Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Патшалыгының Патшасы кем?

Аллаһы Патшалыгының Патшасы кем?

Аллаһы берничә пәйгамбәргә Патшалыкның булачак Патшасы турында җентекле мәгълүмат биргән. Изге Язмалардан бу Патша турында укып, без аны таный алабыз. Бу идарәче...

  • Аллаһы тарафыннан сайланган. «Мин... үземнең патшамны куйдым... ...Мин сиңа мирас итеп халыкларны, милек итеп бөтен җирне бирермен» (Зәбур 2:6, 8).

  • Давыт патша нәселеннән. «Безнең сабый туды, безгә угыл бирелде. [...] Аның Давыт тәхетендә һәм аның патшалыгында хакимлеге чиксез үсәр, һәм тынычлык мәңге булыр» (Ишагыя 9:6, 7).

  • Бәйтлеһемдә туган. «Ул... алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорашты. Алар аңа болай диделәр: „Яһүдиядәге Бәйтлеһемдә. Пәйгамбәр аркылы болай дип язылган булган бит“» (Маттай 2:4, 5).

  • Кире кагылган һәм үтерелгән. «Аңа җирәнеп карадылар, без дә аны санга сукмадык. Ул исә безнең җинаятьләребез өчен чәнчелде, гөнаһларыбыз өчен изелде» (Ишагыя 53:3, 5).

  • Үледән терелтелгән һәм данланган. «Син җанымны Кабердә калдырмассың. Син үз тугрыңа гүрне күрергә бирмәссең. [...] ...Синең уң ягыңда булу — һич бетмәс бәхет ул» (Зәбур 16:10, 11).

Гайсә Мәсих — иң яхшы идарәче

Җирдә яшәгән бар кешеләр арасыннан Гайсә Мәсих кенә иң яхшы идарәче була ала. Фәрештә аның әнисе Мәрьямгә болай дигән: «Йәһвә Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер. ...Аның Патшалыгының ахыры булмас» (Лүк 1:31—33).

Гайсә җирдә беркайчан да идарә итмәгән. Ул кешеләр өстеннән Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып күктән идарә итәчәк. Ни өчен ул иң яхшы идарәче булыр? Җирдә чагында аның нәрсә эшләгәнен карап чыгыйк.

  • Гайсә кешеләрне кайгырткан. Ул, чыгышларына һәм дәрәҗәләренә карамыйча, ир-атларга да, хатын-кызларга да, олы яшьтәгеләргә дә, яшьләргә дә ярдәм иткән (Маттай 9:36; Марк 10:16). Махаулы кеше аңарга: «Әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дип ялваргач, Гайсә шул кешене кызганып савыктырган (Марк 1:40—42).

  • Гайсә Аллаһыны ничек шатландырып булганын аңлаткан. Ул: «Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз»,— дигән. Ул «кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» дигән принцип биргән. Ул шулай ук Аллаһы өчен кылган эшләребез генә түгел, ә уйларыбыз һәм хисләребез дә мөһим икәнен аңлаткан. Аллаһыны шатландырыр өчен, без үз уй-хисләребезне контрольдә тотарга тиеш (Маттай 5:28; 6:24; 7:12). Гайсә күрсәткәнчә, чыннан да бәхетле булыр өчен, Аллаһы ихтыярын белергә һәм аны үтәргә кирәк (Лүк 11:28).

  • Гайсә чын яратуның нәрсә икәнлеген күрсәткән. Аның сүзләре һәм эшләре көчле булган һәм тыңлаучыларының йөрәгенә үтеп кергән. «Халык аның өйрәтүенә хәйран калган, чөнки ул... хакимлеккә ия кеше кебек өйрәткән» (Маттай 7:28, 29). Ул кешеләрне үз дошманнарын яратырга өйрәткән. Ул хәтта аны үтерергә ниятләгән кешеләр өчен болай дип дога кылган: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» (Маттай 5:44; Лүк 23:34).

Әйе, ярдәмчел һәм игелекле Гайсә кешелекнең иң яхшы идарәчесе булыр иде. Ләкин ул җир белән кайчан идарә итә башлаячак?