Зәбур 94:1—23

94  И Йәһвә, явызлардан үч кайтаручы Аллаһы,+Яманнардан үч алучы Ходай, даныңны күрсәт!  И җирнең Хөкемчесе, күтәрел.+ Тәкәбберләргә кылган эшләренә карап кайтар.+  Кайчанга чаклы, и Йәһвә,Кайчанга чаклы явызлар тантана итәр?+  Алар мыгырдана, эреләнеп сөйләшә,Явызлык кылучыларның барысы үзләре белән мактанып йөри.  Алар халкыңны изә, и Йәһвә,+Мирасыңны җәберли.  Алар тол хатынны һәм килмешәкне һәлак итә,Ятим балаларны үтерә.  Алар: «Йәһ моны күрми,+Ягъкуб Аллаһысы моңа игътибар итми»,— диләр.+  Әй акылсызлар, аңлагыз шуны,Ахмаклар, кайчан инде сез төшенерсез?+  Әллә колак бирүче Аллаһы ишетмәсме? Әллә күз бирүче Аллаһы күрмәсме?+ 10  Әллә халыкларны төзәтүче Ходай фаш итмәсме?+ Ул халыкларга аң-белем бирә!+ 11  Йәһвә кешеләрнең уй-фикерләреБары тик сулыш кына булуын белә.+ 12  И Йәһ, кемне син төзәтәсең,+Кемне үз кануныңа өйрәтәсең, шул кеше бәхетле!+ 13  Син аңа, явызларга чокыр казылганчы,Бәла-казалы көннәрдә тынычлык бирәсең.+ 14  Йәһвә үз халкын калдырмас,+Үз мирасын ташламас.+ 15  Хөкем янә гадел булыр,Намуслы йөрәкле һәркем аның буенча эш итәр. 16  Кем минем хакка явызларга каршы күтәрелер? Кем минем хакка явызлык кылучыларга каршы торыр? 17  Әгәр Йәһвә ярдәмчем булмаган булса,Мин тиз арада һәлак булыр* идем.+ 18  «Аягым тая»,— дигән чагымдаСинең тугры мәхәббәтең, и Йәһвә, миңа таяныч булып торды.+ 19  Борчулар* мине биләп алганда,*Син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең.*+ 20  Бозыклык тәхете,* закон исеменнән бәла китерергә ниятләп,+Сиңа союздаш була аламы? 21  Алар тәкъва кешегә рәхимсез рәвештә һөҗүм итә,+Гаепсезне үлемгә хөкем итә.*+ 22  Әмма Йәһвә миңа ныклы сыеныч* булыр,Аллаһым — сыеныр кыям минем.+ 23  Ул аларның явыз эшләрен үз башларына төшерер.+ Аларны үзләренең явызлыгы аша һәлак итәр.* Йәһвә Аллаһыбыз аларны һәлак итәр.*+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «тынлыкта ятар».
Яки «Тынычсыз уйлар».
Яки «эчемдә күбәйгәндә».
Яки «Синең юатуларың җанымны тынычландырды».
Яки «Явыз идарәчеләр; явыз хөкемчеләр».
Сүзгә-сүз «Һәм гаепсезнең канын алар гаепле дип игълан итә».
Яки «куркынычсыз биеклек».
Сүзгә-сүз «тынсыз итәр».
Сүзгә-сүз «тынсыз итәр».

Искәрмәләр

Медиаматериал