Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?

Йәһвә Шаһитләре төрле илләрдә яши. Аларның чыгышлары, сөйләшкән телләре һәм милләтләре төрле. Андый төрле кешеләрне нәрсә берләштерә?

Аллаһының ихтыяры нинди?

Аллаһы бөтен дөнья буенча яшәгән кешеләрнең үз ихтыярын белүләрен тели. Аның ихтыяры нинди? Аның ихтыяры турында кем өйрәтә?

БҮЛЕК 1

Йәһвә Шаһитләре. Нинди кешеләр алар?

Сез Йәһвә Шаһитләренең берәрсе белән танышмы? Сез безнең турында, дөресен генә әйткәндә, нәрсә беләсез?

БҮЛЕК 2

Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре дип аталабыз?

Ни өчен без бу исемне йөртә башладык? Моңа ике сәбәп бар. Аларны белегез.

БҮЛЕК 3

Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ничек кабат ачылган?

Без Изге Язмаларда язылганнарны дөрес аңлыйбызмы, юкмы икәнен белер өчен нәрсә эшләргә?

БҮЛЕК 4

Ни өчен «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылды?

Ни өчен Аллаһы Сүзенең шушы тәрҗемәсен уникаль дип атап була?

БҮЛЕК 5

Безнең җыелыш очрашуларыбыз сезгә нәрсә бирәчәк?

Без Изге Язмаларны бергә өйрәнер һәм бер-беребезне рухландырыр өчен очрашабыз. Сезне ачык йөз белән каршы алачаклар!

БҮЛЕК 6

Имандашлар белән аралашу безгә нинди файда китерә?

Аллаһы Сүзе мәсихчеләрне имандашлары белән аралашырга дәртләндерә. Бу сезгә нинди файда китерә ала?

БҮЛЕК 7

Безнең җыелыш очрашуларыбыз ничек үтә?

Очрашуларыбызның ничек үтүен белергә теләр идегезме? Анда килгәч, сез, һичшиксез, Изге Язмалар нигезендә бирелгән аң-белемнең сыйфатына хәйран калырсыз.

БҮЛЕК 8

Ни өчен без җыелыш очрашуларына пөхтә киенеп киләбез?

Нәрсә киюебез Аллаһы өчен мөһимме? Киемебез һәм тышкы кыяфәтебез турында әйткәндә, без Изге Язмалардагы нинди принципларны кулланабыз? Моны белергә чакырабыз.

БҮЛЕК 9

Җыелыш очрашуларына ничек әзерләнергә?

Очрашуларыбызга алдан әзерләнеп килү сезгә алардан зур файда алырга булышыр.

БҮЛЕК 10

Гаилә белән гыйбадәт кылу нәрсә ул?

Бу чара сезгә Аллаһыга якынлашырга һәм гаиләгездәге үзара бәйләнешләрне ныгытырга ничек булыша ала? Моны белергә чакырабыз.

БҮЛЕК 11

Ни өчен без конгресслар үткәрәбез?

Ел саен без өч махсус очрашу үткәрәбез. Ул очрашулар сезгә нинди файда китерә ала?

БҮЛЕК 12

Безнең вәгазь эшебез ничек алып барыла?

Без Гайсәнең җирдә булганда биргән үрнәгенә иярәбез. Вәгазьләү турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре нинди ысуллар куллана?

БҮЛЕК 13

Пионер кем ул?

Кайбер Йәһвә Шаһитләре 30, 50 сәгать я хәтта аннан да күбрәк вакытларын вәгазь эшенә багышлый. Моны эшләргә аларны нәрсә дәртләндерә?

БҮЛЕК 14

Пионерлар өчен мәктәпләр

Патшалык хәбәрен вәгазьләүгә күп вакытны багышлаган кешеләр өчен нинди мәктәпләр оештырылган?

БҮЛЕК 15

Өлкән имандашлары белән сөйләшә

Өлкәннәр — җыелышта үз өсләренә җитәкчелек алган рухи яктан җитлеккән ир-атлар. Алар башкалар хакына нинди эшләр башкара?

БҮЛЕК 16

Хезмәттәш ярдәмчеләр нинди вазифалар үти?

Хезмәттәш ярдәмчеләр җыелыш эшләренең тәртипле итеп алып барылсын дип кайгырта. Башкарган эшләре очрашуларга килүчеләргә кайсы яктан файда китерә икәненә игътибар итегез.

БҮЛЕК 17

Күчеп йөрүче күзәтчеләр безгә ничек ярдәм итә?

Күчеп йөрүче күзәтчеләр җыелышларга нинди максат белән килеп китә? Аларның килеп китүе сезгә нинди файда китерә ала?

БҮЛЕК 18

Бәла-каза килгәндә, без кардәшләргә ничек ярдәм итәбез?

Афәт вакытында без зыян күргән кешеләргә шунда ук гамәли ярдәм күрсәтү һәм рухи юаныч бирү өчен ярдәм оештырабыз. Ничек итеп?

БҮЛЕК 19

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул?

Гайсә, рухи ризыкны үз вакытында өләшер өчен, «хезмәтче» билгеләргә вәгъдә иткән. Бу вәгъдә ничек үтәлә?

БҮЛЕК 20

Җитәкче совет безнең көннәрдә ничек эш итә?

Беренче гасырда рәсүлләр белән өлкәннәрнең кечкенә төркеме мәсихче җыелыш өчен җитәкче совет булып хезмәт иткән. Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була?

БҮЛЕК 21

Бәйтел нәрсә ул?

Бәйтел — бик мөһим максатлы махсус урын. Анда хезмәт итүче кешеләр турында күбрәк белегез.

БҮЛЕК 22

Филиалда нинди эш башкарыла?

Без сезне филиалларыбызгә экскурсиягә чакырабыз. Рәхим итегез!

БҮЛЕК 23

Безнең әдәбиятыбыз ничек языла һәм тәрҗемә ителә?

Без әдәбиятны 750 дән артык телдә чыгарабыз. Ни өчен без шулхәтле күп тырышлыклар куябыз?

БҮЛЕК 24

Безнең бөтендөнья эшчәнлегебез ничек финанслана?

Финанслау турында әйткәндә, безнең оешмабыз башка диннәрдән нәрсә белән аерылып тора?

БҮЛЕК 25

Патшалык Заллары ни өчен һәм ничек төзелә?

Ни өчен гыйбадәт кылу урыннарыбыз Патшалык Заллары дип атала? Бу гади биналар ничек җыелышларыбыз ихтыяҗларын канәгатьләндерә? Моның турында күбрәк белегез.

БҮЛЕК 26

Без Патшалык Залларын яхшы хәлдә ничек саклыйбыз?

Чиста һәм яхшы хәлдә булган Патшалык Залы Аллаһыбызга дан китерә. Җирле Патшалык Залы турында кайгырту өчен нинди чаралар күрелә?

БҮЛЕК 27

Патшалык Залы китапханәсе кайсы яктан файдалы?

Сез Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турындагы белемегезне арттыру өчен тикшерү үткәрергә теләр идегезме? Алайса, Патшалык Залы китапханәсенә рәхим итегез!

БҮЛЕК 28

Безнең сайтыбыздан нәрсә табып була?

Сез безнең турында, тәгълиматларыбыз турында күбрәк белә аласыз һәм шулай ук Изге Язмалар нигезендә кызыксындырган сорауларга җаваплар да таба аласыз.

Сез Йәһвәнең ихтыярын үтәрсезме?

Йәһвә Аллаһы сезне чын-чынлап ярата. Көндәлек тормышыгызда Аллаһыны шатландырырга теләгәнегезне сез ничек күрсәтә аласыз?