Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 НЧЕ ДӘРЕС

Патшалык Заллары ни өчен һәм ничек төзелә?

Патшалык Заллары ни өчен һәм ничек төзелә?

Боливия

Нигерия, башта һәм аннан соң

Таити

Безнең гыйбадәт кылу урыннарыбыз Патшалык Заллары дип атала, чөнки анда үткән очрашуларда Изге Язмаларның төп тәгълиматына — Аллаһы Патшалыгына төп игътибар бирелә. Аның турында Гайсә дә җирдә хезмәт иткәндә сөйләгән (Лүк 8:1).

Алар — хак гыйбадәт үзәкләре. Анда Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эше оештырыла (Маттай 24:14). Патшалык Заллары төрле зурлыкта һәм төрле дизайн белән төзелә, ләкин алар барысы — гади, матур биналар. Аларның күбесен берничә җыелыш куллана. Соңгы еллар эчендә үсә барган җыелышларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дистәләгән мең (көненә уртача биш) яңа Патшалык Залы төзелде. Бу нәрсә ярдәмендә мөмкин булды? (Маттай 19:26)

Алар уртак фондтагы иганә акчасына төзелә. Бу иганәләр, берәр җирдә Патшалык Залын төзергә яки реконструкцияләргә кирәк булганда җыелышлар куллана алсын өчен, филиалга җибәрелә.

Аларны ирекле хезмәтчеләр төзи. Күп илләрдә Патшалык Залларын төзү төркемнәре оештырылган. Төзү төркемнәре даими һәм вакытлыча хезмәт итүче кардәшләрдән тора. Алар үзләренең филиалы карамагындагы территориядә бер җыелыштан икенчесенә күчеп йөри һәм хәтта ерак урыннарга да барып җитә. Алар һәр төзелеш белән җитәкчелек итә һәм җирле Йәһвә Шаһитләрен өйрәтә. Һәрбер проектта оста төзүчеләр булса да, катнашучыларның күпчелеге — җирле җыелыштан ирекле хезмәтчеләр. Моның барысы Йәһвәнең рухы һәм аның халкының эчкерсез тырышлыклары ярдәмендә мөмкин (Зәбур 127:1; Көләсәйлеләргә 3:23).

  • Ни өчен гыйбадәт кылу урыннарыбыз Патшалык Заллары дип атала?

  • Бөтен дөнья буенча Патшалык Залларын төзү нәрсә ярдәмендә мөмкин?