Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

John Moore/Getty Images

Сәламәтлек. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

Сәламәтлек. Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

 «КОВИД-19 пандемиясе — сәламәтлек саклау өлкәсендә туган иң авыр проблема — тәмамланса да, бу вирус кешелеккә әле дә янап тора... Чираттагы пандемия инде ишек шакып тора һәм ул киләчәк. Безгә әзер булырга кирәк» (Тедрос Аданом Гебреисус, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры, 22 май, 2023 ел).

 КОВИД-19 аркасында күп кеше зыян күрде һәм әле дә шул авыру тудырган проблемалар аркасында интегеп яши. Хөкүмәтләр һәм сәламәтлек саклау өчен җаваплы органнар чираттагы пандемиягә әзерме һәм безгә булыша алырмы?

 Изге Язмаларда безнең сәламәтлек турында кайгырта алган хөкүмәт турында әйтелә. Анда «күкләр Аллаһысы... патшалык» ягъни хөкүмәт урнаштырачак дип әйтелә (Даниял 2:44). Шул хөкүмәт идарә иткәндә яшәүчеләрнең берсе дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәячәк (Ишагыя 33:24). Һәр кеше сәламәт һәм яшь чагында кебек көчле булачак (Әюп 33:25).