Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 01

Изге Язмалар сезгә ничек ярдәм итә ала?

Изге Язмалар сезгә ничек ярдәм итә ала?

Безнең барыбызда да тормыш, газаплар, үлем һәм киләчәк турында сораулар туа. Безне шулай ук башка нәрсәләр дә борчый, мәсәлән, ничек акча эшләргә, гаиләне ничек бәхетле итәргә. Изге Язмалар китабы күп кешеләргә тормыштагы мөһим сорауларга җавап алырга булышкан. Шулай ук алар аннан көндәлек тормыш өчен яхшы киңәшләр тапкан. Әйе, Изге Язмалар һәрберебезгә файда китерә ала.

1. Изге Язмалар нинди сорауларга җавап бирә?

Изге Язмалар мондый мөһим сорауларга җавап бирә: Тормыш ничек барлыкка килгән? Яшәүнең мәгънәсе бармы? Ни өчен кешеләр газап чигә? Үлгәч, кеше белән нәрсә була? Һәр кешенең тынычлыкта яшисе килә икән, ни өчен соң сугышлар шулкадәр күп? Киләчәктә җир белән нәрсә булачак? Изге Язмалар китабы безне шундый сорауларга җавап табарга өнди, һәм миллионлаган кеше аннан ышанычлы җаваплар таба.

2. Изге Язмалар безгә шатланып яшәргә ничек булыша ала?

Изге Язмалар китабы безгә яхшы киңәшләр бирә. Мәсәлән, ул гаиләләрне бәхетле булырга өйрәтә. Стресс кичергәндә, ул безгә нәрсә эшләргә икәнен күрсәтә. Ул шулай ук үз эшеңне яратырга өйрәтә. Без бу материалны бергә караганда, сез Изге Язмалардан болар турында һәм башка күп нәрсәләр турында белерсез. Сез «бар Язма [Изге Язмаларда язылган бар нәрсә]... файдалы» икәненә инанырсыз (2 Тимутигә 3:16).

Бу басма Изге Язмаларны алмаштырмый. Аның максаты — сезне Изге Язмаларны тикшереп чыгарга дәртләндерү. Шуңа күрә без сезне бу дәресләрдә китерелгән шигырьләрне укырга һәм аларны өйрәнгәннәрегез белән чагыштырырга өндибез.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Изге Язмалар китабы кешеләргә ничек булышкан икәнен, аны укудан ничек шатлык табарга һәм аны аңларга ни өчен ярдәм кирәк икәнен белегез.

3. Изге Язмалар юлыбызны яктырта ала

Изге Язмалар китабы көчле яктырткыч сыман. Аны куллансак, без яхшы карарлар кабул итә алачакбыз һәм ул безгә алда нәрсә буласын күрсәтеп торачак.

Зәбур 119:105 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу мәдхияне язучы Изге Язмаларга ничек караган?

  • Ә сез Изге Язмаларга ничек карыйсыз?

4. Изге Язмаларда сорауларыбызга җаваплар бар

Бер хатын-кыз үзен күп еллар борчыган сорауларына Изге Язмалардан җавап тапкан. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм җавап бирегез.

  • Бу хатын-кызны нинди сораулар борчыган?

  • Изге Язмаларны өйрәнү аңа ничек ярдәм иткән?

Безне сораулар бирергә Изге Язмалар үзе дәртләндерә. Маттай 7:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез Изге Язмалардан нинди сорауларыгызга җавап алырга теләр идегез?

5. Изге Язмаларны укудан шатлык табыгыз

Күп кешеләр Изге Язмаларны укырга ярата һәм моның файдасын күрә. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм җавап бирегез.

  • Бу видеороликтагы яшьләр укырга яратамы?

  • Ни өчен алар Изге Язмаларны укуга икенче төрле карый?

Изге Язмаларда язылганнар безгә юаныч һәм өмет бирә ала. Римлыларга 15:4 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез Изге Язмалар вәгъдә иткән юанычка һәм өметкә мохтаҗмы?

6. Башкаларның ярдәмен кабул итегез

Күпләр, Изге Язмаларны үзләре укыса да, аны башка кешенең ярдәме белән карап чыгу файдалы дип тапкан. Рәсүлләр 8:26—31 не укыгыз һәм җавап бирегез:

Хәбәш түрәсенә Изге Язмаларны аңлар өчен ярдәм кирәк булган. Изге Язмаларны башка кешенең ярдәме белән өйрәнүне күпләр файдалы дип таба

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Изге Язмаларны өйрәнү — вакыт әрәм итү генә ул»,— дип әйтә.

  • Ә сез нәрсә диярсез? Аңлатыгыз.

ЙОМГАКЛАУ

Изге Язмалар китабында көндәлек тормыш өчен киңәшләр һәм мөһим сорауларга җаваплар бар. Шулай ук ул кешеләргә юаныч һәм өмет бирә.

Кабатлау

  • Изге Язмаларда нинди киңәшләр табып була?

  • Изге Язмаларда нинди сорауларга җавап бирелә?

  • Сезнең Изге Язмалардан нәрсә беләсегез килә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Изге Язмалардагы киңәшләрнең бүген дә файдалы булганын карап чыгыгыз.

«Изге Язмалар тәгълиматлары акыллы һәм һәр заманда кулланырлык» («Күзәтү манарасы» 2018 ел, № 1)

Балачактан ук начар хис-тойгылар белән көрәшкән кешегә Изге Язмалар ничек ярдәм иткәнен карагыз.

«Минем бәхетле яңа тормышым ничек башланды?» (2:53)

Изге Язмаларда гаилә тормышы өчен нинди киңәшләр бар икәнен белегез.

«Гаилә бәхетенең 12 сере» («Уяныгыз!» 2018 ел, № 2)

Изге Язмалардан дөнья белән кем идарә итә икәне турында дөреслекне белегез.

«Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» (Тулы версия) (3:14)