Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 НЧЕ ДӘРЕС

Безнең җыелыш очрашуларыбыз сезгә нәрсә бирәчәк?

Безнең җыелыш очрашуларыбыз сезгә нәрсә бирәчәк?

Аргентина

Сьерра-Леоне

Бельгия

Малайзия

Күп кенә кешеләр, дини очрашуларда рухи җитәкчелек һәм юаныч тапмаганга, анда йөрмәскә булган. Ә Йәһвә Шаһитләренең очрашулары турында нәрсә әйтеп була? Анда йөрү сезгә нинди файда китерәчәк?

Игелекле һәм кайгыртучан кешеләр белән аралашу. Беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышлар оештырган булган; алар бергә Аллаһыга гыйбадәт кылу, Язмаларны өйрәнү һәм бер-берсен рухландыру өчен очрашулар үткәргән (Еврейләргә 10:24, 25). Ярату хөкем сөргән очрашуга килеп, алар үзләрен чын дуслар — үзләренең кардәшләре — арасында икәнен сизгән (2 Тисалуникәлеләргә 1:3; 3 Яхъя 14). Без алар эш иткәнчә эшлибез һәм шундый ук шатлык кичерәбез.

Изге Язмалардагы принципларны кулланырга өйрәнү файда китерә. Аллаһы халкы борынгы заманда да бергә җыелган булган, бүген дә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар бергә җыела. Оста өйрәтүчеләр безгә Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышыбызда ничек кулланырга икәнен аңларга ярдәм итә (Канун 31:12; Никами 8:8). Очрашуда үткән фикер алышуда һәм җырлар җырлауда һәркем катнаша ала. Шулай итеп без мәсихче өметебезне белдерәбез (Еврейләргә 10:23).

Аллаһыга иманыгыз ныгый. Рәсүл Паул беренче гасырдагы бер җыелышка болай дип язган: «Сезне бик күрәсем килә. Максатым... безнең — минем дә, сезнең дә — иманыбыз ярдәмендә бер-беребезне дәртләндерү» (Римлыларга 1:11, 12). Очрашуларда имандашларыбыз белән аралашу иманыбызны һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә тәвәккәллегебезне ныгыта.

Җыелышыбызның киләсе очрашуына килеп, моның барысын үз күзләрегез белән күрегез. Сезне ачык йөз белән каршы алачаклар. Керү бушлай, акча җыюлар юк.

  • Җыелыш очрашуларыбыз нинди үрнәк буенча үткәрелә?

  • Мәсихче очрашуларга йөрү безгә нинди файда китерә?