Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 03

Изге Язмаларга ышанып буламы?

Изге Язмаларга ышанып буламы?

Изге Язмаларда күп вәгъдәләр һәм киңәшләр бирелә. Алар сезне кызыксындырадыр, ләкин шикләрегез дә юк түгелдер. Бу борынгы китапка ышанып буламы? Изге Язмалардагы киңәшләр бүген файдалымы? Без аның киләчәк турындагы вәгъдәләренә ышана алабызмы? Миллионлаган кеше Изге Язмаларның хаклыгына инанган. Кайбер дәлилләрне тикшереп чыгыгыз.

1. Изге Язмалар хакыйкать я уйдырмалар китабымы?

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, анда «хакыйкать сүзләре» язылган (Вәгазьче 12:10). Анда чынбарлыкта яшәгән кешеләр һәм чынлыкта булган вакыйгалар сурәтләнә. (Лүк 1:3; 3:1, 2 укы.) Күп тарихчылар һәм археологлар раславы буенча, Изге Язмаларда тасвирланган даталар, урыннар һәм вакыйгалар төгәл, ә кешеләр реаль.

2. Ни өчен Изге Язмалар искермәгән дип әйтеп була?

Изге Язмалар күп яклардан үз вакыты өчен алдынгы булып чыккан. Мәсәлән, анда фән белән бәйле мәгълүмат искә алына. Күп кенә андый мәгълүмат Изге Язмалар язылган вакытта шикләр тудырган, әмма бүгенге фән андагы хәбәрнең төгәллеген раслый. Изге Язмалар «һәрвакыт ышанычлы, хәзер һәм мәңге» (Зәбур 111:8).

3. Ни өчен Изге Язмаларның вәгъдәләренә ышанып була?

Изге Язмалар китабында әле «башкарылмаган нәрсәләр» турында пәйгамбәрлекләр a бар (Ишагыя 46:10). Анда күп кенә тарихи вакыйгалар күп еллар алдан һәм төгәл әйтелгән булган. Шулай ук анда бүгенге дөньядагы шартлар нечкәлекләренә кадәр сурәтләнгән. Бу дәрестә без Изге Язмалардагы кайбер пәйгамбәрлекләрне карап чыгарбыз. Аларның төгәллеге таң калдыра!

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Изге Язмалар китабында язылганнарны фәнни ачышлар белән чагыштырыгыз, һәм андагы кайбер гаҗәеп пәйгамбәрлекләрне карап чыгыгыз.

4. Фән Изге Язмаларда әйтелгәннәрне раслый

Борынгы заманнарда күпчелек кеше җир ниндидер нигездә тора дип ышанган. ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Әюп китабында якынча 3500 ел элек язылган сүзләргә игътибар итегез. Әюп 26:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен «җир бушлыкка элеп куелган» дигән сүзләр гаҗәпләндерә?

Җирдәге су әйләнеше турында якынча 200 ел элек кенә яхшы билгеле булып киткән. Әмма меңләгән еллар элек Изге Язмаларда нәрсә язылганына игътибар итегез. Әюп 36:27, 28 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен бу гади аңлатма хәйран калдыра?

  • Әле генә укылган шигырьләр Изге Язмаларга ышанычыгызны ныгытамы?

5. Изге Язмаларда мөһим вакыйгалар алдан әйтелгән

Ишагыя 44:27—45:2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бабыл шәһәре яулап алынганчы 200 ел алдан Изге Язмаларда нинди нечкәлекләр язылган булган?

Тарих буенча, Фарсы патшасы Кир үз гаскәре белән Бабыл шәһәрен б. э. к. b 539 елда яулап алган булган. Алар шәһәрне яклаган елганың агышын икенче якка борган. Ачык калдырылган капкалар аша шәһәргә кереп, алар аны сугышсыз басып алган. Бүгенге көннәрдә, якынча 2500 ел үткәч, Бабылның җимерекләре генә калган. Ә хәзер Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен карагыз.

Ишагыя 13:19, 20 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бабыл шәһәре белән булган хәл бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен ничек раслый?

Бабылның җимерекләре (Ирак)

6. Изге Язмаларда бүгенге шартлар алдан әйтелгән

Изге Язмаларда «без соңгы көннәрдә» яшибез диелә (2 Тимутигә 3:1). Анда бу көннәр турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итегез.

Маттай 24:6, 7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Изге Язмаларда соңгы көннәрдә нинди шартлар булачак икәне әйтелә?

2 Тимутигә 3:1—5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Изге Язмаларда соңгы көннәрдә яшәүче кешеләрнең нинди сыйфатлары сурәтләнә?

  • Сез кешеләрдә бу сыйфатларның кайсыларын күрәсез?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Изге Язмалар мифлар һәм риваятьләр китабы»,— дип әйтә.

  • Сезнеңчә, Изге Язмаларның ышанычлы булуына иң көчле дәлил нинди?

ЙОМГАКЛАУ

Тарих, фән һәм пәйгамбәрлекләр Изге Язмаларга ышанып була икәнен күрсәтә.

Кабатлау

  • Изге Язмалар хакыйкать я уйдырмалар китабымы?

  • Изге Язмаларда әйтелгәннәрне фән ничек раслый?

  • Сезнеңчә, Изге Язмалар киләчәктәге вакыйгаларны алдан әйтә аламы? Аңлатыгыз.

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Изге Язмаларда искә алынган Грек империясе турындагы пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәнен белегез.

«Без „пәйгамбәрлек сүзе“ белән ныгытылган» (5:22)

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр бер кешенең бу китапка карашын ничек үзгәрткәнен белегез.

«Минем өчен Аллаһы юк иде» («Күзәтү манарасы» 2017 ел, № 5)

a Пәйгамбәрлек — Аллаһының киләчәк вакыйгалар турындагы хәбәре.

b Б. э. к. — «безнең эрага кадәр», ә б. э. «безнең эра» дигәнне аңлата.