Төп мәгълуматка күчү

Гаилә тормышын нәрсә бәхетле итә?

Гаилә тормышын нәрсә бәхетле итә?

Сезнеңчә...

  • мәхәббәтме?

  • акчамы?

  • башка берәр нәрсәме?

ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:

«Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Лүк 11:28, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»)

БУ СҮЗЛӘРНЕ ҮТӘСӘГЕЗ, ГАИЛӘГЕЗДӘ...

чын мәхәббәт булыр (Эфеслеләргә 5:28, 29).

тирән хөрмәт хөкем сөрер (Эфеслеләргә 5:33).

һәркем үзен тыныч һәм имин хис итәр (Марк 10:6—9).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

Әйе. Аста моңа ике сәбәп китерелә.

  • Гаиләгә нигезне Аллаһы салган. Инҗилдә «һәр гаиләгә исемне» Йәһвә Аллаһы биргән дип әйтелә (Эфеслеләргә 3:14, 15). Бу шуны аңлата: гаилә төзелешен Йәһвә булдырган. Ни өчен моны белү мөһим?

    Әйтик, сезнең тәмле бер ризык ашаганнан соң, аны ничек пешергәннәрен беләсегез килә, ди. Моның турында кемнән сорарсыз? Әлбәттә, ул ризыкны әзерләгән кешедән.

    Ә гаилә тормышын ничек бәхетле итәргә икәнен белер өчен, гаилә төзелешенә нигез салган Йәһвәдән сорарга кирәк (Яратылыш 2:18—24).

  • Аллаһы сезнең хакта кайгырта. Инҗилдә Йәһвә Аллаһы безнең «хакта кайгырта» дип әйтелә, шуңа күрә аның киңәшләрен тотып яшәүче гаиләләр акыл белән эш итә (1 Петер 5:6, 7). Йәһвә безгә чын күңелдән иң яхшысын гына тели, аның киңәшләре һәр чакта файда китерә! (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; Ишагыя 48:17, 18)

НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:

Яхшы ир, яхшы хатын я яхшы әти-әни булыр өчен, нәрсә эшләргә?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:1, 2 һәм КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:18—21 не карагыз.