – башкала итеп сайланган шәһәрне б. э.к. 607 елда җимерергә рөхсәт иткән.

 Ләкин җимерелүгә 100 дән артык ел алдарак Ишагыя бер пәйгамбәрлек җыры язган булган. Йәһвәне мактый торган шул җырны 26 бүлектән укып була (Ишагыя 26:1–6). Җырда Яһүдия җирендәге шәһәрнең, күрәсең Иерусалимның, киләчәктә кабат торгызылачагы турында әйтелә.

 Иерусалим б. э.к. 537 елда торгызылган булган. Шунда әсирлектән кайткан тугры яһүдләр үзләрен иминлектә хис итә башлаган һәм болай дигән: «Безнең шәһәребез көчле» (Ишагыя 26:1). Ләкин ул вакытта шәһәрне көчле итә торган нык стеналары әле торгызылмаган булган. Шуңа күрә аның көче Йәһвә фатихасына һәм яклавына бәйле булган (Ишагыя 26:2).

 Бүген дә шул ук хәл. Йәһвәгә тулысынча таянучылар үзләрен имин хис итә, чөнки алар Йәһвәне «Кыя» ягъни сыену урыны дип саный (Ишагыя 26:4).

 Ишагыя китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Йәһвә – Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз